Вернуться к обычному виду

ТҮБӘН КАМА ГХАТ ИДАРӘСЕ НАЧАЛЬНИГЫ БӨТЕНРОССИЯ БАЛАЛАРГА ХОКУКЫЙ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ КӨНЕНДӘ КАТНАШТЫ

 
25.11.2015

ТҮБӘН КАМА ГХАТ ИДАРӘСЕ НАЧАЛЬНИГЫ БӨТЕНРОССИЯ БАЛАЛАРГА ХОКУКЫЙ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ КӨНЕНДӘ КАТНАШТЫ

20 нче ноябрьдә Түбән Кама муниципаль районында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үтте. Ул ел саен Хөкүмәт комиссиясе карары “Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм” (25.09.2013 № 2 протокол) Федераль законын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча “Әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны яклау өлкәсендә кайбер чараларны тормышка ашыру буенча Хөкүмәт сәясәте” Россия Президенты Указын 28.12.2012 № 1688 үтәү нигезендә уздырыла. 

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнендә Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшинның иҗтимагый палатасы эшләде. ГХАТ идарәсе начальнигы Бэлла Махотина да халык белән очрашты.

Түбәнкамалыларны борчыган сораулар арасында киң таралганы гражданлык халәте актындагы теркәүләргә кагылышлы иде. Алар: баланың дәүләт регистрациясе, аталыкны билгеләү, балигъ булмаганнарга өйләнешү мөмкинлеге, 14 яшькәчә булганнарга исем үзгәртү, уллыкка (кызлыкка) алу процедурасы, һ.б. иде.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования