Вернуться к обычному виду

Яңалыклар

  RSS

24.11.2015 Татарстанда цифрлы телевидение тапшыруларына күчү программасын гамәлгә ашыру тәмамлана

Татарстанда цифрлы телевидение тапшыруларын үстерү буенча Федераль максатчан программаны тормышка ашыру тәмамлана. Бүген Казанда икенче цифрлы тапшыргыч эшләтеп җибәрелде. Тантаналы чара Россия теле һәм радиотапшырулар челтәренең (РТРЧ) республика филиалы территориясендә узды.

24.11.2015 Татарстан - бер атнада эшсезләр саны беркадәр кимегән Россия төбәкләренең берсе

Агымдагы елның 11-18 ноябрендә Россиядә рәсми рәвештә теркәлгән эшсез гражданнар саны 0,4 проценка арткан һәм 917 мең 441 кеше тәшкил иткән. Бу хакта Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы атналык хисабында бәян итә.

24.11.2015 "Татар җыры" фестивален карагач...

 Красный Ключ поселогы Мәдәният йортында «Җырлы күңел» дип исемләнгән татар җыры фестивале булды. Өч сәгатькә якын барган бу фестивальдә 50гә якын җырчы катнашты. Аларның барысын да бер язмада атап бетерү мөмкин түгел, шулай да иң-иңнәрен телгә аласы килә. 

23.11.2015 Татарстан гаиләләр фестиваленең “Нечкәбил” конкурсында республика табиблары катнаша

Татарстан гаиләләр фестиваленең “Нечкәбил” конкурсы сайтында (http://www.nechkebil.ru/) Татарстан гаиләләре фестивалендә катнашучылар өчен тавыш бирү тәмамланып килә. Конкурста табиб гаиләләре дә катнаша, дип хәбәр ителә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында.

23.11.2015 Илдар Халиков ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

Татарстан Президенты Указы белән кандидатурасын ТР Дәүләт Советы раслаганчы ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы итеп "Химград" ААҖ директорлар советының элеккеге рәисе Альберт Кәримов билгеләнде. Бу вазифаны башкарган Равил Зарипов ТР Президентының авиакомплекс буенча ярдәмчесе итеп билгеләнде.

23.11.2015 ТР Премьер-министры Ирада Әюпованы Татарстан Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсенә җитәкче вазифасына билгеләнүе белән котлады

Татарстан Премьер-министры идарәнең элеккеге җитәкчесе Данил Ибраһимовка рәхмәт белдерде һәм ул җитәкчелек иткән вакытта ведомство үз функцияләрен төгәл һәм җайлы башкарды, дип билгеләде.

23.11.2015 Рөстәм Миңнеханов: Бүген Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте – илебездә иң яхшыларның берсе

Бүген Россия Федерациясе салым органныры төзелүгә 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара С.Сәйдәш исемендәге ДЗКЗда узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин, Татарстан буенча ФСХ идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, салым хезмәте ветераннары һәм башкалар катнашты. 

23.11.2015 ТҮБӘН КАМАНЫҢ ГХАТ ИДАРӘСЕНДӘ РӘСЕМНӘР КҮРГӘЗМӘСЕ ҮТТЕ

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә «Дөнья балалар күзлегеннән» дип исемләнгән балалар рәсемнәре күргәзмәсе узды. Йола тантаналары йорты белгечләре әлеге чараны 20 нче ноябрьдә үткәрелә торган Бөтендөнья Балалар көненә багышлап оештырды. Күргәзмәнең төп максатлары - балаларда гаилә һәм иҗтимагый кыйммәтләрне формалаштыру, уңай караш тәрбияләү, шулай ук баланың гайләдә һәм җәмгыяттә урынын билгеләү. Мондый чаралар Түбән Кама ГХАТ идарәсендә даими үткәрлеп тора.

21.11.2015 Минзәләдә колледж һәм техникумнарда укучы студент кызлар катнашында үткәрелә торган традицион «Татар кызы-2015» республика бәйгесе узды

Беренче көн нәтиҗәләре буенча, финалга түбәндәге студентлар уздылар:

Эльвира Гыйлаҗиева – Түбән Кама педагогия колледжы;

Айгөл Миңһаҗева – Бөгелмә һөнәри-педагогия колледжы;

Раилә Мөдәррисова – Әлмәт политехник техникумы;

Айназ Зарипова – Лениногорск музыка-рәсем педагогия колледжы;

20.11.2015 Түбән Каманың ГХАТ идарәсе хәрби хезмәткә чакыручылар көнендә катнаштылар

2015 елның 17 нче ноябрендә Түбән Кама Химия-Технология институтында «Хәрби хезмәткә чакырылучылар» көне узды. Әлеге бәйрәм хәрби комиссариат ярдәмендә яшь буынны ватанпәрвәр итеп тәрбияләү максаты белән оештырыла.

19.11.2015 2015 нче елның 11 ноябрь көнендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә исем кушу тантанасы узды. 2015 елның 21 нче октябрендә Дмитрий һәм Алия Шәяхметовлар гаиләсе безнең шәһәргә һәм дөньяга яңа бала, яңа граждан хокукларына ия булган кешене бүләк итте. Шушындый я

 Тагын 15 түбәнкамалы илебезнең тулы хокуклы гражданины булды. 17 нче ноябрь көнне Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендә 14 яшькә җиткән үсмерләргә Рәсәй Федерациясе гражданины паспортын тапшыру чарасы узды.

19.11.2015 Рөстәм Галиевнең хезмәте лаеклы бәяләнде

Татарстан Президенты Указы белән, профессиональ театр сәнгате өлкәсендә аеруча зур уңышларга ирешкән шәхесләрне бүләкләү өчен, Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе булдырылды. Әлеге мәртәбәле бүләккә лаек булган беренчеләр арасында Түбән Кама татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев тә бар.

19.11.2015 Балчыклыга, келәү итәргә
Киләсе атнаның җомгасында, ягъни 27 ноябрьдә Балчыклы авылы чиркәвендә керәшенчә келәү итү (литургия) уздырыла.

19.11.2015 Аналар көне уңаеннан
Иртәгә, 21 ноябрьдә шәһәребездәге Халыклар дуслыгы йортында Аналар көненә багышланган бәйрәм була.

16.11.2015 Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге «Инглиз телендә бизнес-коммуникацияләр. Entering new markets» бизнес-тренингына чакыра

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының «Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге» Сезне 2015 елның 19 ноябрендә Park Inn by Radisson кунакханәсе территориясендә уздырылачак бизнес-тренингта катнашырга чакыра. Тренингның темасы - «Инглиз телендә бизнес-коммуникацияләр. Entering new markets»

16.11.2015 Сухрау гер күтәрүче егетләрне җыйды

Сухрау мәдәният йортында гер спорты буенча мәктәп укучыларының районкүләм ярышы уздырылды. Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илнур Зәйнуллин призларына (шулай ук аның бертуганы Рифнур да үз бүләкләрен әзерләгән) уздырылган бу ярышта үзебезнең Сухрау белән беррәттән, Кызыл Яр, Смыловка, Олы Аты, Кызыл Чапчак, Түбән Уратма, Трудовой, Тавель, Благодатная, Иске Чишмә һәм Кама Аланыннан барлыгы егерме яшь спортчы көч сынашты.

16.11.2015 Самбочылар сынатмады

Самбо көрәше буенча Татарстан чемпионаты Түбән Кама спортчылары өчен уңышлы булды. Безнекеләрнең берьюлы өчесе – Максим Карпов (57 кг), Нияз Нәбиуллин (62 кг) һәм Рөстәм Файзрахманов (74 кг) үз авырлык үлчәүләрендә чемпион исемен яуладылар.

15.11.2015 Татарстанда туроператорлар Төркиягә турлар сатмый башлады

Татарстанда эшләүче туроператорлар Россиянең "Су-24" самолеты белән фаҗига булганчы ук турлар сатмый башлаган.

15.11.2015 Рөстәм Миңнеханов Финляндиядә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

Очрашуны Финляндиядә мөселман җәмгыяте рәисе Атик Али ачып җибәрде. Ул белдергәнчә, Финляндия мөселманнары, бөтен дөнья мөселманнары кебек үк, Париждагы 13 ноябрь көнне булган терактларны гаеплиләрю Атик Али ассызыклаганча, Финляндиядә яшәүче православныйларда, мөселманнар да, башка дин вәкилләре дә тату һәм тыныч яши. 

13.11.2015 ВТБ 24: "2016 елга Татарстанда безнең планнар - 25 миллиард сумнан артык кредит бирү"

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "ВТБ 24" банкы президенты урынбасары - идарә рәисе Вячеслав Воробьев белән очрашты. Анда төбәктә "ВТБ 24"нең идарәчесе Михаил Марин катнашты.


News 21 - 40 of 1555
First | Prev. | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Next | Last All

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования