Вернуться к обычному виду

Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча 1 мең 29 объектның 1 мең 23ендә эшләр төгәлләнгән

 
28.11.2015

Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча 1 мең 29 объектның 1 мең 23ендә эшләр төгәлләнгән

ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда Татарстан Республикасында 2015 ел башыннан 42 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән авыр имгәнү – 26, үлем – 16. Хезмәт кагыйдәләре һәм нормаларын бозган өчен 658 карар чыгарылган.

Шундый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Алексей Фролов 2015 елга күп фатирлы торак йортларга капремонт ясау программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте. ТР Дәүләт торак инспекцияясе мәгълүматлары буенча 1 мең 29 объектның 1 мең 23ендә төгәлләнгән, Яшел Үзән районында 6 объектта эш бара. 950 күп фатирлы йорт Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан кабул ителгән.

2015 ел программасы буенча гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү өчен торак йорт төзелешенең барышы турында Алексей Фролов җентекләбрәк сөйләде.

ТР Газлаштыру фонды гамәлгә ашыра торган программаларга килгәндә, бүгенге көнгә аларның үтәлеше тәмамланган, документларны рәсмиләштерү процессы бара.

Алексей Фролов яшелчә-бәрәңге саклау урыннарын һәм сыер абзарларын капремонтлау һәм силос-сенаж траншеяләре төзелеше турындагы программа турында хәбәр итте. 27 ноябрьгә бу юнәлештә эшләр төгәлләнгән.

“Парклар һәм скверлар” программасы буенча Татарстан Республикасында яңа 75 объект төзелгән, 65 объектта капремонт ясалган.

Алексей Фролов шулай ук 2015 елның 10 аенда ТКХ мәсьәләләре буенча гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат җиткерде. Барлыгы 16 мең 157 мөрәҗәгать.

ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования