Вернуться к обычному виду

Илдар Халиков: Бездә мөселман һәм православие җәмгыятьләре җитәкчеләре белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашты

 
25.11.2015

Илдар Халиков: Бездә мөселман һәм православие җәмгыятьләре җитәкчеләре белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашты

ТР Хөкүмәте йортында бүген ТР Министрлар Кабинеты белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Рус православие чиркәвенең (Мәскәү Патриархаты) Татарстан митрополиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау тантанасы узды. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан катнашты.

Илдар Халиков мондый документ Татарстан тарихында беренче тапкыр имзалана, дип ассызыклады.

Дәүләтнең һәм традицион конфессияләрнең җәмгыятькә бергәләп хезмәт итү өчен уртак мәнфәгатьләре һәм юнәлешләре күп, дип саный ул. Уртак бурычлар күп өлкәләрдә хәл ителә: сәламәтлек саклау, яшь буынны тәрбияләү һ.б.

ТР Премьер-министры сүзләренчә, республика җитәкчелеге белән мөселман һәм православие җәмгыятьләре җитәкчеләре арасында ышанычлы, конструктив мөнәсәбәтләр урнашты.

Бу килешү Татарстан республикасының башкарма хакимият органнары, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе арасында конструктив диалогны дәвам итү мөмкинлеген бирәчәк, дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Илдар Халиковка очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм Казан митрополиясенең Рус православие чиркәве тормышында аерым урын алып торуын билгеләде.

“Татарстанда күргәннәрем миндә яхшы тәэсирләр калдырды. Рөстәм Миңнеханов белән безнең арада яхшы мөнәсәбәтләр урнашты, тулысынча үзара аңлашу бар. Дини яңарыш буенча без аның зур ярдәмен тоябыз”, - дип белдерде ул.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, үз чиратында, Татарстанда бүген Ислам динен тоту өчен иң уңайлы шартлар булдырылган, дип өстәде.

Алга таба килешү имзалау тантанасы булды.

ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования