Вернуться к обычному виду

Яңалыклар

  RSS

Бүген 2 меңнән артык педагог “яшел” педсоветта катнашачак. Бүген 2 меңнән артык педагог “яшел” педсоветта катнашачак.

Бүген 2 меңнән артык педагог “яшел” педсоветта катнашачак. Бүген Түбән Каманың Уратма авылыннан ерак түгел урнашкан урман аланында мәгариф эшчеләре спорт-мәдәни бәйрәмнәре оештырыла, анда 2 меңнән артык педагог катнашачак.

Түбән Камада җәйге сәламәтләндерү лагерьларын тикшерү башланды. Түбән Камада җәйге сәламәтләндерү лагерьларын тикшерү башланды.

Бүген Түбән Кама муниципаль районында җәйге сәламәтләндерү лагерьларын тикшерү эшләре башланды. Бу атнада составына төрле инстанцияләр белгечләре һәм муниципаль хакимият вәкилләре кергән махсус комиссия әгъзәлары җәйге айларда Түбән Кама укучыларын кабул итәчәк бөтен ял итү лагерьларын тикшереп чыгачак. Бу җәйдә Түбән Кама районында балалар 42 мәктәп яны лагерында (28 – шәһәрдә, 14 – районда), 6 стационар һәм 3 палаткалы лагерьларда ял итеп сәламәтлекләрен ныгыта алачаклар.

Авыр хәлле гаиләләрдән булган балаларның җәйге ялларын Түбән Каманың социаль үзәкләре кайгыртачак. Авыр хәлле гаиләләрдән булган балаларның җәйге ялларын Түбән Каманың социаль үзәкләре кайгыртачак.

Авыр хәлле гаиләләрдән булган балаларның җәйге ялларын Түбән Каманың социаль үзәкләре кайгыртачак. Түбән Кама муниципаль районында социаль көчсез гаиләдән булган балаларның җәйге каникуллардагы тулы ялларын һәм эш белән тәэмин ителгәннәрен оештыру максаты куелды. Бу сорауны хәл итүдә “Веста” һәм “Балкыш” социаль үзәкләре зур рольне башкара. Шулай итеп “Веста” гаилә һәм балаларга ярдәм итү үзәге күп балалы, фәкыйрь һәм авыр хәлле гаиләдән булган балаларга булышачак.

“Пропагандист буласым килә, юл куркынычсызлыгын өйрәтәм сезгә” иҗади бәйгесендә Түбән Кама агитбригадасы Татарстан Республикасында иң алдынгы булды.

“Пропагандист буласым килә, юл куркынычсызлыгын өйрәтәм сезгә” иҗади бәйгесендә Түбән Кама агитбригадасы Татарстан Республикасында иң алдынгы булды. Түбән Каманың юл хәрәкәте яшь инспекторлары командасы “Куркынычсыз тәгәрмәч” республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча иң яхшы 10 команда арасына керде.

Түбән Кама районында рәсми кәгазьләр белән эш итүчеләр семинары узды. Түбән Кама районында рәсми кәгазьләр белән эш итүчеләр семинары узды.

Түбән Кама районында рәсми кәгазьләр белән эш итүчеләр семинары узды. Кызыл Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты нигезендә “Канцелярия эшләрен алып бару. Гражданлык хәләте актларын теркәү буенча вәкаләтләрне башкару. Архив эше” семинары узды.

Түбән Каманың күппрофильле хастаханәсендә коррупциягә каршы комиссия ачылды. Түбән Каманың күппрофильле хастаханәсендә коррупциягә каршы комиссия ачылды.

Түбән Кама шәһәренең куп профильле үзәк хастаханәсендә коррупциягә каршы чараларның тормышка ашырылу комиссиясе алып барыла. Хәзерге вакытта белгечләр коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру программасы өстендә эшлиләр. Комиссиянең эше буенча тәгъдимнәр, “Түбән Каманың күп профильле район хастаханәсе” автономияле дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесендәге коррупция фактлары турында ышаныч телфоны аша җиткерә аласыз: (8555) 24-32-02, шулай ук “Түбән Каманың күп профильле район хастаханәсе” автономияле дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесенең сайты ncrmb.ru. кунак китабында.

Түбән Камага Изге Великомученик Пантелеимонның санаклары килә Түбән Камага Изге Великомученик Пантелеимонның санаклары килә

Түбән Камалылар православия күргәзмәсендә Изге Великомученик һәм дәвалаучы Пантелеимонның санаклары өлешләре белән бергә могҗизалы иконасын тотып карый алалар. Бу храм иконасы 1882 елда Афон Изге Тавында урнашкан Изге Великомученик һәм Дәвалаучы Пантелеимонның рус монастырендә язылды һәм яктыртылды.

Түбән Кама шәһәре Территориаль сайлау комиссиясе рәисе сайлауларны әзерләү һәм үткәрүдә вөҗданлы хезмәте өчен бүләкләнде. Түбән Кама шәһәре Территориаль сайлау комиссиясе рәисе сайлауларны әзерләү һәм үткәрүдә вөҗданлы хезмәте өчен бүләкләнде.

Түбән Кама шәһәре Территорриаль сайлау комиссиясе рәисе салауларны әзерләү һәм үткәрүдә вөҗданлы хезмәте өчен бүләкләнде. Бүген Киңәшмәләр Йортында узган һәратналык планеркасында Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, Түбән Кама шәһәре Мэры Айдар Метшин шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе Нина Сытинага Россия Федерациясе үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров исеменнән бүләк тапшырды.

Бүген “Шина” заводының беренче директоры Николай Зеленов юбилеен билгели Бүген “Шина” заводының беренче директоры Николай Зеленов юбилеен билгели

Бүген “Шина” заводының беренче директоры Николай Зеленов юбилеен билгели.Түбән Кама шиналар заводының беренче директоры, “Шина” ААҖ директорлар Советы рәисе киңәшчесе, РСФСРның атказанган химигы, ТАССРның атказанган химигы, Түбән Кама шәһәренең Почетлы гражданины Зеленов Николайга 80 яшь. Зеленов Николай Александрович 1932 елның 28 маенда Горький өлкәсенең Лысково шәһәрендә дөньяга килә. 1956 елда “Резина технологиясе” белгечлеге буенча Мәскәүнең химик технологияләр институтын тәмамлый. 1971 елда нефть һәм химия сәнәгате минстрының боерыгы белән төзелеп килүче Түбән Кама “Шина” заводына директор итеп сайлана.

“ТАНЕКО” белән “ТАИФ-НК” авыр калдыкларны эшкәртүдә көчләрен берләштерәчәкләр. “ТАНЕКО” белән “ТАИФ-НК” авыр калдыкларны эшкәртүдә көчләрен берләштерәчәкләр.

“ТАНЕКО” белән “ТАИФ-НК” авыр калдыкларны эшкәртүдә көчләрен берләштерәчәкләр. Түбән Каманың нефть эшкәртүче “ТАИФ-НК” һәм “ТАНЕКО” ачык акционерлык җәмгыятьләре арасындагы чимал агымнарын оптимизацияләү буенча “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ директоры Рафинат Яруллин “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖның яңа составтагы директорлар Советы утырышында тәкъдимнәрен әйтте, бу җыелыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов вәкиллеге астында узды. Монда елына 1 млн. авыр вакуумлы газойль, сероводородның артып китүе турында сүз алып барылды. Рөстәм Миңнеханов тәкъдимнәрне куәтләп, нефть эшкәртүче ике завод , бигрәк тә экологиягә килеп терәлгән вакытта, бер- берсе белән дус булырга тиеш дип белдерде. Моның буенча эшчеләр командасы булдырылачак.

Түбән Камада киләсе “Эшлекле дүшәмбе” 13 август көнне булачак. Түбән Камада киләсе “Эшлекле дүшәмбе” 13 август көнне булачак.

Түбән Камада киләсе “Эшлекле дүшәмбе” 13 август көнне булачак. Җитәкчеләрнең күбесе җәй айларында ят итәргә китү сәбәпле “эшлекле дүшәмбе” өчен дә “каникуллар оештырырга” карар кабул ителде, шулай итеп җитәкчеләрнең киләсе җыелышы 13 нче августта узачак. Әмма бу хакимият бөтенләй ял итәчәк дигән сүз түгел. Алда әле күп җаваплы эшләр көтә.

Түбән Камада ирекле янгыннан саклаучылар төркеме рәтләренә 1332 кеше язылды Түбән Камада ирекле янгыннан саклаучылар төркеме рәтләренә 1332 кеше язылды

Түбән Камада ирекле янгыннан саклаучылар төркеме рәтләренә 1332 кеше язылды. Хәзер Түбән Кама муниципаль районында ирекле янгыннан саклаучылар төркеме бөтен җирдә дә бар диярлек: авыл җирлекләрендә, сәнәгый предприятиеләрдә, югары һәм һөнәри урта белем бирү учреждениеләрендә, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында.

Түбән Камада иң яхшы ирекле янгыннан саклаучылар  төркемнәре республика бәйгесе узачак. Түбән Камада иң яхшы ирекле янгыннан саклаучылар төркемнәре республика бәйгесе узачак.

Түбән Камада 7 июнь көнне иң яхшылар арасында республика бәйгесе узачак. Бәйгедә республиканың төрле төбәкләреннән янгын сүндерүчеләр – авыл җирлекләре, предприятиеләр төркемнәре, шулай ук Татарстан югары уку йортларының ирекле янгыннан саклаучылар төркемнәре. Шушы масштаблы бәйгедә Түбән Кама муниципаль районының данын узган елгы җиңүчеләр – Каенлының ирекле янгыннан саклаучылар төркеме яклаячак.

Бүген  Түбән Камада 492 укучы БДИ тапшыра Бүген Түбән Камада 492 укучы БДИ тапшыра

28 нче май көнне 492 укучы Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыралар, имтиханнарны тапшыруның төп этабы башланды. Бүген укуны тәмамлаучы укучылар үзләре теләгән 3 фәннән БДИ тапшыралар: информатика һәм ИКТ, биология һәм тарих. Күпчелек укучылар БДИны 28 майдан 21 июньгә тикле тапшырачаклар.

Р.Вәлиев премиясен тапшыру церемониясенең нәтиҗәләре Р.Вәлиев премиясен тапшыру церемониясенең нәтиҗәләре

2012 нче елның 22 маенда Шәһәр балалар иҗаты үзәгендә язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы премиясе бәйгесенең йомгаклау кичәсе булып узды. Бәйге быел 14 нче тапкыр үткәрелде.


News 1541 - 1555 of 1555
First | Prev. | 68 69 70 71 72 73 74 75 76 77 78 | Next | Last All

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования