Вернуться к обычному виду

Минзәләдә колледж һәм техникумнарда укучы студент кызлар катнашында үткәрелә торган традицион «Татар кызы-2015» республика бәйгесе узды

 
21.11.2015

Минзәләдә колледж һәм техникумнарда укучы студент кызлар катнашында үткәрелә торган традицион «Татар кызы-2015» республика бәйгесе узды

2015 нче елның 19-20 нче ноябрь көннәрендә Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжы базасында ел саен үткәрелеп килә торган “Татар кызы – 2015” республика бәйгесе узды. Биредә республикабызның төрле һөнәри уку йортларыннан – техникум һәм колледжлардан килгән 35 студент кыз – татар милләтенең иң күркәм вәкилләре үзара көч сынашты.

Кызлар күп төрле сынаулар аша үттеләр: татар әдипләренең әсәрләреннән алынган өзек буенча эшләнгән театр постановкасы сыйфатындагы визит карточкасын күрсәттеләр, татар халкының тарихи үткәнен-бүгенгесен, татар әдәбиятын һәм мәдәниятен, милләтебезнең күренекле вәкилләрен яхшы белүләрен ачыклауны максат итеп куйган тест эшләделәр.

Беренче көн нәтиҗәләре буенча, финалга түбәндәге студентлар уздылар:

Эльвира Гыйлаҗиева – Түбән Кама педагогия колледжы;

Айгөл Миңһаҗева – Бөгелмә һөнәри-педагогия колледжы;

Раилә Мөдәррисова – Әлмәт политехник техникумы;

Айназ Зарипова – Лениногорск музыка-рәсем педагогия колледжы;

Алинә Насыйбуллина – Апас аграр колледжы;

Рания Галәлетдинова – Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумы;

Алия Хаҗиева – Яр Чаллы педагогия колледжы;

Ралия Низамиева – Казан педагогия колледжы;

Илүсә Мөхәммәтгалиева – Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия колледжы;

Айзилә Ярмөхәммәтова – Түбән Кама техник колледжы;

Финалга үткән кызлар татар хатын-кызларының милли киемнәрен, бизәнү әйберләрен, аларның тарихын, кулланылу һәм тегелү-бизәлү үзенчәлекләрен яхшы белүләрен; хуҗалык эшләренә дә оста булуларын, шулай ук җыр-биюгә һәм нәфис сүз сөйләүгә сәләтле икәнлекләрен күрсәттеләр. Бәйгенең барлык нәтиҗәләре буенча компетентлы жюри түбәндәге кызларны җиңүчеләр дип билгеләде:


Финалистның фамилиясе, исеме

Уку йорты

Призлы урын

1

Галәлетдинова Рания



ДБҺБУ «Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумы»

1

2

Низамиева Ралия

ДАҺБУ «Казан педагогия колледжы»

2

3

Мөхәммәтгалиева Илүсә



УҺБДАМУ “Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия колледжы”

3

4

Ярмөхәммәтова Айзилә



ДАҺБУ “Түбән Кама техник колледжы”

“Зирәк кыз” номинациясе



5

Хаҗиева Алия



ДАҺБУ “Яр Чаллы педагогия колледжы”

“Сүзгә оста кыз” номинациясе



6

Насыйбуллина Алинә



ДБҺБУ «Апас аграр колледжы»

“Ягымлы кыз” номинациясе

7

Зарипова Айназ 

ДАҺБУ «Лениногорск музыка-рәсем педагогия колледжы»

“Талантлы кыз” номинациясе

8

Мөдәррисова Раилә

ДАҺБУ «Әлмәт политехник техникумы”

“Уңган кыз” номинациясе

9

Миңһаҗева Айгөл

ДБҺБУ «Бөгелмә һөнәри-педагогия колледжы»

“Зыялы кыз” номинациясе



10

Гыйлаҗиева Эльвира



ДАҺБУ «Түбән Кама педагогия колледжы»

“Җитез кыз” номинаци

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования