Вернуться к обычному виду

Рөстәм Миңнеханов: Бергәләшеп тырышсак, без тагын да зуррак уңышларга ирешәчәкбез

 
26.11.2015

Рөстәм Миңнеханов: Бергәләшеп тырышсак, без тагын да зуррак уңышларга ирешәчәкбез

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда II Православие җәмәгатьчелеге форумында чыгыш ясады. Чара "Корстон" кунакханә комплексында узды.

Анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, II Татарстан Республикасы Православие җәмәгатьчелеге форумын оештыру комитеты җитәкчесе, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, РПЧ Татарстан Митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан, Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россия Баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, дини һәм иҗтимагый оешмалар, предприятиеләр, бизнес даирәләр җитәкчеләре катнашты. 

Форум алдыннан Рөстәм Миңнеханов "2014-2015 елларда Татарстанда православие" күргәзмәсен карады. 

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, динара һәм милләтара тынычлык һәм дуслык - Татарстанда бәхәссез кыйммәтрләр. "Без бөтен җирдә дә гражданнарның дини ихтыяҗларын гамәлгә ашыру өчен шартлар булдырырга тырышабыз", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ул алданрак Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан белән Cошествие Святого Духа чиркәвендә булды. Аны 1730 елларда төзегәннәр һәм аның иң зур мәхәлләсе булган. Татарстан Президенты әлеге объект шәһәр туристлары арасында популяр булыр дигән өметен белдерде. Һәм аны төзекләндерүдә катнашкан һәммәсенә рәхмәт белдерде. 

"Гыйбадәтханә узган гасырның 30 еллар башында ябылган. Хәзер ике еллык төзекләндер\ эшләреннән соң ул янә бөтен матурлыгын ачып сафка басты. Шулай ук аның каршында православие гимназиясе ачылды. Республика ярдәме белән чиркәүне торгызу - РПЧ Татарстан митрополиясе белән безнең конструктив багланышларыбыз үрнәге ул", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул әйткәнчә, ТРда иске обряд оешмаларының рухи үсешен һәрвакыт хуплады һәм хуплыячак. Моңа мисал - Казан-Нократ Епархиясенең Покров кафедраль соборын торгызу. 

Татарстан җитәкчелеге игътибарының үзәгендә әхлакый тәрбия, гаилә һәм никах институтын саклау тора. Дәүләт-дин мөнәсәбәтләрен, тынычлык һәм дуслыкны ныгытуга таба эзлексез эш алып барыла. Республика җитәкчелеге һәм бөтен гадәти диннәр руханилары арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашты, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, дини лидерлар белән очрашулар, иҗтимагый чараларга бергә бару даими рәвештә башкарыла. 

"Республика көненә багышланган "Мәдәниятлар мозаикасы" республика этноконфессиональ фестивале уңышлы узды. 5 мең кеше җыйган әлеге матур форум бөтен милләтләр һәм дин вәкилләренең бердәмлеген ачык күрсәтте. безнең гадәти дин берләшмәләре вәкилләренең бердәм булуы бик мөһим. Ышанабыз ки, әлеге бөек казанышны сакларга һәм кадерен белергә кирәк", - дип белдерде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, әлеге Православие җәмәгатьчелеге форумына әзерлек эше яңа Митрополит Феофан белән барды, ул гаять зур тәҗрибәсе белән эшкә тырышып алынды. Татарстан Президенты ассызыклаганча, Митрополия эшчәнлегендә Татарстан җәмгыятенең күп милләтле һәм күп динле булуын, республиканың үзенчәлекле үсеше истә тота. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, изге урыннарны торгызу һәм рухилыкны үстерү буенча уртак проектлар алдынгы урынга чыга. Моңа ачк мисаллар - Борынгы Болгарны һәм Свияжск утрау-шәһәрчеген уңышлы торгызу. "Яңарыш" фонды Свияжск гыйбадәтханә комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча эш алып бара. 

Быел 4 ноябрьдә Халык бердәмлеге көнендә Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы Соборын торгызу турында указ имзаланды. 2016 елның 21 июлендә соборны торгызу урынына истәлекле таш кую планлаштырыла. 

Бүген элеккеге чиркәүләрне торгызу һәм яңаларын төзү эше актив бара, диде ТР Президенты. Шул ук вакытта яңа епархияләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә: владыка Мефодий җитәкчелегендәге Әлмәт, владыка Пармен җитәкчелегендәге Чистай епархияләре. 

ТР Президенты сүзләренчә, Казан руханилар семинариясенә ярдәм күрсәтелә, руханилар академиясен торгызу идеясе хуплана. 

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан һәм бөтен цивилизацияле дөнья өчен терроризм һәм экстремизм җитди проблемага әйләнде. Спектантлык таралуда да куркынычлык бар. "Безнең гадәти дини берләшмәләрдә без әлеге күренешләргә каршы торуда төп союздашларыбызны күрәбез һәм сезнең ярдәмегезгә тачнырга тырышабыз. Бөтен дин әһелләренә дә начарлыкка каршы бердә чыгу бик мөһим. Вәгазьләрегездә безнең халыкка гадәти булмаган идеяләр һәм өндәүләргә иярүнең зарарын аңлату мөһим, - дип саный Татарстан Президенты. - Ышанам ки, бергәләшеп тырышсак, рухилыкны үстерү, динара һәм милләтара тынычлык һәм дуслыкны ныгытуда без тагын да зуррак уңышларга ирешәчәкбез".


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. 

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования