Вернуться к обычному виду

Яңалыклар

  RSS

06.05.2015 12 майдан башлап, Түбән Камада җылылык магистраль челтәрләренең чыдамлылыгын тикшереп, ремонтлауга керешәләр.

Шул сәбәпле, 12 майдан (9.00) алып 19 майга (24.00) кадәр, Тынычлык, Төзүчеләр, Октябрьнең 50 еллыгы, Бакый Урманче, Сөембикә, Мәктәп бульвары, Актүбә, Студентлар, Мурадьян урамнарындагы йортларда, 31нче, 34нче, 44нче һәм 45нче микрорайоннарда, шулай ук, Зур Афанас авылында, Красный Ключ һәм Төзүчеләр поселокларында кайнар су бирүне туктатып торачаклар.

30.04.2015 Ниһаять, урамда апрель суыклары тәмамланып, көннәр җылытып җибәрде
Озакламый, төгәлрәк итеп әйтсәк 5нче майдан шәһәрдә җылылык бирү туктатыла башлаячак. 

10.04.2015 Йортларда ремонт бара

Түбән Камада 62 йортта капиталь ремонт бара. Күпкатлы йортларда урнаштыру өчен 74 яңа лифт кайтартылган. Аларны кую 30 июньгә төгәлләнәчәк.

ТКУ һәм телефон өчен бурычлар кредит тарихына эләгә. 25.06.2014 ТКУ һәм телефон өчен бурычлар кредит тарихына эләгә.

Алимент, торак түләүләр һәм элемтә хезмәте буенча бурычлар - хәзер бөтен мәгълүматлар кредит тарихына эләгәчәк.

10.05.2014 Кайнар су булмаячак

12 майдан алып 21енә кадәр түбәнкамалыларга квартирларында кайнар сусыз яшәп торырга туры киләчәк.

Шәһәр торак – коммуналь хуҗалыгының  идарәче компаниялары халык алдында хисап бирүләрен дәвам итәләр 05.03.2014 Шәһәр торак – коммуналь хуҗалыгының идарәче компаниялары халык алдында хисап бирүләрен дәвам итәләр

Бу атнада Түбән Камада торак – коммуналь хуҗалыгының идарә иту компанияләры алдында исәп-хисап җыелышларын үткәрәчәкләр. Буген, ягъни 5 мартта, Түбән Камалылар алдында әлеге санап узган компаниялар хисап тотачаклар

Түбән Кама идарә итүче компанияләренең исәп-хисап җыелышлары башланып китте 04.03.2014 Түбән Кама идарә итүче компанияләренең исәп-хисап җыелышлары башланып китте

Мондый җыелышларның берсе беренче булып 35 санлы лицейда күптән түгел кич белән үтте. “ЖКХ – 11” ИК җитәкчеләре белән очрашуга йортларның җаваплылары, 17 һәм 18 микрорайонда яшәүчеләр килгән иде. Исәп-хисап җыелышына шулай ук Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Гареев, ЖКХ департаменты директоры Алексей Харитонов, төрле коммуналь - торак хезмәтләренең җитәкчеләре катнашты.

Квартирларыннан колак какканнар 28.02.2014 Квартирларыннан колак какканнар

Шәһәребездә торак-коммуналь хезмәтләр өчен зур күләмдә бурычлары булган бер гаиләне яши торган квартирыннан тулай торактагы бер бүлмәгә күчерү турында суд карары кабул ителгән.

Үткән тәүлектә 56 берәмлек махсус  техника Түбән Кама урамнарын кардан чистартты 04.12.2013 Үткән тәүлектә 56 берәмлек махсус техника Түбән Кама урамнарын кардан чистартты

 Үткән тәүлек дәвамында 56 берәмлек махсус техника Түбән Кама урамнарын кардан чистартты. 723 хезмәткәр юлларны тәртипкә китерде. 

Түбән Камада кышын кар чистартуга көйләнгән техниканы тикшерделәр 24.10.2013 Түбән Камада кышын кар чистартуга көйләнгән техниканы тикшерделәр

Түбән Камада кышын кар чистартуга көйләнгән техниканың әзерлеген тикшерделәр.

Түбән Кама йортларында капиталь ремонт бара 15.07.2013 Түбән Кама йортларында капиталь ремонт бара

Түбән Каманың торак йортларына капиталь ремонт дәвам итә.

2013 елның июленнән Түбән Камада торак-коммуналь хуҗалык өчен бәяләр күтәрелде 11.07.2013 2013 елның июленнән Түбән Камада торак-коммуналь хуҗалык өчен бәяләр күтәрелде

2013 елның июленнән транспорт, медицина, ЖКХга кагылышлы законнарга берникадәр үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде. 1 июльдән җылылык, ут, су һәм газ бәяләре якынча 12-15 процентка артты.

Түбән Камада Химиклар урамындагы юлны ремонтлыйлар 15.06.2013 Түбән Камада Химиклар урамындагы юлны ремонтлыйлар

Бу көннәрдә 36 микрорайонда Химиклар урамындагы юлны ремонтлый башладылар. 

Түбән Камада кайнар су бирүне туктаталар 23.05.2013 Түбән Камада кайнар су бирүне туктаталар

Өйләргә җылы бирүне туктату белән, шәһәрнең су-канализация һәм энергетика хуҗалыгы («Водоканал») яңа җылыту сезонына әзерлекне башлый.

Түбәнкамалыларның торак-коммуналь хезмәтләре өчен бурычлары 240 миллион сумнан арткан 21.05.2013 Түбәнкамалыларның торак-коммуналь хезмәтләре өчен бурычлары 240 миллион сумнан арткан

Түбәнкамалыларның торак-коммуналь хезмәтләре өчен бурычлары 240 миллион сумнан артып киткән. 

Бүген Түбән Каманы кардан арындырырга 54 махсус техника чыкты 11.04.2013 Бүген Түбән Каманы кардан арындырырга 54 махсус техника чыкты

Өеп-өеп яуган карны бүген Түбән Камада 54 махсус техника чистарта, алар арасында ЗИЛ, АС машиналар, МТЗ отваллары, МТЗ щеткалар, погрузчиклар, КамАЗлар һәм грейдерлар. Түбән Каманың торак-ккомуналь хуҗалык һәм төзекләндерү Департаменты белгечләре сүзләренә караганда, махсус техника белән берлектә көчле буран нәтиҗәсе белән 785 эшче көрәшә. Шулай ук, бүген Түбән Кама юлларына 140 кубометр бозлавыкка каршы реагент сибәргә планлаштыралар. 

Торак-коммуналь хуҗалык өчен бурычлары булган түбәнкамалылар исемлеген газетада бастырачаклар 02.04.2013 Торак-коммуналь хуҗалык өчен бурычлары булган түбәнкамалылар исемлеген газетада бастырачаклар

Җитәкчеләр киңәшмәсендә Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Гәрәев торак-коммуналь хуҗалык өчен бурычлары булган түбәнкамалылар исемлеген газетада бастырачакларын хәбәр итте. 

Түбән Камада торакны капиталь ремонтлау программасы 90%ка үтәлгән Түбән Камада торакны капиталь ремонтлау программасы 90%ка үтәлгән

Түбән Камада күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау эше 390,5 млн сумлык башкарылган, бу еллык лимиттан 90% тәшкил итә. Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 190 млн сумга кабул итү актлары имзаланган. Гомумән Түбән Кама буенча ДТИ программа суммасыннан 47,7% актны кабул иткән.

Түбән Кама хакимияте һәм СТОС вәкилләре бергә тариф ясалу сәясәтен тикшерделәр. Түбән Кама хакимияте һәм СТОС вәкилләре бергә тариф ясалу сәясәтен тикшерделәр.

Советлар Йортының Зур залында 2012нче елда Түбән Кама халкы өчен торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар артуга багышланган очрашу булды, анда СТОС җитәкчеләренең урынбасарлары, идарә итү компанияләренең җитәкчеләре чакырылган иде. Очрашуда Түбән Кама муниципаль берәмлеге Башлыгы, Түбән Кама шәһәре Мэры Айдар Метшин да катнашты. ТКМР Башлыгы үзенең кереш сүзендә, бүген безгә бергә тарифлар ясалуны, ткх хезмәтләренең бәясе күтәрелүне тикшерергә кирәклеген, бу теманың социаль әһәмиятле тема булуын һәм һәрвакыт халык тарафыннан күп сораулар тудыруын әйтеп үтте.

Түбән Кама вәкилләре торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган Бөтенрәсәй семинарында катнаша. Түбән Кама вәкилләре торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган Бөтенрәсәй семинарында катнаша.

Бу көннәрдә Мәскәүдә “Торак һәм коммуналь хуҗалыгы реформасы: тармак тарифларын җайга салу” темасына IV гамәли семинар уза. Түбән Каманың төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты җитәкчесе Василий Филиппов һәм Җәмәгатьчелек hәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Сергей Сорокин бу чарада катнаша.


News 1 - 20 of 25
First | Prev. | 1 2 | Next | Last All

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования