Вернуться к обычному виду

Яңалыклар

  RSS

26.11.2015 "Дуслык күпере"
   Шәһәребездәге 64нче “Сөембикә” балалар бакчасында кызыклы, файдалы чаралар еш үткәрелеп тора. Билгеле, моңа балаларның да, тәрбиячеләрнең, әти-әниләрнең дә зур хезмәте керә. Тик төрле бәйрәмнәр үткән саен балаларның шат йөзләрен күрү – һәр тәрбияче, һәр ата-ана өчен иң зур сөенечтер.

21.11.2015 Минзәләдә колледж һәм техникумнарда укучы студент кызлар катнашында үткәрелә торган традицион «Татар кызы-2015» республика бәйгесе узды

Беренче көн нәтиҗәләре буенча, финалга түбәндәге студентлар уздылар:

Эльвира Гыйлаҗиева – Түбән Кама педагогия колледжы;

Айгөл Миңһаҗева – Бөгелмә һөнәри-педагогия колледжы;

Раилә Мөдәррисова – Әлмәт политехник техникумы;

Айназ Зарипова – Лениногорск музыка-рәсем педагогия колледжы;

11.11.2015 Татарстан мәктәп укучылары бушлай театрларга йөрүен дәвам итә
2015 елның 11 һәм 13 ноябрендә 900дән артык мәктәп укучысы Татарстан Республикасының әйдәп баручы театрларында булачак. 

10.11.2015 2017 елга Россиядә вузлар филиаллары санын өчтән бер өлешкә кыскартмакчылар

2017 елга Россиядә югары уку йортлары филиаллары саны өчтән бер өлешкә кыскарачак.

Бу хакта Екатеринбургта уздырылган киңәшмәдә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының югары белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Святослав Сорокин хәбәр итте.

30.10.2015 2 ноябрьдән мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана

Исегезгә төшерәбез, 2015-2016 уку елына балаларга аларның гомере һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгын тәэмин итүче оешкан ял булдыруга шартлар тудыру, каникуллар вакытында укучылар өчен үткәрелә торган чараларның бердәй планын гамәлгә ашыру максатыннан, шулай ук әти-әниләрнең күпсанлы сораулары буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан каникуллар үткәрүнең бердәй вакыты тәкъдим ителгән иде. 

29.10.2015 “Кадр резервы” Республика проекты кысаларында 1,4 мең яшь кеше үзенең белемнәрен арттырган

6 ел дәвамында “Кадр резервы” Республика проекты кысаларында 1,4 мең яшь кеше үзенең белемен арттырган. Алар барлыгы 38 эре һәм 1,2 мең социаль акцияләр гамәлгә ашырган.

23.10.2015 Республикакүләм “IT-чемпион” бәйгесендә 49 меңнән артык мәктәп укучысы катнаша

Татарстанда республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1252 мәктәбеннән 49 меңнән артык укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 59 420 шәхси кабинетта сакланган.

20.10.2015 Түбән Кама педагогика көллияте студенты Миләүшә Морзаханова "Татар кызы-2015" Бөтенроссия конкурсында Татарстан Республикасы данын яклады. Миләүшә финалга үткән 12 кыз арасында иң яше. Ул татарочка2015.рф сайтында барган халык тавыш бирүендә һәм "Самая ут

Семинарда катнашучыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Әхмәтҗанова Л.М., Бөтендөнья татар конгрессының беренче урынбасары Шакиров Д.Ф.,Балык Бистәсе районының мәгариф идарәсе бүлеге җитәчесе Садиков И.М., Ульян өлкәсенең милли-мәдәни автономиясе рәисе Сафин Р.Ф. сәламләде.

20.10.2015 Республика мәктәпләрендә бердәм “Мәдәният дәресе” була

Ул узган ел башланып киткән “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” мәдәни-белем бирү проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Проект 2014-2015 уку елында эшли башлый һәм “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” дип атала. “Татармультфильм” берләшмәсе булдырган акция быел үзенең аудиториясен киңәйтә.

19.10.2015 Түбән Камадан Миләүшә Морзаханова "Татар кызы-2015" Бөтенроссия конкурсы номинанты булды

Түбән Кама педагогика көллияте студенты Миләүшә Морзаханова "Татар кызы-2015" Бөтенроссия конкурсында Татарстан Республикасы данын яклады. Миләүшә финалга үткән 12 кыз арасында иң яше. 

19.10.2015 Түбән Камадан Миләүшә Морзаханова "Татар кызы-2015" Бөтенроссия конкурсы номинанты булды

Түбән Кама педагогика көллияте студенты Миләүшә Морзаханова "Татар кызы-2015" Бөтенроссия конкурсында Татарстан Республикасы данын яклады. 

16.10.2015 Иң яхшылар арасында

Шәһәребездәге 35нче лицей, узган уку елы нәтиҗәләре буенча, Россиянең иң яхшы 500 мәктәбе арасына кергән.

12.10.2015 «ИТ-чемпион» республикакүләм конкурсы дәвам итә

Татарстанда республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1 221 мәктәбеннән 47 меңнән артык укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 56 590 шәхси кабинетта сакланган.

12.10.2015 Россиянең иң яхшы мәктәпләре билгеле булды

Россия Мәгариф Министрлыгы теләктәшлеге белән илдәге иң яхшы мәктәпләр исемлеген төзегәннәр. 500 иң яхшы белем йорты арасында 17 Татарстан мәктәбе дә бар.

09.10.2015 Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре авыл мәктәпләре укучылары өчен гаилә тәрбиясе әлифбасы дәресен үткәрделәр

 Бэлла Махотина яшүсмерләрне идарә эшчәнлеге белән тирәнрәк таныштырды. ГХАТ ул – купшы туйлар үткәрү бинасы гына түгел, ә беренче чиратта - гаилә институтын ныгыту һәм гаилә кыйммәтләрен саклау урыны икәнлеген аңлатты. 

07.10.2015 WorldSkills милли чемпионаты Казанда, Сочида һәм Мәскәү өлкәсендә булачак

Краснодар өлкәсендә "Сочи-2015" Халыкара инвестицион форум уза. Биредәге төп темаларның берсе - яшьләргә өстәмә һөнәри белем бирү.Әлеге форумда шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм "Ворлдскиллс Россия" Һөнәри берләшмәләр үсеше һәм эшче кадрлар агентлыгы генераль директоры Роберт Уразов та катнаша. 

05.10.2015 5 октябрь – Укытучылар көне

1994 елдан бирле 100дән артык илдә 5 октябрь Укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм белем бирү өлкәсендә эшләүче һәркем өчен мөһим. Әлеге бәйрәмнең гамәлгә керүенә 1966 елның 5 октябрендә Парижда «Укытучыларның җәмгыятьтә биләгән урыны» темасына җыен үтүе сәбәпче булганлыгы билгеле. Нәтиҗәдә, ЮНЕСКО вәкилләре һәм Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан «Укытучы статусына кагылышлы тәкъдим»гә кул куела. Бөтендөнья укытучылар көне БМОбөтендөнья һәм халыкара көннәре исемлегенә кертелә.

27.08.2015 Түрәләр Студентлар форумы эшчәнлеге белән танышты

Югары Ослан районының Гаврилково авылы янына яшьләр десанты килеп төште. Республиканың меңнән артык студенты шушындагы Студентларның белем бирү форумында катнаша.

27.08.2015 “WorldSkills-2019” Казанга лидерлык өчен яңа үсеш юллары бирәчәк – Илсур Метшин

Татарстан башкаласы Россиянең студентлар шәһәрләренең иң алдынгысы булып тора, дип искәртә шәһәр башлыгы

27.08.2015 Милли китапханә китапка мәдхия укый!

Татарстанның Милли китапханәсе үзенчәлекле проект оештырырга җыена. 30 август көнне “Паркта китапханә” дигән мәдәни-агарту чарасы Әдәбият, шулай ук Парк һәм скверлар елы уңаеннаен узачак.


News 1 - 20 of 129
First | Prev. | 1 2 3 4 5 6 7 | Next | Last All

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования