Вернуться к обычному виду

ТР Премьер-министры Ирада Әюпованы Татарстан Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсенә җитәкче вазифасына билгеләнүе белән котлады

 
23.11.2015

ТР Премьер-министры Ирада Әюпованы Татарстан Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсенә җитәкче вазифасына билгеләнүе белән котлады

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсе коллективына яңа җитәкче - Ирада Әюпованы тәкъдим итте. Элек ул ТР мәдәният министрының беренче урынбасары иде.

Татарстан Премьер-министры идарәнең элеккеге җитәкчесе Данил Ибраһимовка рәхмәт белдерде һәм ул җитәкчелек иткән вакытта ведомство үз функцияләрен төгәл һәм җайлы башкарды, дип билгеләде.

Ирада Әюпованы яңа вазифага билгеләнүе белән котлап, Илдар Халиков, Чаллы хакимияте башлыгы булганда аның белән хезмәттәшлек итүен ассызыклады. ТР мәдәният министрының беренче урынбасары буларак Ирада Әюпова үз бурычларына җаваплы карап, зур эш башкарды, дип өстәде ул.

"Мин ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллинны сирәгрәк күрдем, чөнки ул төрле командировкаларда еш була. Барлык киңәшмәләрдә Ирада Әюпова булды, барлык документлар белән ул эшләде. Аңа уңышлар телим. Юнәлеш бик кызыклы һәм шул ук вакытта катлаулы да. Хәл ителергә тиешле мәсьәләләр күп", - диде Илдар Халиков.

Алга таба ТР Премьер-министры Ирада Әюповага символик министр портфелен тапшырды.


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования