Вернуться к обычному виду

Татарстанда туроператорлар Төркиягә турлар сатмый башлады

 
15.11.2015

Татарстанда туроператорлар Төркиягә турлар сатмый башлады

Татарстанда эшләүче туроператорлар Россиянең "Су-24" самолеты белән фаҗига булганчы ук турлар сатмый башлаган.

Бу хакта “Татар-информ” МА на "Pegas Touristik һәм Anex Tour" белдерде. Агентлык әңгәмәдәшләре сүзләренчә, бу Төркия территориясендә салкын һава шартлары урнашу һәм сезон ябылу белән бәйле.

«Татар-информ» агентлыгына «Пегас Туристик» ҖЧҖ нең Татарстандагы вәкиллеге генераль директоры Инна Папшева белдергәнчә, бүген Төркиядән быелга соңгы туристлар кайта. “Бу юнәлештә турлар сатуны, салкын булу сәбәпле, туктаттык. Мондый хәл булыр дип уйламадык та”, - дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.

"Anex Tour" туроператорының Казандагы бүлеге директоры Заур Гаҗиев, кичә Төркиядә калган соңгы туристлар Татарстанга кайтты, дип белдерде. “Хәзер Төркиядә сезон вакыты түгел. Соңгы турларны 11 һәм 13 ноябрьдә саттык, анда ял итәргә китүчеләр кичә кайтты”, - диде ул.

Элегрәк "Natalie Tours" , Төркиягә турлар сатуны туктатабыз, дип белдергән иде. “Татар-информ” мәгълүматларына караганда, Казаннан Төркия рейслар бөтенләй юк.
Билгеләп үтәбез: “Татар-информ” МА мәгълүматлары буенча, татарстанлыларның "Coral Travel" агенлыгыннан алынган Төркиягә турлары планлаштырылган. Әмма Казандагы туроператор бу уңайдан шәрехләмә бирергә ашыйкмый.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования