Вернуться к обычному виду

Илдар Халиков ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

 
23.11.2015

Илдар Халиков ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

Татарстан Президенты Указы белән кандидатурасын ТР Дәүләт Советы раслаганчы ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы итеп "Химград" ААҖ директорлар советының элеккеге рәисе Альберт Кәримов билгеләнде. Бу вазифаны башкарган Равил Зарипов ТР Президентының авиакомплекс буенча ярдәмчесе итеп билгеләнде.

Коллективка министрлыкның яңа җитәкчесен Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итте. Ул Альберт Кәримовны яңа вазифага билгеләнүе белән котлады һәм республика җитәкчеләре ярдәмендә яңа министр барлык бурычларны да үти алыр дигән ышаныч белдерде.

"Без кешеләргә тәҗрибәсе буенча бәя бирәбез. "Химград" кебек проектны гамәлгә ашыру җиңел булмады. Анда Мәскәү белән элемтәләр, сәнәгать, оештыру мәсьәләләре хәл ителде – болар барысы да сәнәгать министры өчен бик кирәк”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

Илдар Халиков шулай ук ТРның элеккеге сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповка республика һәм бөтен ил өчен башкарган лаеклы эше өчен рәхмәт белдерде.

Алга таба ТР Премьер-министры Альберт Кәримовка символик министр портфелен тапшырды.


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования