Вернуться к обычному виду

ТҮБӘН КАМА ГХАТ ИДАРӘСЕ ШӘҺӘРКҮЛӘМ “МАНДАРИН КӨНЕ” БӘЙРӘМЕНДӘ КАТНАШТЫ

 
30.11.2015

ТҮБӘН КАМА ГХАТ ИДАРӘСЕ ШӘҺӘРКҮЛӘМ “МАНДАРИН КӨНЕ” БӘЙРӘМЕНДӘ КАТНАШТЫ

  Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре шәһәркүләм “Мандарин көне” бәйрәмендә катнашты. Әлеге акциянең инициаторылары “Эшмәкәрләр фабрикасы” проектында катнашучылар иде. Кызгылт сары футболкалар кигән егетләр түбәнкамалыларга мандарин таратып, кәефләрен күтәрделәр.

Әлеге “кызгылт сары” акциягә ГХАТ идарәсе белгечләре дә зур теләк белән кушылдылар. Шәрык фәне буенча мандарин - ул муллык һәм уңыш билгесе генә түгел. Беренче чиратта, бәхет һәм мәхәббәт символы булып тора. Шуңа күрә “туйлар” йортында бу бәйрәмгә җентекләп әзерләнделәр. ГХАТ идарәсе белгечләре үз киемнәренә кызгылт сары элементлар кертеп кенә калмый. Ә йола тантаналары йортын әкияти серле итеп бизиләр. Бирегә килгән һәркем мандарин үскән могҗизалы агачларга сокланды. Аларны пыяла чәчәк савытлары эченнән “кызгылт сары йөзләр” күзәтте шикелле. Ә бүләк итеп бирелгән мандариннар һәр кунакны сихри дөньяга алып китте кебек. Үз никахларын рәсмиләштерүче яшь парлар да “Мандарин көненнән” читтә калмадылар. Гаиләләре туган бу истәлекле көнне алар ГХАТ идарәсе белгечләренең җылы тәбрикләү сүзләрен һәм узган җәйнең сәламен – мандариннарны кабул иттеләр.

ГХАТ идарәсе белгечләре фикеренчә, мандарин бәйрәме һәркем хәтерендә озакка уелып калачак. Ә бүләк ителгән күтәренке кәеф һәм кызгылт сары “кояш нурлары” хәтта кышнын кырыс көннәрендә дә шәһәрдәшләрнең йөрәген җылытачак.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования