Вернуться к обычному виду

Яңалыклар

  RSS

06.11.2015 Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә Салиховлар гаиләсенең агач юбилей бәйрәмен билгеләп үттеләр

2015 елның 6нчы ноябрендә Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә Салиховлар гаиләсенең бергә тормыш корып яши башлауларының 5 еллыгын бәйрәм иттеләр. Айрат белән Ренатаның очрашып, танышып китүе бергә укыган мәктәптә килеп чыга. 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ КӨНЕ БЕЛӘН! 06.11.2015 ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ КӨНЕ БЕЛӘН!

Татарстанның Төп Законында республиканың федераль үзәк белән мөнәсәбәте нигезләре салыну – аеруча әһәмиятле. Россия Федерациясе Президенты һәм Хакимияте булышлыгы белән республикабыз икътисади-иҗтимагый үсештә зур уңышларга иреште, федерация субъектлары арасында алдынгы урынны алып тора.

05.11.2015 Рөстәм Миңнеханов авыр үлчәмдә WBC Silver титулы өчен көрәштә җиңүче Александр Поветкинны котлады
Россия боксеры Александр Поветкин авыр үлчәмдә WBC Silver титулы өчен поляк Мариуш Вах белән көрәштә җиңү яулады. Супер көрәш бүген Казанда узды.

05.11.2015 ТР Хөкүмәте Йортында "Россия 2018" республика оештыру комитеты утырышы узды

РФ спорт министры Виталий Мутко Казанда 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек дәрәҗәсе белән кәнәгать булуын белдерде.
"Без әзерлек барышы белән кәнәгать. Республикага зур сораулар юк", - дип белдерде ул бүген "Россия 2018" республика оештыру комитеты утырышында белдерде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. 

05.11.2015 Иң танылган шахматчыбыз

Безнең Түбән Камада шахмат мәктәбе көчле, бик күп оста уенчылар үсеп чыкты. Ә инде арада иң зур уңышларга ирешкәне – шахмат буенча халыкара класс-лы оста Раил Мәхмүтов.

04.11.2015 Рөстәм Миңнеханов: "Милләтара татулык һәм килешү - югары кыйммәтләр, һәм безнең казанышларның берсе"

"Бу залда бүгенге бәйрәмне үткәрү символик булып тора. Биредә без Татар теле көнен билгеләп үттек, Рус теле көне тантаналы чараларын үткәрдек. Бу бәйрәм залы безнең бердәмлекне һәм дуслыкны, халыклар арасында хөрмәткә лаек мөнәсәбәтләрне белдерү урынына әйләнде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Милләтара татулык һәм килешү - югары кыйммәтләр, һәм безнең казанышларның берсе. Республикада яшәүче барлык халыкларның телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен үстерү Татарстанның төп өстенлекләре булып тора. Бу эштә Татарстан Халыклар ассамблеясы мөһим роль уйный. Муниципаль дәрәҗәдә Халыклар дуслыгы йортлары челтәре һәм милли-мәдәни үзәкләр үсеше шатландыра", - дип өстәде ул.

04.11.2015 Кадерле түбәнкамалылар!

Халыклар бердәмлеге һәм, шулай ук, Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре уңаеннан, сезне чын күңелдән котлыйм. Бу бәйрәмнәрнең икесе дә һәркайсыбыз өчен зур әһәмияткә ия, чөнки алар – республикабыз һәм илебез оешуы тарихына хөрмәтебез билгесе.

04.11.2015 Татарстанда Болгар ислам академиясе белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборы пәйда булачак

 4 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе һәм "Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында"гы Указны имзалады.

03.11.2015 Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек Советының һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең уртак утырышын уздырды

Җәмәгать тәртибен саклау – уртак эшебез, һәм мондый мәсьәләләрне хәл итү белән хакимиятнең һәм җәмгыятьнең барлык институтлары да кызыксынырга тиеш, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Иминлек Советының һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең уртак утырышында. Утырыш Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты рәислегендә узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфыйгуллин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы әгъзалары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, контроль-күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашты.

03.11.2015 Бәйрәмгә чакырабыз!

Халыклар бердәмлеге көненә багышлап, 4 ноябрьдә 15 сәгатьтә Халык иҗаты йортында (Дом техники) фестиваль уздырыла. 

31.10.2015 Татарстанда 2015 елгы күп фатирлы торак йортларда капремонт программасы буенча эшләр барлык 999 объектта төгәлләнгән

Барыннан да элек, ул хезмәт иминлеге өлкәсендәге хәлләр турында хәбәр итте. ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматлары буенча 2015 ел башыннан 43 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән авыр хәл -26, үлем очрагы -17. ТР дәүләт төзелеш күзәтчелек инспекциясе һәм ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2015 ел башыннан 1 мең 51 тикшерү уздырылган. Хезмәт иминлеге нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 21 млн. 300 мең суммага 588 карар чыгарылган.12 млн. 395 мең сум штраф алынган. 

31.10.2015 1 ноябрьдә Татарстанда бөтен концертлар, күңел ачу чаралары туктатыла

Бүген кич ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, "2015 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләрендә барлык күңел ачу чаралары, концертлар һәм башка чаралар туктатыла. Үткәрелмәгән чаралар башка көнгә күчерелә. Аларны күчереп булмаса, - тамашачыларның билетларын тапшыру мөмкинлеге булачак".

30.10.2015 Түбән Камада "Киләчәккә билет" конкурсына йомгак ясалды

Түбән Камада һөнәрләр турында «Киләчәккә билет» Республика конкурсының муниципаль этабы узды. Әлеге конкурс гомуми белем бирү учрежденияләренең 7-10 сыйныф укучылары арасында уздырылды. Түбән Кама муниципаль районыннан конкурста 37 эш катнашты.

30.10.2015 6 ел дәвамында “Кадр резервы” Республика проекты кысаларында 1,4 мең яшь кеше үзенең белемен арттырган. Алар барлыгы 38 эре һәм 1,2 мең социаль акцияләр гамәлгә ашырган. Әлеге проектта катнашучыларның 50гә якыны хакимият органнарында, 60 лап кеше сәнәгать

 Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

30.10.2015 Нәзарәт имамнарны җыйды

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте районнардагы имам-мөхтәсибләргә соңгы елларда аеруча зур игътибар бирә башлады. Һәр районның баш имамына берникадәр айлык эш хакы да бирелә. Авыллардә имамлык итүче яшь белгечләргә грантлар таратыла. Даими рәвештә белем күтәрү курслары оештырыла, әһәмиятле семинарлар һәм конференцияләр үтә. Аллаһының рәхмәте белән, мөфтиятнең чираттагы пленумын һәм еллык семинарны үткәрү өчен, тәүге мәртәбә безнең Түбән Кама районы сайланды. Ул «Чайка» ял базасында үтте. 

30.10.2015 Татарстан энергетика буенча халыкара форум алдыннан ММЧ конкурсында катнаша

IV Халыкара энергетика нәтиҗәлелеге һәм энергетканы үстерү форумы алдыннан үткәрелүче I Бөтенроссия массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсының төбәк этабы тәмамланды. Татарстаннан Россия Энергетика министрлыгына алга таба конкурсның федераль этабында катнашу өчен гариза бирелде.

30.10.2015 Республикада “Кадр резервы” проекты кабат эшли башлый

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы бүген уздырган матбугат конференциясендә әлеге проект хакында сүз булды. Анда “Кадр резервы” Республика проекты башкарма директоры Андрей Петухов һәм бу проектта 2013 елда катнашкан һәм финалга узган Алсу Мөбарәкшина фикерләре белән уртаклашты.

30.10.2015 «Татар-информ» агентлыгында - Кыш Бабай белән Санта Клаус турында әңгәмә

2 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Кышкы тылсымчылар очрашуы: Кыш Бабай һәм Санта Клаус» бәйрәм акциясенә багышланган матбугат конференциясе була.

30.10.2015 Татарстанда 2016 елда ТКХ хезмәтләренә тарифлар индексациясе 4,5 процент тәшкил итәчәк

2016 елда Татарстанда ТКХ хезмәтләренә тарифлар индексациясе 4,5 процент тәшкил итәчәк. Индексация РФның барлык төбәкләрендә дә икенче ярты елда, 2016 елның 1 июлендә үткәреләчәк.

30.10.2015 «Шинник» – Татарстан чемпионы!

Чемпионат узган якшәм-бедә тәмамланды. Соңгы турдагы уеннар нәтиҗәләре буенча, җиңүче һәм призерлар ачыкланды. «Шинник» – республика чемпионы, икенче һәм өченче урыннарда – «Бугульма-Рунако» (Бөгелмә) һәм «КамАЗ» (Чаллы).


News 61 - 80 of 1555
First | Prev. | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Next | Last All

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования