Вернуться к обычному виду

Кама Аланы боксчыларының яңа уңышы

 
29.10.2015

Кама Аланы боксчыларының яңа уңышы

Кама Аланының яшь боксчылары Алабугада уздырылган Бөтенроссия турнирыннан биш медаль алып кайттылар.

Алабуга муниципаль рай-оны башлыгы призларына инде җиденче елын оештырылган бокс турнирында Волгоград, Киров, Самара өлкәләреннән, Татарстанның Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Менделеевск шәһәрләреннән һәм Кама Аланы поселогыннан барлыгы 180ләп яшь спортчы көч сынашты. Кама Аланыннан Владислав Абызов һәм Александр Козин – үз авырлык үлчәүләрендә икенче, ә Самат Мөбәрәкшин һәм Илнар Сабитов өченче призлы урыннарны алдылар. Турнирда кызлар да ярышты, алар арасында безнең Полина Мякина – икенче урында. Алар барысы да безнең поселоктогы балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнәләр.
"Туган як"

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования