Вернуться к обычному виду

2015 нче елның 11 ноябрь көнендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә исем кушу тантанасы узды. 2015 елның 21 нче октябрендә Дмитрий һәм Алия Шәяхметовлар гаиләсе безнең шәһәргә һәм дөньяга яңа бала, яңа граждан хокукларына ия булган кешене бүләк итте. Шушындый я

19.11.2015

Тагын 15 түбәнкамалы илебезнең тулы хокуклы гражданины булды. 17 нче ноябрь көнне Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендә 14 яшькә җиткән үсмерләргә Рәсәй Федерациясе гражданины паспортын тапшыру чарасы узды.

Тантаналы вакыйга уңаеннан балалар паспортның барлыкка килү тарихы хакында белә алды. Зур теләк белән тарихи викторинада катнаштылар. Үзләрен Рәсәй Федерациясенең чын гражданины икәнлекләрен расладылар. Әлеге бөек исемгә һәркем туганнан лаек була.

Әлеге тантаналы чара ГХАТ идарәсе бинасында узуы символик мәгънәгә ия, чөнки һәр кешегә тормышындагы беренче документ – туу турында таныклык нәкъ монда тапшырыла. Татарстан республикасы буенча Түбән Кама шәһәрендәге Федераль Миграция Хезмәте идарәсенең бүлек начальнигы урынбасары, белгеч Людмила Балашова яшүсмерләрне тормышларындагы иң мөһим вакыйга белән тәбрикләп, паспортларын тапшырды. 

Тантана “Әниләр көне” алдыннан үткәрелде. Бәйрәм уңаеннан һәр анага чәчәк бәйләме буләк ителде. Әти-әниләр үз балаларын әлеге вакыйга белән котлап, илебезнең үрнәк гражданары булып үсәрләр дигән өметләрен белдерделәр.

Back to the list

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования