Вернуться к обычному виду

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Коррупциягә каршы ачык хакимият” форумында катнашты

 
30.11.2015

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Коррупциягә каршы ачык хакимият” форумында катнашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Мәскәү өлкәсенә “Коррупциягә каршы ачык хакимият” форумында катнашу өчен килде.

Бу чара Мәскәү өлкәсе Хөкүмәт йортында узды, анда хакимият, хокук тәртибе органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Форумны Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев ачты. Бу чарада РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, РФ ФҖ ДД куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе Ирина Яровая, Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев, эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов катнашты.

Мәскәү өлкәсе губернаторы белдергәнчә, форум коррупциягә нәтиҗәле каршы торуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирүче яңа ысуллар һәм механизмнар эшләүгә багышлана.

“Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан алдан баручылар. Ләкин Мәскәү өлкәсенең дәгъвасы - катлаулы яшерен процессларны булдырмауга бөтен көчне юнәлтү”, - дип ассызыклады ул.

Форум кысаларында хакимиятнең ачык булуына, социаль өлкәдәге хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерүгә багышланган “түгәрәк өстәл”ләр уздыру планлаштырыла. Форумда дәүләт сатып алулары системасын, сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүгә, мәгариф хезмәтләре күрсәтүгә, җир мәсьәләләренә, эшмәкәрлек өчен көндәшлекне һәм ачык булуны үстерүгә аерым игътибар биреләчәк. Барлык планлаштырылган чаралар 30 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Илдар Халиков форумда Татарстан Республикасында эшләнгән ресурслар турында сөйләде. Аерым алганда, электрон документ әйләнеше – коррупциягә каршы көчле механизм, дип билгеләде ул.

“Безгә Татарстан Республикасыннан өйрәнерлек әйберләр бар. Без һичшиксез бу тәҗрибәне, “Халык инспекторы” ресурсын үзләштерәчәкбез”, - диде форумның пленар утырышында Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев.

ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвин

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования