Вернуться к обычному виду

Татарстан фермерларын субсидияләү һәм дәүләт ярдәме кызыксындыра

 
29.10.2015

Татарстан фермерларын субсидияләү һәм дәүләт ярдәме кызыксындыра

Бүген Казанның "Рамада" кунакханәсендә "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында эшмәкәрләр ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очрашты. Чираттагы очрашу ТР Президенты карамагындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле Тимур Ногманов тарафыннан оештырылган иде.

Бүгенге чарада 100ләп эшмәкәр катнашты. Татарстан бизнес-омбудсмены сүзләренчә, очрашуга әзерләнгән ике атнада 50дән артык сорау алынган, алар авыл хуҗалыгында кече һәм урта эшмәкәрлеккә кагыла. Марат Әхмәтов барлык сораулар белән дә танышкан, аларның кайберләре очрашуга кадәр үк хәл ителгән. 

"Авыл хуҗалыгы темасы "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында уза торган очрашуларда иң актуаль сорау булып кала. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, икътисад министры белән очрашкан вакытта да һәрчак авыл хуҗалыгына кагылышлы тема була. Безнең актив фермерлар әлеге тармак буенча теге яки бу сорауларны бирми калмый", - диде Тимур Ногманов журналистлар белән әңгәмәләшкәндә.

Бүген ике сәгать дәвам иткән очрашуда берьюлы берничә тема күтәрелде. Эшмәкәрләр фикеренчә, аларның иң актуале фермер хуҗалыкларын үстерүгә субсидияләр һәм дәүләт ярдәме, авыл бизнесменнары башлангычларын стимуллаштыру проблемасы тора.

"Төп проблема - ул акча. Безнең авыл кешеләре, инвесторлар, фермерлар, эшмәкәрләрнең инвестицион, эшлекле активлыгы безнең аларга ярдәм итү мөмкинлегеннән артыграк. Бу бүгенге көннең иң төп проблемасы. Әмма без уртак карарлар эзлибез", - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Бүген авыл эшмәкәрләренең сорауларына җавап биреп, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Татарстанда авыл хуҗалыгына җитди ярдәм күрсәтелә, шул исәптән республика бюджеты акчалары хисабына. 

Әмма эшмәкәрләрне лизинг программасы һәм фермер хуҗалыкларына субсидияләр бирү проблемасы гына кызыксындырмады. Сорауларның күбесе авыл хуҗалыгы продуктларын сатып алу бәясе, авыл хуҗалыгын техник модернизацияләү, фермер хуҗалыклары инфраструктурасын үстерүгә дә кагылды.

Һәр сорау буенча анык җаваплар бирелде. Конкрет хуҗалыкларның тиз генә хәл итеп булмый торган проблемаларны министр урынбасарларының контрольда тотачагын ышандырды. 

Искәртеп узабыз: "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты узган ел азагыннан даими режимда тормышка ашырыла. Шушы вакыттан 16 очрашу узган. Бизнес вәкилләре ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Александр Груничев (Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе), Марина Патяшина (Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе), Артем Сидоров (ул вакытта ТР Экология министры) һәм башкалар белән очрашты.      
ИА "Татар-информ"

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования