Вернуться к обычному виду

Александр Бастрыкин: «Татарстанда күп нәрсә эшләнә, шул исәптән Тикшерү комитеты линиясе буенча да»

 
25.11.2015

Александр Бастрыкин: «Татарстанда күп нәрсә эшләнә, шул исәптән Тикшерү комитеты линиясе буенча да»

РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казанда уздырыла торган "Державин укулары" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе секциясендә катнашты. "БДБ дәүләтләре хокукый эшчәнлегендә илкүләм һәм халыкара хокук нисбәте" темасына үткәрелгән секция эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова, КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.

"Конференциянең биредә, һәрвакыт үзгәрешләр булып торган искиткеч республикада, үтүе бик яхшы. Күп нәрсә төзелә, халыкның имин тормышы өчен мөмкинлекләре киңәя. Республика бөтен яктан күп нәрсә эшләнә, шул исәптән Тикшерү комитеты линиясе буенчв да: авыр җинаятьләр саны кими, Тикшерү комитетын үстерүгә, аның эше өчен тиешле шартлар булдыруга зур игътибар бирелә. Президент, республика хөкүмәте белән тыгыз хезмәттәшлек салынган һәм без, Тикшерү комитеты, Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе безнең ведомство рейтингы буенча өченче урын били дип горурлык белән билгеләп үтәбез", - диде, аерым алганда, Александр Бастрыкин чыгышы башында.

Искәртеп узабыз: Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты, 2005 елдан башлап, ел саен үткәрә торган "Державин укулары" XI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе Казанда тәүге тапкыр уза.                     

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования