Вернуться к обычному виду

Татарстан - бер атнада эшсезләр саны беркадәр кимегән Россия төбәкләренең берсе

 
24.11.2015

Татарстан - бер атнада эшсезләр саны беркадәр кимегән Россия төбәкләренең берсе

Агымдагы елның 11-18 ноябрендә Россиядә рәсми рәвештә теркәлгән эшсез гражданнар саны 0,4 проценка арткан һәм 917 мең 441 кеше тәшкил иткән. Бу хакта Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы атналык хисабында бәян итә.

Бер атнада эшсезләр саны 20 төбәктә кимегән. Бигрәк тә Севастопольда, Татарстан, Ингушетия, Хакасия, Төньяк Осетия, Адыгея, Калмыкия, Карачаево-Черкесия, Чечня республикаларында, Тамбов һәм Калининград өлкәләрендә, шулай ук Хабаровск краенда күзәтелгән.

64 төбәктә эшсезләр саны ишәйгән, 31 төбәктә хәтта 1 проценттан артыкка. Бигрәк тә Әстерхан, Омск, Курган, Новгород, Самара, Волгоград өлкәләрендә, шулай ук Тыва, Кырым, Мари Эл, Удмуртия республикаларында, Ненец һәм Чукотка автоном округларында , шулай ук Алтай краенда эшсезләр саны арткан. Пенза өлкәсендә эшсезләр саны үзгәрешсез калган.
Татар-информ ИА

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования