Вернуться к обычному виду

Яңалыклар

  RSS

30.10.2015 Бәйрәм оештырыла

Халыклар бердәмлеге көненә багышлап, 4 ноябрьдә 15 сәгатьтә Халыклар дуслыгы йортында фестиваль уздырыла.

30.10.2015 2 ноябрьдән мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана

Исегезгә төшерәбез, 2015-2016 уку елына балаларга аларның гомере һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгын тәэмин итүче оешкан ял булдыруга шартлар тудыру, каникуллар вакытында укучылар өчен үткәрелә торган чараларның бердәй планын гамәлгә ашыру максатыннан, шулай ук әти-әниләрнең күпсанлы сораулары буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан каникуллар үткәрүнең бердәй вакыты тәкъдим ителгән иде. 

29.10.2015 Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль программалары Республика ачык форумында җиңүче булды

Шушы көннәрдә министрлыкта балигъ булмаганнар арасында мәрхәмәтсез караш, наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру буенча узган ачык форумга йомгак ясалды.

29.10.2015 “Кадр резервы” Республика проекты кысаларында 1,4 мең яшь кеше үзенең белемнәрен арттырган

6 ел дәвамында “Кадр резервы” Республика проекты кысаларында 1,4 мең яшь кеше үзенең белемен арттырган. Алар барлыгы 38 эре һәм 1,2 мең социаль акцияләр гамәлгә ашырган.

29.10.2015 Татарстан фермерларын субсидияләү һәм дәүләт ярдәме кызыксындыра

Бүгенге чарада 100ләп эшмәкәр катнашты. Татарстан бизнес-омбудсмены сүзләренчә, очрашуга әзерләнгән ике атнада 50дән артык сорау алынган, алар авыл хуҗалыгында кече һәм урта эшмәкәрлеккә кагыла. Марат Әхмәтов барлык сораулар белән дә танышкан, аларның кайберләре очрашуга кадәр үк хәл ителгән. 

29.10.2015 Кама Аланы боксчыларының яңа уңышы

Кама Аланының яшь боксчылары Алабугада уздырылган Бөтенроссия турнирыннан биш медаль алып кайттылар.

29.10.2015 Марат – икенче, ә команда...

Түбән Каманың милли көрәш белән шөгыльләнүче егетләре яңа сезонның беренче ярышына – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призлары өчен республика бәйгесенә барып кайттылар.

29.10.2015 Контрактчы булам, дисәң...

Сәламәтлеге буенча яраклы, 19дан 39 яшькә кадәрге ир-егетләр Россия Кораллы көчләрендә контракт төзеп хезмәт итә ала.

29.10.2015 Ипотека көтсәгез...

Студентлар урамындагы 47нче йорт тапшырылу сәбәпле, квартир алу өчен кабат теркәлгән «бюджетниклар», шулай ук, Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләләренә һ.б. (14 яшьтән өлкәнрәкләрнең барысына да ), йомгаклау беркетмәсенә имза куяр өчен, «ГЖФ при Президенте РТ» бүлегенә (Тынычлык ур., 38а) килергә кирәк. 

28.10.2015 Түбән Каманың “Балкыш” приютында тәрбияләнүчеләр өчен Россия тарихы буенча дәрес үткәрделәр

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен приютында Россия тарихын өйрәтү буенча дәрес уздырдылар.

27.10.2015 Үлем белән качышлы уйныйлар

Узган 19-25 октябрь атнасында ГАИ хезмәткәрләре безнең Түбән Кама юлларында исерек хәлдә машина руленә утырырга базган 13 бәндәне каптырганнар, юлларда транспорт хуҗаларына матди зыян китергән 129 авария булган. Һәрвакыттагыча, машина йөртүчеләр, юлларда туктап, җәяүлеләрне уздырып мәшәкатьләнмиләр. Җәяүлеләр дә машиналарга һәм үз гомерләренә төкереп биреп, юлларда үлем белән качышлы уйнауларын дәвам итәләр. 

27.10.2015 Мошенниклар тозагына эләгә яздым

Узган атна җомгасында, ягъни 23 октябрьдә көндезге 11 сәгать 52 минутта кесә телефоныма шалтыраттылар. Номерына күз салып тормадым, тыңлый башладым. Бик тә итагатьле тавышлы ир-ат, исәнләшкәч, үзен «Татфондбанк»ның иминлек хезмәте хезмәткәре Дмитрий Сергеевич дип атады. Фирая Муфаздаловна, дип эндәшкәч, үтә дә зур игътибар белән тыңларга керештем моны.

27.10.2015 Разил Вәлиев кабул итә

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 30 октябрьдә үзенең 26 нчы Актүбә округындагы сайлаучыларын кабул итә.

26.10.2015 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялда

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялда.

Ял 2015 елның 1 ноябренә кадәр дәвам итә.

26.10.2015 Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы киләсе елга 7526 сум күләмендә расланган

Бүген бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары 12 нче утырышта беренче укылышта һәм тулаем "2016 елга пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен ТРда пенсионерның яшәү минимумы күләмен раслау турында"гы закон проектын бер тавыштан кабул итте. Аерым алганда, киләсе елга Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы күләме 7526 сум итеп билгеләнә.

26.10.2015 Марат Әхмәтов Татарстан фермерлары-эшмәкәрләре белән очраша

29 октябрьдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан фермерлары-эшмәкәрләре белән очрашты. “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты кысаларында актуаль проблемалар буенча фикер алышачаклар, дип хәбәр ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле аппараты матбугат хезмәте.

26.10.2015 Татарстанлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы октябрь башына 4 млрд 755 млн сум тәшкил иткән

Төп доклад белән ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов чыгыш ясады. Ул ел башыннан министрлыкка гражданнардан 14 меңнән артык мөрәҗәгать килүен белдерде, аларда коммуналь хезмәтләрнең сыйфатсыз булуы, йортларга капиталь ремонт кирәклеге турында хәбәр ителә. 

26.10.2015 Түбән Кама муниципаль районында СК заводы юбилее кысаларында хезмәт нәселләрен һәм яшь гаиләләрне хөрмәтләделәр

Нәкъ 45 ел элек Түбән Камада беренче каучук чыгарыла башлый. Еллар узган саен завод җитештерү куәтен арттырып, яңадан-яңа үрләр яулый. Әмма, бу уңышлар артында гади халык көче тора. Тантана вакытында аларга рәхмәт сүзләре яудырылды.

25.10.2015 Күргәзмәдән – уңыш белән

Россиянең 64 төбәгеннән һәм дөньяның 24 иленнән барлыгы 2500ләп предприятие катнашкан әлеге күргәзмәдә «Просто молоко» компаниясенең Түбән Кама сөт комбинаты продукциясен югары бәяләгәннәр.

23.10.2015 Республикакүләм “IT-чемпион” бәйгесендә 49 меңнән артык мәктәп укучысы катнаша

Татарстанда республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1252 мәктәбеннән 49 меңнән артык укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 59 420 шәхси кабинетта сакланган.


News 81 - 100 of 1555
First | Prev. | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Next | Last All

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования