Вернуться к обычному виду

Түбән Каманың ГХАТ идарәсе хәрби хезмәткә чакыручылар көнендә катнаштылар

 
20.11.2015

Түбән Каманың ГХАТ идарәсе хәрби хезмәткә чакыручылар көнендә катнаштылар

2015 елның 17 нче ноябрендә Түбән Кама Химия-Технология институтында «Хәрби хезмәткә чакырылучылар» көне узды. Әлеге бәйрәм хәрби комиссариат ярдәмендә яшь буынны ватанпәрвәр итеп тәрбияләү максаты белән оештырыла.

«Хәрби хезмәткә чакырылучылар» көнендә күпбалалы Архиповлар гаиләсе аеруча зур игътибарга лаек иде. Федор Егор улы һәм Мария Гурий кызы тормыш юлларында очраган барлык киртә-сынауларны кичеп, берсеннән-берсе акыллы унөч балала тәрбияләп, аякка бастырганнар. Шушы көннәрдә Архиповларның бергә тормыш итә башлауларына 46 ел булган.

Әлеге миләүшә юбилее белән Архиповларны чын күңеленнән Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе начальнигы Бэлла Махотина тәбрик итте. Архиповлар гаиләсе – яшь буын өчен матур, нык, тату һәм үрнәк гаилә икәнен ассызыклады ул.

Хәзерге вакытта Федор Егор улы һәм Мария Гурий кызы 11 оныкларының уңышларына шатланып тормыш итәләр. 3 оныкчыкларын тәрбияләргә булышалар. Быел алар үзләренең төпчек улларын – Евгений Архиповны хәрби хезмәткә озаталар. Егетнең ракета гаскәрләрендә хезмәт итәчәге хәзердән үк билгеле. 

Концерт барышында юбилярларга котлау хаты һәм истәлеккә чәй сервисы тапшырылды. ГХАТ идарәсе белгечләре Архиповларга бүләк ителгән миләүшә чәчәгедәй чәй сервисы әле бик күп тапкыр бу зур һәм тату гаиләне түгәрәк өстәл артына җыяр дип өметләнә.  

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования