Вернуться к обычному виду

Рөстәм Миңнеханов авыр үлчәмдә WBC Silver титулы өчен көрәштә җиңүче Александр Поветкинны котлады

 
05.11.2015

Рөстәм Миңнеханов авыр үлчәмдә WBC Silver титулы өчен көрәштә җиңүче Александр Поветкинны котлады

Россия боксеры Александр Поветкин авыр үлчәмдә WBC Silver титулы өчен поляк Мариуш Вах белән көрәштә җиңү яулады. Супер көрәш бүген Казанда узды.

Поветкин өчен 12 нче раундта техник нокаут аша ирешелгән бу җиңү, бер җиңелүе генә булган килеш, 30 нчысы иде.

Үз титулын яклап калган җиңүчене Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Профессиональ бокс федерациясе вице-президенты Андрей Рябинский котладылар.

Боксерлар кичәсендә мәртәбәле тамашачылар арасында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Александр Жуков, режиссер Никита Михалков, автор-башкаручы Александр Розенбаум һәм башкалар бар иде.

"Татар-Информ" МА

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования