Вернуться к обычному виду

Минтимер Шәймиев Владимир Чуров белән очрашты

 
30.11.2015

Минтимер Шәймиев Владимир Чуров белән очрашты

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров белән очрашты.

Очрашу алдыннан Владимир Чуров “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” мәдәни-тарихи проектын гамәлгә ашыруның барышы һәм “Яңарыш” фондының эшчәнлеге белән танышты.

Очрашу барышында VII чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларга әзерлек буенча фикер алыштылар, ул бөтен Россия территориясендә 2016 елның 18 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә узачак.

Владимир Чуров Минтимер Шәймиевкә, бу юлы ул Казанда Россия хәрби-тарих җәмгыятенең гыйльми советы рәисе сыйфатында да очрашулар уздыруын хәбәр итте. Ул кичә КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә узган, Казанның галим-тарихчылары һәм туган якны өйрәнүчеләре белән очрашуында алган тәэсирләре белән уртаклашты. Агымдагы елның сентябрендә Казанда бу җәмгыятьнең төбәк бүлеге булдырылды.

Владимир Чуров билгеләгәнчә, Россия хәрби-тарих җәмгыяте Мәскәүдә, ТР ФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан күптән түгел эшләнеп беткән “Истории татар с древнейших времен” 7 томлыгын тәкъдир итүне планлаштыра.

Очрашуда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Мәскәүдә Татар морзалары мәҗлесе вәкиле Илдар Үтәмешев катнашты.

ТР Президенты матбугат хезмәте

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования