Вернуться к обычному виду

Татарстан гаиләләр фестиваленең “Нечкәбил” конкурсында республика табиблары катнаша

 
23.11.2015

Татарстан гаиләләр фестиваленең “Нечкәбил” конкурсында республика табиблары катнаша

Татарстан гаиләләр фестиваленең “Нечкәбил” конкурсы сайтында (http://www.nechkebil.ru/) Татарстан гаиләләре фестивалендә катнашучылар өчен тавыш бирү тәмамланып килә. Конкурста табиб гаиләләре дә катнаша, дип хәбәр ителә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында.

Тавыш бирү шартлары: катнашучылар өчен тавыш бирү рубрикасына керергә; финалистканың фотосы астындагы түгәрәккә басарга (Гаилә турында тулырак сылтамасы аша кереп, финалистканың гаиләсе белән танышырга мөмкин); бит астында код кертү (роботлардан саклау); 1 финалистка өчен тәүлегенә 1 мәртәбә тавыш бирергә мөмкин.

Тавыш бирү 24 нче ноябрь 13 сәгатьтә тәмамлана. Җиңүче 26 нчы ноябрь көнне “Нечкәбил-2015” конкурсының бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования