Вернуться к обычному виду

Яңалыклар

  RSS

12.10.2015 Бушлай үтә аласыз

Сәламәтлек үзәге түбәнкамалыларны түләүсез медицина күзәтүе үтәргә чакыра.  

09.10.2015 Кояшка кытлык

365 көннән торган елның нибары 150 көнендә генә кояш нурлары безнең Түбән Камага туры карый. Анда да әле, әгәр дә зәһәр калдыклы болытлар шәһәребез күген каплап китмәсә. Ә кояш нуры – сәламәтлек өчен табигый шифа. 
Бу көздә Аллаһы безнең Татарстан халкына табигатьнең бик сирәк бүләген – кояшлы һәм җылы сентябрь ае бирде. Табигатьнең халык телендә әбиләр чуагы дип атала торган бу мәлендә җылылык 25 градуска җитте. Шунлыктан, бакчада үсә торган яшелчә, җиләк-җимеш тулысынча өлгерде. Ә бит элекке елларда өлгермичә, сабагында яшел килеш калган яшелчә бакчачыларның күңелен төшерә һәм җәй айларында ук көньяктан китерелә торган кып-кызыл помидор һ.б. белән һич тә ярыша алмый иде. Әгәр, Аллаһы кодрәте белән, киләсе елда да шундый ук җылы көз күзәтелсә, кояшлы Татарстан дип сөйләү белән беррәттән, үз Татарстаныбызда үстерелә торган икмәк Кубанныкы белән тәңгәлләшә алачак. 
Аннан тыш та, кояшлы көзнең өстенлекләре җитәрлек. Әйтик, бу көздә салкын тиюдән, ютәлдән интегүчеләр дә азрак булды. Аллергия һәм тән тиресе авырулары да халыкны гадәттәгечә борчымады диярлек. Шунлыктан, башка чакта эләгүе авыр булган дерматологларга да эш азайды. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Ә ул бик тә гади: Түбән Камада кояшның шифалы җылы нурлары һәркемгә дә җитәрлек булды, хәтта аз гына җил исүдән куркып, өйдә бикләнеп ятучы өлкән яшьтәге авыру кешеләргә дә. Олылар хәтерлидер әле, элек йортлар ишегалларындагы балалар уен мәйданчыгы янәшәсендә келәм, урын-җир әйбере кагу өчен махсус элгечләр корып куялар, кешеләр шунда бау тарттырып, үзләренең юган керләрен элеп киптерә, ә язгы кояш карый башлауга урын-җир әйберен җилләтә, келәмнәрен кага иде. Алар җитәкләп ишегалдына чыгарып утырткан чирле карт-коры да язгы кояшта сөякләрен җылыта иделәр. Медицинадан бик ерак булсалар да, ул еллардагы хуҗабикәләр март-апрель кояшының шифасын да, сидек исе сеңгән матрацларны дезинфекцияләвен дә, шулай ук, чирле карт-карчыкларның вируслар көчсезләндергән үпкәләре өчен менә дигән дәва икәнен дә бик яхшы белгәннәр.
Хәзерге вакытта бар да үзгәрде, цивилизация безнең Түбән Каманы да читләтеп үтмәде – чир урын өстенә яткырган өлкәннәр өчен махсус подгузниклар һ.б. барлыкка килде. Ни кызганыч, инде керләрне дә урамда киптермиләр, шулай ук, авыру карт-карчыкларны да язгы кояш елмайганда урамга хәл җыярга чыгармыйлар. Ә бит авыру кешеләргә кояш нурлары сулар һава кебек үк кирәк. 15 минутлык кояш ванналары хәлсезләнгән өлкәннәргә генә түгел, аллергиядән һәм еш салкын тиюдән җәфаланучы сабыйларга да сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итәр иде. Мәкалә башында язганча, без елның 150 көнендә генә кояш җылысын тоябыз. Әмма безнең Түбән Кама бу яктан бик тә үзенчәлекле: төтенле торбалары һәм бер мизгелгә дә ялкын телләре сүнеп тормый торган факеллары белән промышленность предприятиеләре, кояш чыгышы тарафыннан көнчыгыш якта, шәһәр өстендәге калкулыкта утыра. Әмма көн дә офыктан күтәрелә торган кояшның нурлары иртәләрен шул төтенне җиңеп җиргә килеп җитә алмый шул. Бары тик көндезге унберләр тирәсендә генә төтен болытлары таралып, кояш күренә, көне дә җылытып җибәрә. Ләкин язын ул вакытка инде балалар – мәктәптә укуда, калганнар – эштә, өйдәге вак-төяк мәшәкать башларыннан ашкан хуҗабикәләрнең исә хәлсез карт-корыны ишег-алдына, кояшка алып чыгарга вакытлары юк. Җәй көнендә ул сәгатьтә кояш астында утыру зыянлы, ә кышын, беренчедән, безнең шәһәр күгендә кояш сирәк күренә, икенчедән, көндезге өчтә үк караңгылык иңә башлый.
Шәт, төшенгәнсездер, үзе-безнең яраткан шәһәребездә һәрберебезгә дә кояш җылысы җитми, кояш дефицит булганлыктан, организмыбыз Д витаминына мохтаҗ. Ә бу витамин эндокрин органнарның, ягъни иммун системасының тиешенчә эшләве өчен зарур. Ә бит безнең организм, бернинди сәбәпсез-нисез, акрынлап, туктаусыз хәлсезләнә бара. Без моны арыганлыкка сылтыйбыз. Мәктәп балаларының өлгереше түбән булуны да укыту программасының катлаулылыгыннан күрәбез. Балаларны бернәрсә дә кызыксындырмый, әти-әниләре укып үскән әкият һ.б. китапларны ачып та карамыйлар. К витамины, цинк, селен дефициты белән беррәттән, кояш нурлары җитенкерәмәү балаларда – 
дерматитка, үсмерләрдә – 
тырнактагы гөмбәчек авыруларына, өлкәннәрдә – бот сөяге сынуга, хатыннарда – чәч коелуга, шулай ук, һәркемдә пародонтозга сәбәп булып тора. Бу соңгысыннан котылуны фтор дефициты белән бәйләргә дә булыр иде, алай дисәң, сабыйларга фторлы сөт эчертүнең нәтиҗәсе күренер иде бит. Монда иң зур ярдәмче – кояш!
Көньякта яшәүче хатыннарны күрегезче, 10-12 бала табалар, һәр балалары туган саен, организмнары ныгый гына бара. Ә безнең хатыннар өчен кая анда 12 бала, әле берсен таба алу да зур проблемага әйләнә, чөнки барысы да диярлек, кояш нурлары җитмәгәнлектән, җенес органнары ялкынсынудан интегәләр. Үз шәһәребездә хроник төстә кояш нурларына мохтаҗлык кичергәнлектән, иммунитетка бәйле төрле чирләрдән җәфа чигәбез. 
Шуңа күрә дә, әгәр дә мөмкинлегегез бар икән, бер ун гына көнгә Сочига барырга, йодлы диңгез һавасы суларга, диңгездә коенырга киңәш итәр идем. Йөрәк приступларын да, шулай ук, кояш нурлары җитмәгәнлектән хасил булган башка чирләрне дә онытырсыз. 
Әнә бит бай кешеләр кояш дефициты проблемасын ничек җиңел хәл итәләр: кыш дәвамында бер-ике мәртәбә я Таиландка, яки Һиндстандагы Гоага барып кайталар. Аның каравы, аларны башка чир – сыра чөмерүгә бәйле булган углевод-май алмашы бозылуы интектерә (ул хакта башка вакытта сөйләрбез). 
Сочи турында ни өчен язаммы? Чөнки мин быел сентябрь аенда Сочига табиблар конгрессына бару бәхетенә ия булдым. Дарулар һәм медицина җайланмалары күргәзмәсе дә урын алган ул конгресста, табиб буларак, үзем өчен бик күп файдалы нәрсәләр ишеттем...
Кояшлы Сочи турында нәрсә әйтер икән дисезме? Искиткеч матур һәм сәламәтлек өчен яхшы шәһәр. Казан-Адлер поезды белән барсаң, билет бәясе плацкарт өчен – 3 мең, купе вагонына – 6 мең сум. Олимпиадага әзерләгән вакытта бу шәһәргә Россия президенты В.Путинның бар күңел җылысын салганы күренеп тора. Туапседан аэропортка кадәр йөреп тора торган экспресс, искиткеч матур һәм уңайлы аэропорт үзе, Сочидагы иске базар, анда сәүдә итүче грузин һәм абхазлыларның товарлары муллыгы. Аларның югары сыйфатлы һәм бәясе һәркем алырлык булуы турында язып та тормыйм. Иң мөһиме. анда халык йөри торган гадәти кызыну-коену урынары сакланган, теләсә кайсы урында тукта һәм кояшта кызын, суда коен. Башкасын әйтмим дә, Төркиянең Мармарисында да халык пляжы дип йөртелә торган, әмма бик тә начар бер урын бар. Ә калганнарын биш йолдызлы курорт кунакханәләре биләп бетергән. Монысы – чит илләрдәге ялга кызыгучылар колагына.
Кыскасы, моннан 5-10 ел элек булган Сочины хәзер танырлык та түгел, транспорт та, Түбән Кама трамвае кебек төгәл йөри. Мөмкинлек таба алсагыз, барып күреп кайтыгыз. Әмма кояш күрдем дигәч тә, чаманы гына югалтмагыз, кояшта пешүдән дә авыры юк. Безнең халык бит ул диңгез буена ялга килүгә үк, саклык чарасы дигәнен тәмам оныта, үзе сатып алган 10-12 көнлек ялының бер минутын да әрәм итәсе килмичә, тизрәк диңгез кочагына ташлана. Ә диңгезнең ягымлы кояшы бик тә мәкерле. 1,5-2 сәгать дәвамында диңгез ярында, кояш нурлары астында торсаң, битең, муеның, җилкәң янганын сизми дә каласың. Калган ун көнең кояшта пешкән урыннарыңны, аеруча бит-йөзеңне дәвалап үтә дә китә. Әнә бит көнбатыш табиблары, тән тиресе рагыннан саклану өчен, кояшта кызынуның зарарлы булуы турында даими рәвештә кисәтәләр. Үз чиратыбызда, без дә кояшта чамасын белеп, бик тә сакланып кына кызынырга киңәш итү белән бергә, кояшта пешкән очракта табигый чаралар белән дәваланырга тәкъдим итәбез.
Кагыйдә буларак, кояшта пешкән тән тиресен дәвалау өчен аптекада сатыла торган махсус препаратлар тән тиресенең авыртуын гына басалар, әмма аның төзәлү механизмына бик аз тәэсир итәләр. Шуңа күрә иң яхшы чара – алоэ. Кояшта җиңелчә пешкән урынны дәвалау өчен алоэ геленнан да әйбәтрәк чара юк. Күпчелек кешенең тәрәзә төбендә үсә торган бу үсемлекне үзегез белән юлга алып чыгарга да була. Алоэ сутын кызарып авыртып торган кайнар тән тиресенә туктаусыз сөртеп торырга. Моны алоэ суты сеңүдән туктаганчы, көненә биш-алты мәртәбә кабатларга. Шулай ук, аксыл төстәге алоэ сутына берничә тамчы лаванда мае да өстәргә була. Әгәр дә аптечкагызда алоэ геле юк икән, бернинди кушылмалар да өстәлмәгән табигый йогыртны алып, кояшта янган тән тиресенә мул итеп сөртергә кирәк. Соңынан тәнне кайнатып суытылган су белән юып төшерәсең. Монысы да көнгә 3-4 мәртәбә кабатлана. Тән тиресе җиңелчә генә кызарып, авыртып торганда яшел чәйдән компресс куярга мөмкин, шулай эшләгәндә, тәннең сызлавы һәм шеше кимер. Кояшта пешкән тән сызлавын басу өчен көнгә ике мәртәбә чәй һәм уксус салынган ванна керү дә файдалы. Шул ук вакытта, А, С, Е витаминнары эчү дә мөһим. Ә инде кояшта янган тәнегездә вак куыкчыклар хасил булса һәм бизгәк тоткандагыдай дерелдәп, калтырап чирләсәгез (икенче дәрәҗә пешүгә хас билгеләр), бик тиз арада «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк. 
Бу язмадан иң мөһимен аңлагансыздыр дип өметләнәм: промышленность предприя-тиеләре тәэсирендә кояшка аеруча кытлык кичерә торган түбәнкамалылар сәламәтлеге өчен елына бер-ике мәртәбә кояшлы диңгез буенда ял итү зарур (мөмкинлеге булганнар шулай итә дә) һәм бу дәүләткүләм программа кысаларында эшләнергә тиеш булыр иде, әлбәттә, халыкны кайгырту тулысынча дәүләт карамагында булган илдә...
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Россиянең атказанган табибы. 

07.10.2015 Полиомиелитка каршы

Октябрьнең 12сенә кадәр шәһәребездәге балаларга, ашыгыч төстә, полиомиелитка каршы вакцина ясыйлар.

07.10.2015 Грипптан сакланыйк

Түбән Камада гриппка каршы вакцинация башланды, аны барлыгы 80 меңгә якын кешегә ясарга ниятлиләр.

01.10.2015 Компьютер зарары

Тәпи йөри башлауга ук, балалар компьютерга үрелә. Улым яки кызым тыныч утыра, көйсезләнми әле дип, сөенә-сөенә, әниләре өйдәге вак-төяк мәшәкать белән, сабыйларының күпме вакыт компьютер каршында утырганына игътибар да итми. Ә бит баланың сәламәтлеге, акыл һәм физик үсеше өчен, компьютер каршында көненә билгеле бер вакыттан артык утырырга киңәш ителми.

28.08.2015 Түбән Кама табиблары «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән акция уздырдылар

Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе һәм РФ, ТР сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең Түбән Кама район профсоюз оешмасы менә инде 4нче ел «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигәнхәйрия акциясен уздыралар.

14.08.2015 Түбән Кама РҮХсе иң яхшы итеп бизәлгән территориягә конкурсны уздыра

«Түбән Кама үзәк күп профильле хастаханәсендә» иң яхшы итеп бизәлгән эргәдәш территориясенгә гадәттәге конкурс уза.

07.04.2015 Сәламәтме сез, түбәнкамалылар

Советлар йортында, дүшәмбе киңәшмәсе алдыннан, җитәкчеләр өчен үзенчәлекле сәламәтлек сәгате уздыру юлы белән, җирле халыкның сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән «Сәламәтлегең ничек, Түбән Кама?» дигән муниципалькүләм программа тәкъдим ителде.   

25.03.2015 Тычканнар азмасын

Узган ел безнең төбәктә 186 кеше тычкан чире эләктергән (2013 ел белән чагыштырганда 6,22 мәртәбә арткан). Шуңа бәйле рәвештә, җирле муниципалитетның эпидемиягә каршы комиссиясе, бу төр бизгәктән халыкны саклау максатыннан, катгый чаралар күрүгә кагылышлы карар кабул иткән. 

25.02.2015 Түбән Кама Сәламәтлек саклау идарәсендә 2014 елга йомгак ясадылар

Түбән Камага эш визиты чикләрендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин районның йомгаклау медицина советында катнашты. Анда 2014 елның йомгаклары һәм 2015 елга планнар турында фикер алыштылар. Төп доклад белән Түбән Кама муниципаль районының Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Илнур Халфиев чыгыш ясады.

24.02.2015 Татарстанда ОРВИ белән авыру 14 процентка кимегән

16 февральдән алып 22 нче февральгә кадәр Татарстанда 22 мең 862 үтә көчле респиратор авыру очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 10 мең кешегә 60 ны тәшкил итә, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

24.02.2015 Кояшлы хастаханә: Түбән Камада хәзерге заман балалар сырхауханәсен ачтылар
Бүген «Кояшлы» балалар сырхауханәсенең озак көтелгән ачылуы булды. Тантаналы церемониядә Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары Алексей Песошин, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Түбән Кама муниципаль районының башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин катнаштылар. Моннан тыш, Түбән Камага «Таттехмедфарм» ДУПның генераль директоры Олег Акберов килеп китте.

Түбән Кама РҮХдә коррупция күрсәтүләрен профилактикалау мәсьәләсе буенча киңәшмә булды 21.11.2014 Түбән Кама РҮХдә коррупция күрсәтүләрен профилактикалау мәсьәләсе буенча киңәшмә булды

Киңәшмә эшендә Түбән Кама шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе Римма Хәйриева, Россиянең Тикшерү комитеты Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Түбән Кама шәһәре буенча Тикшерү бүлеге җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ландыш Әхмәдуллина, ТР ССМ Түбән Кама муниципаль районының Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары Зөлфирә Ганиева катнаштылар.

30.07.2014 2 августта Бөтенроссия донорлар шимбәсе була

Чараны үткәрү вакыты тиктомалдан билгеләнмәгән. Нәкъ менә җәйге чорда канның донор компонентлары җитмәү сизелә.

15 июнь - Медицина хезмәткәрләре көне 15.06.2014 15 июнь - Медицина хезмәткәрләре көне

Бүген Россиядә, шул исәптән Татарстанда да Медицина хез¬мәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бу - табиблар, шәф¬кать туташлары, санитарлар, фельдшерлар һәм шул өлкәдә хез¬мәт куючы һәркемнең бәйрәме.

26.05.2014 Аллергиядән качып буламы?

Май ае дөнья күләмендә аллергиягә каршы көрәшү чоры. Табигать уянып, агачлар яфрак ярганда, тирә-юнь чәчәккә күмелгән бу көннәрдә аллергия өянәгеннән интегүчеләр бермә-бер арта.

12 май-Халыкара шәфкать туташлары көне 12.05.2014 12 май-Халыкара шәфкать туташлары көне

Сәламәтлекне саклау өлкәсе хезмәткәрләренең күпчелеген урта буын белгечләр тәшкил итә. Бүген алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Ел саен 12нче май Халыкара шәфкать туташы көне буларак уза.

07.04.2014 7 апрельдә Дөньякүләм сәламәтлек көне билгеләнеп үтелә

1948 елда ДССО нигезләнүенең еллыгын билгеләп үтү йөзеннән ел саен 7 апрельдә Дөньякүләм сәламәтлеккөне билгеләнеп үтелә. Ел саен Дөньякүләм сәламәтлеккөне өчен җәмәгатьчелек сәламәтлек саклавының нинди дә булса приоритетлы өлкәсен яктыртучы тема сайлана. Бу көндә бөтен берләшмә кешеләре сәламәтлекләрен яхшыртырга булыша ала торган чараларда катнашу өчен мөмкинлек алалар.

Түбән Камада " Үлем сатучылар хакында хәбәр ит" акциясе старт алды 17.03.2014 Түбән Камада " Үлем сатучылар хакында хәбәр ит" акциясе старт алды

17 март, дүшәмбе көнне, Түбән Камада наркотиклар куллануга каршы оештырылган "Үлем сатучылар хакында хәбәр ит" Бөтенрәсәй акциясенең 1 нче этабы старт алды.

 Түбән Кама шәһәрендә грипп башланды 28.02.2014 Түбән Кама шәһәрендә грипп башланды

“Роспотребнадзор”ның Түбән Кама бүлеге начальнигы Рөстәм Изятуллин, февраль аеның ахырында грипп авыруы йоктыру куркынычы “пик” ноктасына килеп җитәчәк, дигән иде.


News 1 - 20 of 35
First | Prev. | 1 2 | Next | Last All

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования