Вернуться к обычному виду

Яңалыклар

  RSS

30.11.2015 Минтимер Шәймиев Владимир Чуров белән очрашты

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров белән очрашты.

30.11.2015 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Эльдар Рязановның хәләл җефетенә кайгысын уртаклашуын белдерде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия режиссеры Эльдар Рязанов хәләл җефете Эмма Абайдуллинага, кайгысын уртаклашып, телеграмма юллады.

30.11.2015 Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Коррупциягә каршы ачык хакимият” форумында катнашты

Форумны Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев ачты. Бу чарада РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, РФ ФҖ ДД куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе Ирина Яровая, Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев, эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов катнашты.

30.11.2015 ТҮБӘН КАМА ГХАТ ИДАРӘСЕ ШӘҺӘРКҮЛӘМ “МАНДАРИН КӨНЕ” БӘЙРӘМЕНДӘ КАТНАШТЫ

 Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре шәһәркүләм “Мандарин көне” бәйрәмендә катнашты. Әлеге акциянең инициаторылары “Эшмәкәрләр фабрикасы” проектында катнашучылар иде. Кызгылт сары футболкалар кигән егетләр түбәнкамалыларга мандарин таратып, кәефләрен күтәрделәр.

30.11.2015 Елдагыча, 27 ноябрьдә...

Узган җомгада шәһәр-ебездәге Сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында Россия диңгез пехотасының 310 еллыгына багышланган митинг үткәрелде.

29.11.2015 ТҮБӘН КАМА ГХАТ ИДАРӘСЕНДӘ “ЯШЬ ГАИЛӘ МӘКТӘБЕ” ПРОГРАММАСЫ БУЕНЧА ЧИРАТТАГЫ ОЧРАШУ УЗДЫ

Шимбә, 28 нче ноябрь көнне Түбән Кама ГХАТ идарәсендә “Яшь гаилә мәктәбе” программасы буенча чираттагы очрашу үтте. Бу юлы йола тантаналары йортына 10 пар килгән иде. Булачак ир белән хатынга гаилә серләрен гадәттәгечә психолог Елена Лагинская ирештерде.

28.11.2015 Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча 1 мең 29 объектның 1 мең 23ендә эшләр төгәлләнгән

ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда Татарстан Республикасында 2015 ел башыннан 42 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән авыр имгәнү – 26, үлем – 16. Хезмәт кагыйдәләре һәм нормаларын бозган өчен 658 карар чыгарылган.

27.11.2015 Рубль бәясе доллар һәм еврога карата бераз төшкән

Мәскәү биржасында сәүдә ачылган вакытта доллар һәм евроның бәясе арткан. Нефтькә дөнья бәяләре кимү фонында рубль төшкән, дип хәбәр итә "Интерфакс".

27.11.2015 Иң яхшы янгын сүндерүче

 Нижний Новгород шәһәрендә Идел буе федераль округының иң яхшы янгын сүндерүчеләрен – «Созвездие мужества» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алар арасында Түбән Камадан Яков Тазов та бар.

26.11.2015 Рөстәм Миңнеханов: Бергәләшеп тырышсак, без тагын да зуррак уңышларга ирешәчәкбез

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда II Православие җәмәгатьчелеге форумында чыгыш ясады. Чара "Корстон" кунакханә комплексында узды.

Анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, II Татарстан Республикасы Православие җәмәгатьчелеге форумын оештыру комитеты җитәкчесе, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, РПЧ Татарстан Митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан, Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россия Баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, дини һәм иҗтимагый оешмалар, предприятиеләр, бизнес даирәләр җитәкчеләре катнашты. 

Форум алдыннан Рөстәм Миңнеханов "2014-2015 елларда Татарстанда православие" күргәзмәсен карады. 

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, динара һәм милләтара тынычлык һәм дуслык - Татарстанда бәхәссез кыйммәтрләр. "Без бөтен җирдә дә гражданнарның дини ихтыяҗларын гамәлгә ашыру өчен шартлар булдырырга тырышабыз", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ул алданрак Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан белән Cошествие Святого Духа чиркәвендә булды. Аны 1730 елларда төзегәннәр һәм аның иң зур мәхәлләсе булган. Татарстан Президенты әлеге объект шәһәр туристлары арасында популяр булыр дигән өметен белдерде. Һәм аны төзекләндерүдә катнашкан һәммәсенә рәхмәт белдерде. 

"Гыйбадәтханә узган гасырның 30 еллар башында ябылган. Хәзер ике еллык төзекләндер\ эшләреннән соң ул янә бөтен матурлыгын ачып сафка басты. Шулай ук аның каршында православие гимназиясе ачылды. Республика ярдәме белән чиркәүне торгызу - РПЧ Татарстан митрополиясе белән безнең конструктив багланышларыбыз үрнәге ул", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул әйткәнчә, ТРда иске обряд оешмаларының рухи үсешен һәрвакыт хуплады һәм хуплыячак. Моңа мисал - Казан-Нократ Епархиясенең Покров кафедраль соборын торгызу. 

Татарстан җитәкчелеге игътибарының үзәгендә әхлакый тәрбия, гаилә һәм никах институтын саклау тора. Дәүләт-дин мөнәсәбәтләрен, тынычлык һәм дуслыкны ныгытуга таба эзлексез эш алып барыла. Республика җитәкчелеге һәм бөтен гадәти диннәр руханилары арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашты, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, дини лидерлар белән очрашулар, иҗтимагый чараларга бергә бару даими рәвештә башкарыла. 

"Республика көненә багышланган "Мәдәниятлар мозаикасы" республика этноконфессиональ фестивале уңышлы узды. 5 мең кеше җыйган әлеге матур форум бөтен милләтләр һәм дин вәкилләренең бердәмлеген ачык күрсәтте. безнең гадәти дин берләшмәләре вәкилләренең бердәм булуы бик мөһим. Ышанабыз ки, әлеге бөек казанышны сакларга һәм кадерен белергә кирәк", - дип белдерде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, әлеге Православие җәмәгатьчелеге форумына әзерлек эше яңа Митрополит Феофан белән барды, ул гаять зур тәҗрибәсе белән эшкә тырышып алынды. Татарстан Президенты ассызыклаганча, Митрополия эшчәнлегендә Татарстан җәмгыятенең күп милләтле һәм күп динле булуын, республиканың үзенчәлекле үсеше истә тота. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, изге урыннарны торгызу һәм рухилыкны үстерү буенча уртак проектлар алдынгы урынга чыга. Моңа ачк мисаллар - Борынгы Болгарны һәм Свияжск утрау-шәһәрчеген уңышлы торгызу. "Яңарыш" фонды Свияжск гыйбадәтханә комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча эш алып бара. 

Быел 4 ноябрьдә Халык бердәмлеге көнендә Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы Соборын торгызу турында указ имзаланды. 2016 елның 21 июлендә соборны торгызу урынына истәлекле таш кую планлаштырыла. 

Бүген элеккеге чиркәүләрне торгызу һәм яңаларын төзү эше актив бара, диде ТР Президенты. Шул ук вакытта яңа епархияләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә: владыка Мефодий җитәкчелегендәге Әлмәт, владыка Пармен җитәкчелегендәге Чистай епархияләре. 

ТР Президенты сүзләренчә, Казан руханилар семинариясенә ярдәм күрсәтелә, руханилар академиясен торгызу идеясе хуплана. 

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан һәм бөтен цивилизацияле дөнья өчен терроризм һәм экстремизм җитди проблемага әйләнде. Спектантлык таралуда да куркынычлык бар. "Безнең гадәти дини берләшмәләрдә без әлеге күренешләргә каршы торуда төп союздашларыбызны күрәбез һәм сезнең ярдәмегезгә тачнырга тырышабыз. Бөтен дин әһелләренә дә начарлыкка каршы бердә чыгу бик мөһим. Вәгазьләрегездә безнең халыкка гадәти булмаган идеяләр һәм өндәүләргә иярүнең зарарын аңлату мөһим, - дип саный Татарстан Президенты. - Ышанам ки, бергәләшеп тырышсак, рухилыкны үстерү, динара һәм милләтара тынычлык һәм дуслыкны ныгытуда без тагын да зуррак уңышларга ирешәчәкбез".


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. 

25.11.2015 Илдар Халиков: Бездә мөселман һәм православие җәмгыятьләре җитәкчеләре белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашты

ТР Хөкүмәте йортында бүген ТР Министрлар Кабинеты белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Рус православие чиркәвенең (Мәскәү Патриархаты) Татарстан митрополиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау тантанасы узды. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан катнашты.

25.11.2015 Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинеты һәм Рус Православие иске обряд чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе арасында хезмәттәшлек турында килешүне имзалады

ТР Хөкүмәте йортында бүген ТР Министрлар Кабинеты һәм Рус Православие иске обряд чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау тантанасы узды. Документка Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Рус Православие иске обряд чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе епискобы Евфимий (Евгений Дубинов) имзаларын куйды.

25.11.2015 ТҮБӘН КАМА ГХАТ ИДАРӘСЕ НАЧАЛЬНИГЫ БӨТЕНРОССИЯ БАЛАЛАРГА ХОКУКЫЙ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ КӨНЕНДӘ КАТНАШТЫ

20 нче ноябрьдә Түбән Кама муниципаль районында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үтте. Ул ел саен Хөкүмәт комиссиясе карары “Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм” (25.09.2013 № 2 протокол) Федераль законын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча “Әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны яклау өлкәсендә кайбер чараларны тормышка ашыру буенча Хөкүмәт сәясәте” Россия Президенты Указын 28.12.2012 № 1688 үтәү нигезендә уздырыла.  

23.11.2015 Илдар Халиков ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

Татарстан Президенты Указы белән кандидатурасын ТР Дәүләт Советы раслаганчы ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы итеп "Химград" ААҖ директорлар советының элеккеге рәисе Альберт Кәримов билгеләнде. Бу вазифаны башкарган Равил Зарипов ТР Президентының авиакомплекс буенча ярдәмчесе итеп билгеләнде.

23.11.2015 ТР Премьер-министры Ирада Әюпованы Татарстан Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсенә җитәкче вазифасына билгеләнүе белән котлады

Татарстан Премьер-министры идарәнең элеккеге җитәкчесе Данил Ибраһимовка рәхмәт белдерде һәм ул җитәкчелек иткән вакытта ведомство үз функцияләрен төгәл һәм җайлы башкарды, дип билгеләде.

23.11.2015 Рөстәм Миңнеханов: Бүген Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте – илебездә иң яхшыларның берсе

Бүген Россия Федерациясе салым органныры төзелүгә 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара С.Сәйдәш исемендәге ДЗКЗда узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин, Татарстан буенча ФСХ идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, салым хезмәте ветераннары һәм башкалар катнашты. 

23.11.2015 ТҮБӘН КАМАНЫҢ ГХАТ ИДАРӘСЕНДӘ РӘСЕМНӘР КҮРГӘЗМӘСЕ ҮТТЕ

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә «Дөнья балалар күзлегеннән» дип исемләнгән балалар рәсемнәре күргәзмәсе узды. Йола тантаналары йорты белгечләре әлеге чараны 20 нче ноябрьдә үткәрелә торган Бөтендөнья Балалар көненә багышлап оештырды. Күргәзмәнең төп максатлары - балаларда гаилә һәм иҗтимагый кыйммәтләрне формалаштыру, уңай караш тәрбияләү, шулай ук баланың гайләдә һәм җәмгыяттә урынын билгеләү. Мондый чаралар Түбән Кама ГХАТ идарәсендә даими үткәрлеп тора.

20.11.2015 Түбән Каманың ГХАТ идарәсе хәрби хезмәткә чакыручылар көнендә катнаштылар

2015 елның 17 нче ноябрендә Түбән Кама Химия-Технология институтында «Хәрби хезмәткә чакырылучылар» көне узды. Әлеге бәйрәм хәрби комиссариат ярдәмендә яшь буынны ватанпәрвәр итеп тәрбияләү максаты белән оештырыла.

19.11.2015 2015 нче елның 11 ноябрь көнендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә исем кушу тантанасы узды. 2015 елның 21 нче октябрендә Дмитрий һәм Алия Шәяхметовлар гаиләсе безнең шәһәргә һәм дөньяга яңа бала, яңа граждан хокукларына ия булган кешене бүләк итте. Шушындый я

 Тагын 15 түбәнкамалы илебезнең тулы хокуклы гражданины булды. 17 нче ноябрь көнне Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендә 14 яшькә җиткән үсмерләргә Рәсәй Федерациясе гражданины паспортын тапшыру чарасы узды.

19.11.2015 Балчыклыга, келәү итәргә
Киләсе атнаның җомгасында, ягъни 27 ноябрьдә Балчыклы авылы чиркәвендә керәшенчә келәү итү (литургия) уздырыла.


News 1 - 20 of 472
First | Prev. | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Next | Last All

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования