Вернуться к обычному виду

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Эльдар Рязановның хәләл җефетенә кайгысын уртаклашуын белдерде

 
30.11.2015

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Эльдар Рязановның хәләл җефетенә кайгысын уртаклашуын белдерде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия режиссеры Эльдар Рязанов хәләл җефете Эмма Абайдуллинага, кайгысын уртаклашып, телеграмма юллады.

«Хөрмәтле Эмма Валерияновна! Татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән күренекле Совет һәм Россия режиссеры Эльдар Александрович Рязановның вафаты уңаеннан чын күңелдән кайгыгызны уртаклашам, – диелә телеграмма текстында. – Безнең илдәге һәм чит илләрдәге миллионлаган сәнгать сөючеләр өчен Эльдар Рязанов Россиянең бәһасез байлыгы булды һәм мәңгегә шулай булып калачак та.

Ул кино сәнгате остасы, үлемсез лирик комедияләр авторы, рух ирегенә ирешкән намуслы һәм абруйлы иҗади шәхес буларак бөтендөньяга танылды.

Без аны кабатланмас кино сәнгате әсәрләре, искиткеч шигырьләре өчен яратабыз, актив гражданлык позициясе һәм хезмәт сөючәнлеге, уникаль юмор хисе өчен аңа рәхмәтлебез. Эльдар Александрович Рязанов шундый якты шәхес, тормыш сөючән, игелекле һәм юмарт булып безнең күңелләрдә сакланачак.

Эльдар Александровичның якыннары һәм дуслары, бөтен россиялеләр белән бергә, Сезнең тирән хәсрәтегезне уртаклашабыз.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».

ТР Президенты Матбугат хезмәте.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования