Вернуться к обычному виду

Яңалыклар

  RSS

12.11.2015 Татарстанда барлыгы 2 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алынган
Шикәр чөгендерен алу һәм эшкәртү темплары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.

12.11.2015 Телевизор күрсәтмәячәк

16 ноябрьдә иртәнге 8дән 16 сәгатькә кадәр Түбән Кама телеүзәгендә антенналарга планда каралган ремонт эшләре уздырылачак.

12.11.2015 Анапага эшкә барасызмы?
Краснодар краеның Анапа шәһәренә Кара диңгез буенда ял итү генә түгел, эшкә урнашу өчен дә барырга мөмкин. 

12.11.2015 Туган илне сакларга

Түбән Кама егетләрен Россия Кораллы көчлә-ренә озату дәвам итә.
Хәрби комиссариатның призыв бүлеге начальнигы подполковник Ринат Фәйзрахманов әйтүенчә, бу көздә Түбән Камадан 300ләп егет илне сакларга китәчәк.

11.11.2015 223-ФЗ номерлы Закон буенча сатып алулар вакытында заказчы күлешүнең якынча бәясен билгели ала

Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Контракт системасын үстерү департаменты Д28и-2012 номерлы хатында «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль законның аерым нигезләмәләрен аңлатуга караган сорау буенча аңлатма бирде.

11.11.2015 Кама кластеры делегациясе Европа һәм Кытай инновацияле-технологик кооперациясенең (ЕКИТК) 10нчы форумында катнашты

2015 елның 12 ноябрендә Кытай Халык Республикасында Европа һәм Кытай инновацияле-технологик кооперациясенең (ЕКИТК) 10нчы форумы эшен төгәлли. Әлег чара эшендә Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры делегациясе дә катнашты.

11.11.2015 Татарстан мәктәп укучылары бушлай театрларга йөрүен дәвам итә
2015 елның 11 һәм 13 ноябрендә 900дән артык мәктәп укучысы Татарстан Республикасының әйдәп баручы театрларында булачак. 

11.11.2015 Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада "Нефтехимик" футбол клубының укыту-тренировка базасында булды

Бүген Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Нефтехимик" футбол клубының укыту-тренировка базасында булды. Биредә аны "Нетехимик" ФК президенты Тимур Шиһабетдинов һәм "Нефтехимик" ФК директоры Наил Гыйззәтуллин каршы алдылар. 

11.11.2015 Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада "ТАИФ-НК" заводында "Евро-5" стандартлы бензин җитештерү объектын эшләтеп җибәрде

"ТАИФ-НК" РФ Хөкүмәтенең "Автомобиль һәм авиация бензинына, реактив двигательләр өчен дизель һзм судно ягулыгы һәм мич мазутына таләпләр турында"гы техник регламенты кабул ителгәнче үк "Евро-5" стандартлы бензин җитештерә башлый. Шул ук вакытта заводта түбәнрәк класслы бензин чыгару тулысынча туктатылачак.

11.11.2015 Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада төзелә торган нефтьнең авыр калдыкларын тирәнтен эшкәртү комплексында булды
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында төзелеп килгән нефтьнең авыр калдыкларын тирәнтен эшкәртү комплексында булды. Искәртәбез: әлеге стратегик инвестицион проектны "ТАИФ-НК" ААҖ ("ТАИФ" компанияләр төркеме) тормышка ашыра.

11.11.2015 Рөстәм Миңнеханов "ТАИФ" компанияләр төркеменең Түбән Камадагы предприятиеләре активының гомуми җыелышында катнашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТАИФ" компанияләр төркеменең Түбән Камадагы предприятиеләре активының гомуми җыелышында катнашты. Чарада шулай ук Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин да катнашты. "ТАИФ" ААҖ 25 еллыгына багышланган чаралар кысаларында узган җыелышта "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ, "ТАИФ-НК" ААҖ һәм "ТГК-16" ААҖ хезмәткәрләре бар иде. 

11.11.2015 Түбән Кама ГХАТ идарәсендә исем кушу тантанасы узды

2015 елның 21 нче октябрендә Дмитрий һәм Алия Шәяхметовлар гаиләсе безнең шәһәргә һәм дөньяга яңа бала, яңа граждан хокукларына ия булган кешене бүләк итте. Шушындый якты, матур вакыйга – әти-әни тормышында озак көтелгән бала, уллары туу куанычы белән Дмитрий һәм Алия, иң ихлас котлаулар кабул итте һәм тантана барышында ук балага Марат исеме бирелде. Бу исем гарәп теленнән алынган һәм "тансык" дигәнне аңлата.

11.11.2015 Түбән Кама - уртак йортыбыз

 Сәяси аренада дөньякүләм хакимлеккә омтылу уены, дини һ.б. аерымлык-лар аша, бер милләтне – икенчесенә, илләрне илләргә каршы куюга, тулы бер халыкны юк итеп, табигый байлык-
ларына, җиренә-суына хуҗа булуга юнәлдерелгән. 190нан артык төр халык яши торган Россиядә милли һәм дини ызгышлар китереп чыгаруы күпкә җиңел. Бүгенге, «Кабинет 300», сионистлар һ.б. кешелекнең киләчәге, яшәеше өчен куркыныч көчкә әйләнеп барган бер заманда, куәтле илдән корама ямаулыктай гына калдырылган Россия дәүләтенә әнә шул куркынычларның барысын да исәпкә алып, тагын да бердәмрәк булып эш итәргә кирәк. Океан артындагыларның Россияне кара эшкә яраклы берничә миллион кешесе генә булган иксез-чиксез биләмәле колония итү хыялы да инде беребез өчен дә яңалык түгел.

11.11.2015 Бүләккә - айпад!

АО «ТАТМЕДИА» вновь объявляет для своих подписчиков акцию «Ipad за подписку!». Впервые шансы выиграть главный приз – iPad - будут равны для всех участников, независимо от суммы выписанных изданий. Подписчики, приславшие копии подписных квитанций, станут участниками розыгрыша призов: цифровых фотоаппаратов, наборов посуды от спонсора акции –Кукморского завода металлопосуды, и конечно, главного приза Ipad.

10.11.2015 2017 елга Россиядә вузлар филиаллары санын өчтән бер өлешкә кыскартмакчылар

2017 елга Россиядә югары уку йортлары филиаллары саны өчтән бер өлешкә кыскарачак.

Бу хакта Екатеринбургта уздырылган киңәшмәдә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының югары белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Святослав Сорокин хәбәр итте.

09.11.2015 Рөстәм Миңнеханов: Алкоголь белән агулануга, аеруча балалар алкоголизмының һәр очрагына игътибар итәргә кирәк

Татарстан Республикасында 2015 елның 9 ае эчендә алкоголь белән агулануның 973 очрагы теркәлгән, шул ук чорда алкогольдән агуланып 274 кеше һәлак булган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасында Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.  

09.11.2015 Илдар белән очраштык
Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур исемендәге премия иясе, язучы Илдар Хәйруллинга шушы көннәрдә Әлмәт шәһәрендә тагын бер мәртәбәле бүләк – Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия тапшырылды. Әлмәттәге тантанадан кайтуга ук, үзенең тойгылары, уй-кичерешләре белән уртаклашыр өчен, танылган юмор остасы Илдар әфәндене Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәгә очрашуга чакырдык.  

07.11.2015 Татарстанда 2015 елның 6 ноябренә 1 млн. 939,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу еллык биремнең 80,8 %ын тәшкил итә

Татарстан Республикасында ТР Дәүләт хезмәт нспекциясенең оператив күрсәткечләре буенча 2015 елның гыйнвар-октябрь айларында төзелеш объектларында 42 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән авыр хәлләргә китергәннәре – 26, үлем очраклары – 16. Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2015 ел башыннан бирле 1 мең 166 тикшерү уздырылган. «Татарстан Республикасы Төзүчеләр бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешма әгъзасын – 876 оешманы тикшерде. 
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

07.11.2015 Казанда акробатик рок-н-ролл буенча Европа һәм Дөнья чемпионатлары ачылды

Бүген Казанда, "Баскет-холл"да акробитик рок-н-ролл буенча Европа һәм Дөнья чемпионатлары ачылды.
Ярышлар ачылышы тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкил Михаил Бабич, РФ ФҖ Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Свищев, РФ спорт министры урынбасары Юрий Нагорных, Бөтендөнья рок-н-ролл конфедерациясе президенты Мириам Керпан Изак һәм Бөтенроссия акробатик рок-н-ролл федерациясе президенты Алексей Воробьев катнашты.

07.11.2015 Түбән Кама гаиләсе 50 еллык бергәяшәү - алтын туйларын үткәрделәр

2015 нче елның 7 ноябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең белгечләре Сагдиевлар гаиләсен алтын туйлары белән котлау максатыннан алар белән очраштылар. ГХАТ идарәсе белгечләре иң якты котлаулары белән Фаиз Файдрий улы һәм Тәзкирә Мирзагит кызы янына килергә шат булдылар.


News 41 - 60 of 1555
First | Prev. | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Next | Last All

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования