Вернуться к обычному виду

WorldSkills милли чемпионаты Казанда, Сочида һәм Мәскәү өлкәсендә булачак

 
07.10.2015

WorldSkills милли чемпионаты Казанда, Сочида һәм Мәскәү өлкәсендә булачак

Краснодар өлкәсендә "Сочи-2015" Халыкара инвестицион форум уза. Биредәге төп темаларның берсе - яшьләргә өстәмә һөнәри белем бирү.Әлеге форумда шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм "Ворлдскиллс Россия" Һөнәри берләшмәләр үсеше һәм эшче кадрлар агентлыгы генераль директоры Роберт Уразов та катнаша. 
Форум дәвамында 2016-2018 елларда Россиянең кайсы регионнарында милли чемпионат узачагы хакында хәбәр ителде. Чемпионат 2016 елда Мәскәү өлкәсендә, 2017 елда Краснодар өлкәсендә (Сочи), 2018 елда Татарстан Республикасында (Казан) узачак.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования