Вернуться к обычному виду

Яңалыклар

  RSS

29.11.2015 Бәйрәм белән!

Кадерле әниләр һәм әбиләр! Сезне ихлас күңе-лемнән Аналар көне белән котлыйм! 
Әниләр – тормышыбызда иң кадерле, газиз кешеләр. Ана мәхәббәте дөньяга аваз салган беренче көнебездән башлап, безне саклап килә. Ничә яшьтә булуыбызга карамастан, әниләр өчен без барыбер бала. Әниләрнең җылы сүзенә, яхшы киңәшләренә без гомер буе мохтаҗ.

27.11.2015 ТРда 35 төр хезмәт электрон форматта күрсәтүгә күчереләчәк

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан, республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә, хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерүнең яңартылган планы әзерләнгән. Аңа дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияткә ия 35 хезмәт кергән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган утырышта ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.

27.11.2015 РФ Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе Төркиядәге вазгыять белән бәйле “кайнар линия” ачты

РФ Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе, Төркиядәге вазгыять белән бәйле рәвештә, “кайнар линия” ачты. Анда кулланучылар туристлык хезмәтләре буенча үз хокукларын аңлатуны сорап мөрәҗәгать итә ала, диелә ведомство хәбәрендә.

25.11.2015 "Су-24" самолеты белән булган вазгыятьтән соң да башка андый хәлләр булмас дип әйтә алмыйбыз - Путин

Төркиянең бүгенге җитәкчелеге күп еллар дәвамында үз илен исламлаштыру буенча максатчан эчке сәясәт алып бара. Бу хакта бүген журналистларга Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үтте, дип хәбәр ителә РФ Президенты сайтында.

25.11.2015 Александр Бастрыкин: «Татарстанда күп нәрсә эшләнә, шул исәптән Тикшерү комитеты линиясе буенча да»

РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казанда уздырыла торган "Державин укулары" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе секциясендә катнашты. "БДБ дәүләтләре хокукый эшчәнлегендә илкүләм һәм халыкара хокук нисбәте" темасына үткәрелгән секция эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова, КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.

24.11.2015 Татарстанда цифрлы телевидение тапшыруларына күчү программасын гамәлгә ашыру тәмамлана

Татарстанда цифрлы телевидение тапшыруларын үстерү буенча Федераль максатчан программаны тормышка ашыру тәмамлана. Бүген Казанда икенче цифрлы тапшыргыч эшләтеп җибәрелде. Тантаналы чара Россия теле һәм радиотапшырулар челтәренең (РТРЧ) республика филиалы территориясендә узды.

24.11.2015 Татарстан - бер атнада эшсезләр саны беркадәр кимегән Россия төбәкләренең берсе

Агымдагы елның 11-18 ноябрендә Россиядә рәсми рәвештә теркәлгән эшсез гражданнар саны 0,4 проценка арткан һәм 917 мең 441 кеше тәшкил иткән. Бу хакта Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы атналык хисабында бәян итә.

23.11.2015 Татарстан гаиләләр фестиваленең “Нечкәбил” конкурсында республика табиблары катнаша

Татарстан гаиләләр фестиваленең “Нечкәбил” конкурсы сайтында (http://www.nechkebil.ru/) Татарстан гаиләләре фестивалендә катнашучылар өчен тавыш бирү тәмамланып килә. Конкурста табиб гаиләләре дә катнаша, дип хәбәр ителә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында.

19.11.2015 Аналар көне уңаеннан
Иртәгә, 21 ноябрьдә шәһәребездәге Халыклар дуслыгы йортында Аналар көненә багышланган бәйрәм була.

15.11.2015 Татарстанда туроператорлар Төркиягә турлар сатмый башлады

Татарстанда эшләүче туроператорлар Россиянең "Су-24" самолеты белән фаҗига булганчы ук турлар сатмый башлаган.

31.10.2015 1 ноябрьдә Татарстанда бөтен концертлар, күңел ачу чаралары туктатыла

Бүген кич ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, "2015 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләрендә барлык күңел ачу чаралары, концертлар һәм башка чаралар туктатыла. Үткәрелмәгән чаралар башка көнгә күчерелә. Аларны күчереп булмаса, - тамашачыларның билетларын тапшыру мөмкинлеге булачак".

30.10.2015 Татарстан энергетика буенча халыкара форум алдыннан ММЧ конкурсында катнаша

IV Халыкара энергетика нәтиҗәлелеге һәм энергетканы үстерү форумы алдыннан үткәрелүче I Бөтенроссия массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсының төбәк этабы тәмамланды. Татарстаннан Россия Энергетика министрлыгына алга таба конкурсның федераль этабында катнашу өчен гариза бирелде.

30.10.2015 Республикада “Кадр резервы” проекты кабат эшли башлый

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы бүген уздырган матбугат конференциясендә әлеге проект хакында сүз булды. Анда “Кадр резервы” Республика проекты башкарма директоры Андрей Петухов һәм бу проектта 2013 елда катнашкан һәм финалга узган Алсу Мөбарәкшина фикерләре белән уртаклашты.

30.10.2015 «Татар-информ» агентлыгында - Кыш Бабай белән Санта Клаус турында әңгәмә

2 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Кышкы тылсымчылар очрашуы: Кыш Бабай һәм Санта Клаус» бәйрәм акциясенә багышланган матбугат конференциясе була.

25.10.2015 Күргәзмәдән – уңыш белән

Россиянең 64 төбәгеннән һәм дөньяның 24 иленнән барлыгы 2500ләп предприятие катнашкан әлеге күргәзмәдә «Просто молоко» компаниясенең Түбән Кама сөт комбинаты продукциясен югары бәяләгәннәр.

20.10.2015 Илдарның зур уңышы

Түбән Кама язучысы, «Туган як» газетасы укучыларына үзенең юморескалары белән яхшы таныш булган Илдар Хәйруллин – республиканың Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе лауреатлары арасында!

14.10.2015 Епископның эшлекле сәфәре

Шулай ук, НПАТП генераль директоры, керәшен җәмгыяте идарәсенең активисты Юрий Иванов та Түбән Кама шәһәре һәм районындагы храмнар турындагы мәгълүмат тупланган альбом тапшырды. «Сүрәкә» керәшен фольклор ансамбле артистлары да үз чыгышлары белән сокландырды.

14.10.2015 Покрау бәйрәме

Ул 11 октябрьдә – түгем-чәчем көнне безнең Сарман ягындагы Нарат Астында, элгәредән үк, кызыл һәм шикәр чөгендереннән, кишердән пируглар пешерә халык. Аңа, гадәттә, тары, тарттырылган бодай ярмасы кушыла. Эчлек өчен бодайны махсус әзерлиләр: башта бүрттерәләр, аннан киптерәләр һәм кул тегермәнендә әйләндерәләр. Эчлеккә салыр алдыннан аз гына пешереп алалар. Пиругларны төче камырга пешерәләр. «Җәй көне эшләп чыккан көч, шушы Покрау пиругын ашасаң гына керә», дип әниләрнең әйтүләре истә әле.  

14.10.2015 Түбән Каманың “Яшь гаилә мәктәбе” - яңа гына өйләнүчеләргә ярдәм

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә өйләнешергә дип гариза язучылар гаилә психологы – Елена Лагинская белән очрашуга чакырыла. ГХАТ идарәсе җитәкчелеге фикеренчә, мондый консультация яшьләр өчен бәхет ачкычы булырга мөмкин.

“Яшь гаилә мәктәбе” программасы “Җаваплы әти-әни мәктәбе” муниципаль проект кысаларында тормышка ашырыла. Психолог белән очрашу вакытында яшьләр иң четерекле сорауларга да җавап таба алалар. Ә иң мөһиме, булачак ир белән хатынның өйләнешүгә карата мөнәсәбәтләре җитдиләнә. 

“Яшь гаилә мәктәбе” түбәнкамалылар арасында зур популярлык казана. 10 нчы октябрь көнне, мәсәлән, гаилә психологы белән 14 пар очрашты.

06.10.2015 ЗАГС яңалыклары

Көзнең беренче ае булган сентябрьдә безнең ЗАГСта 325 сабыйны теркәп, ата-аналарына аларның туу турындагы таныклыкларын тапшырганнар.


News 1 - 20 of 546
First | Prev. | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Next | Last All

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования