Вернуться к обычному виду

ТҮБӘН КАМАНЫҢ ГХАТ ИДАРӘСЕНДӘ РӘСЕМНӘР КҮРГӘЗМӘСЕ ҮТТЕ

 
23.11.2015

ТҮБӘН КАМАНЫҢ ГХАТ ИДАРӘСЕНДӘ РӘСЕМНӘР КҮРГӘЗМӘСЕ ҮТТЕ

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә «Дөнья балалар күзлегеннән» дип исемләнгән балалар рәсемнәре күргәзмәсе узды. Йола тантаналары йорты белгечләре әлеге чараны 20 нче ноябрьдә үткәрелә торган Бөтендөнья Балалар көненә багышлап оештырды. Күргәзмәнең төп максатлары - балаларда гаилә һәм иҗтимагый кыйммәтләрне формалаштыру, уңай караш тәрбияләү, шулай ук баланың гайләдә һәм җәмгыяттә урынын билгеләү. Мондый чаралар Түбән Кама ГХАТ идарәсендә даими үткәрлеп тора.

Күргәзмәдә ГХАТ идарәсе белгеләренең 6 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалары катнашты. Яшь рәссамнар эшләренә тырышлыкларын гына түгел, ә күңел җылысын да керткәннәр. Шуңа күрәсең, һәр иҗади эш йола тантаналары йорты фойесының чын бизәгенә әверелде.  

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования