Вернуться к обычному виду

"Татар җыры" фестивален карагач...

 
24.11.2015

"Татар җыры" фестивален карагач...

Красный Ключ поселогы Мәдәният йортында «Җырлы күңел» дип исемләнгән татар җыры фестивале булды. Өч сәгатькә якын барган бу фестивальдә 50гә якын җырчы катнашты. Аларның барысын да бер язмада атап бетерү мөмкин түгел, шулай да иң-иңнәрен телгә аласы килә.
Катнашучылар арасында яшь башкаручылар да, өлкәнрәк яшьтәгеләр дә бар иде. Кәүсәр Камалиев, Нургали Дәүләтшин, Мирзахмәт Вәлиуллиннарның инде өлкән яшьтә булуларына карамастан, рәхәтләнеп, озын татар көйләрен дә «эх» тә итмичә җырлаулары һәр тамашачыда соклану тудырды. Җырчылар арасында иң моңлы, аһәңле тавышы белән Каенлы авылы вәкиле Римма Шәйдуллина истә калды. «Ачы тау» җырын төрле җырчылар башкаруында ишеткән бар, ә тәннәргә каз тәне чыгарлык итеп җырлаучы бары тик Римма булды. «Атказанган» исемнәр алган кайбер җырчылар бер якта торсын. «Чишмә челтерәве кебек» дип әйтелгән сүзләр нәкъ менә Римма Шәйдуллина тавышына туры килеп тора. Шулай ук апалы-сеңелле Алинә һәм Диләрә Газизуллина, Алсу Салихова, Гөлүсә Сафиуллина, Зөһрә Аитова, Гөлнур Маликова, Гүзәл Ильясова, Әлнур Хәкимова, Разыя Якупова, Фәүзия Әхмәтшина, Исфат Солтанов, Илһам Вәлиев, Рамил Гафаров, Рәмзил Зиннәтуллин, Көдрәт Мансуров, Рамил Мостафинның, чыгышлары да тамашачылар күңеленә хуш килде. Җырларны «Чулпы» бию коллективы чыгышлары, гармун, скрипка (Лариса Пряхина), саксофон (Эдуард Газиев) моңнары алыштырды.
Югары Чаллы, Түбән Чаллы, Шәңгәлче, Каенлы авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре эшчәнлеге дә күзгә күренә. Һәр авыл бу фестивальдә берничә номер белән чыгыш ясады.
Фестивальне оештыру-чыларның берсе, бөтерчектәй бөтерелеп йөрүче Олег Корниловка рәхмәтләрнең иң зурысы. Күп кенә «татар җанлы» милләттәшләребез бу хакта уйлап та карамаганда, шундый зур фестиваль үткәрергә алынганнар икән, һич югында бераз булышучы татарларыбыз да булсын иде. Нигә шундый зур, матур фестиваль Красный Ключ поселогонда гына үтә? Мин шундый җыр бәйрәменнән кайттым дип танышларга әйткән идем, күбесе бу хакта ишетмәгән дә булып чыкты. Белгән булсак, без дә бара идек, дип әйтүчеләр дә булды.
Барыбер буш торган көннәрендә Халык иҗаты йортын аренда өчен түләү сорамыйча гына берничә сәгатькә биреп булмыймы икән? Монда бит аренда бәясе түли алырлык акчалы артистлар түгел, халык талантлары чыгыш ясый.
Бу фестиваль быел икенче генә елын үтә әле. Киләсе елда, исән-сау булсак, фестиваль зуррак сәхнәдә үтәр, алдан реклама да булыр дип ышанасы килә. Билгеле, моңа зур чыгымнар кирәк. Бәлки, киләчәктә оештырып йөрүче егетләргә ярдәм итәргә алынучы да табылыр.
«Татар бетә, татарны кысалар» дип уфтанып кына йөрүдән мәгънә юк. Татарны беркем кысмый, татарлык юкка чыгуда гаеплеләр –
беренче чиратта татарлар үзләре. Шәһәребездә татар мәктәбе эшли, нигә анда укучы балалар саны аз? Татар дәүләт драма театры гөрләп эшләп тора. Артистларының уйнавы башкала театрларыннан бер дә калышмый. Билет бәясе дә 100-200 сум гына. Бу бер кило ит, яки бер шешә аракы бәясе. Әйтегез әле, кайсыгыз даими рәвештә театрга йөри? Шулай шул...
Илһамия ГАФФАРОВА., Туган як

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования