Вернуться к обычному виду

Марат – дөньяда өченче!

 
30.11.2015

Марат – дөньяда өченче!

Түбән Кама спортчысы Марат Мөхәммәтҗанов билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатыннан бронза медаль алып кайтты.
Билбаулы көрәш оста-ларының дөнья чемпионаты (исәп буенча унөченчесе) бу юлы Татарстан башкаласы Казанда, «Ак барс» көрәш сараенда узды. Түбән Камадан анда бер генә көрәшче –
«Нефтехимик» спорт клубы инструкторы Марат Мөхәммәтҗанов катнаша алды. 100 килограммнан авыррак үлчәүдә көч сынашып, Марат ярымфиналга кадәр җитте һәм финалга чыгу өчен көрәштә Монголия пәһлеванына баллар буенча оттырды. Нәтиҗәдә, шәһәрдәшебез – өченче приз-лы урында. Чемпион ук була алмавы кызганыч, билгеле. Әмма дөнья күләмендәге бәйгедә бронза призер булу – анысы да бик сирәкләр ирешә ала торган зур уңыш.
Марат Мөхәммәтҗанов көрәшнең өч төрендә – ирекле, татарча һәм билбаулы көрәштә Россиянең спорт остасы исеменә ия. Татарстан һәм Россия күләмендәге ярышларда күп мәртәбә җиңгән һәм призлы урыннар яулаган, соңгы биш елда Түбән Кама Сабантуйларының баш батыры булган Маратның спорттагы казанышлары исемлегенә инде менә дөнья чемпионаты призеры дигәне дә өстәлде. Иң көчле көрәшчебезнең әле ныгып барган чагы, шулай булгач, алда тагын да зуррак уңышлар көтәдер, дип өметләник.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования