Вернуться к обычному виду

Рөстәм Миңнеханов: "Без нефть эшкәртү һәм нефть җитештерү производстволарын үзебез дә төзи алабыз"

 
08.10.2015

Рөстәм Миңнеханов: "Без нефть эшкәртү һәм нефть җитештерү производстволарын үзебез дә төзи алабыз"

Бүген Түбән Камада "Россия Федерациясендә углеводород чималын тирәнтен эшкәртүне үстерү" дигән ике көнлек халыкара фәнни-гамәли конференция башланды. Ул "ТАНЕКО" нефть эшкәртү комплексы проектының 10 еллыгына багышлана.

Форумның пленар эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Аның сүзләренчә, ун ел элек Россиядә нефть эшкәртү сәнәгате тарихында яңа бит ачылды. Төзелешнең иң кызган чоры 2008-2009 елларга - икътисади кризис вакытына туры килде, анда бөтен ил буенча күп кенә инвестиция программалары туктатылды. Проект нефть җитештерү сәнәгате өчен бер төрле салым шартларында башланса, соңрак алар начаррак якка үзгәрде, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Шуңа да карамастан, "Татнефть" финанслауны өзмәгән, төгәл идарә һәм проектны тормышка ашыруны контрольләү системасы төзелгән. Татарстан Республикасы Президенты төзелешкә ил предприятиеләрен мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү өстенлек булып кала бирә дип аерым билгеләп үтте: җиһаз һәм материалларның 70 процентын Россия җитештерүчеләре тәэмин иткән; төзелеш-монтаж эшләре Татарстан, Башкортстан, Түбән Новгород, Волгоград оешмалары тарафыннан башкарылган; проект документлары ВНИПИнефт җитәкчелегендә Россия проект институтлары эшләгән. Төзелеш тизлеге дә үзенчәлекле булган. Актив эшләргә 2008 елның октябрендә керешкәннәр. Ә ике елдан соң, 2010 елның 26 октябрендә Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев ЭЛОУ-АВТ-7 нефтьне беренчел эшкәртү җайланмасын эшләтеп җибәргән. Алга таба Катнаш гидрокрекинг җайланмасы файдалануга тапшырылган, "Евро-5" класслы дизель ягулыгы, авиакеросин һәм база майлары җитештерелә башлаган. 10 елда проектка инвестицияләр күләме 251 млрд сумнан артык тәшкил итте, дип белдерде республика лидеры. "ТАНЕКО" ярдәмендә Татарстанда хәзер ел саен 16 млн тоннадан артык нефть эшкәртелә, тирәнтен эшкәртү 75 процентка җиткән, "Татнефть"нең табыш структурасы уңай якка үзгәргән. Яңа өстәмә кыйммәт белән эшкәртелгән нефть продукциясен сатудан кергән табыш 22 проценттан 48 процентка кадәр җиткән. "ТАНЕКО" файдалануга тапшырылганнан соң республика буенча нефть экспорты 62дән 39 процентка калган. Бу күләм нефть продуктлары экспорты белән алмашынган: республика экспорты структурасында нефть продуктлары өлеше 16дан 38 процентка җиткән. Проектның әһәмиятле нәтиҗәсе - республикада үз инжиниринг компетенциясе булдыру. "Без үзебез дөнья стандартларына туры килүче заманча нефть эшкәртү һәм нефть-химия производстволары төзи алабыз", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Конференциянең пленар өлешендә "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов та чыгыш ясады. Ул нефть шкәртүдә зур федераль проект тормышка ашыру тәҗрибәсе хакында сөйләде. Chevron Lummus Global’s (CLG) коммерция директоры Дэвид Водсворд "ТАНЕКО"да интегрирлашкан гидрокрекинг комплексы эше һәм май җитештерү турында хисап тәкъдим итте. Ростехнадзорныд Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров предприятиене төзегән вакытта куркынычсызлык тәэмин итү турында сөйләде. 


"Татар-информ" МА.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования