Вернуться к обычному виду

Марат – икенче, ә команда...

 
29.10.2015

Марат – икенче, ә команда...

Түбән Каманың милли көрәш белән шөгыльләнүче егетләре яңа сезонның беренче ярышына – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призлары өчен республика бәйгесенә барып кайттылар.

Казанда инде егерменче елын уздырылган бу турнирда безнекеләрнең берсе – «Нефтехимик» спорт клубы инструкторы, милли көрәш буенча Татарстанның спорт остасы Марат Мөхәммәтҗанов сынатмаган. Ул бил алышкан 130 килограммнан авыррак үлчәүдә 25 көрәшче булып, Марат шулар арасындагы дүрт әйләнештә җиңү яулаганнан соң, финалда гына оттырган. Финалдагы көндәше – республиканың хәзерге вакытта иң көчле пәһлеваны Ильяс Галимов (Әлмәт) булуын исәпкә алсак, Маратның икенче призлы урынын, һичшиксез, зур уңыш дип санарга мөмкин. 
Калган көрәшчеләребезнең берсе дә уңышка ирешә алмаган (ишетүебезчә, бу юлы команда «йомшаграк» булган). Шуңа күрә, ярышта катнашкан 55 команда арасында түбәнкамалылар 13нче урында гына. Кызганыч хәл, әлбәттә. Чөнки узган елгы бу турнирда безнекеләрнең өчесе призлы урыннар яулап, командабызны, шул ук 55 арасыннан, икенче призлы урынга чыгарган иделәр. Ә инде быел мондый кискен чигенү Түбән Каманың милли көрәш командасын бер дә бизәми.

Беренче белен төерле була, дигәндәй, яңа сезонны менә шулай башлап җибәрдек. Инде күңелне төшермичә, алдагы ярышларга команданы ныклабрак әзерләргә кирәк. 20 – 21 ноябрь көннәрендә Казанда милли көрәш буенча Татарстан чемпионаты булачак. Узган елгы республика чемпионатында безнекеләр 47 команда арасында өченче призлы урынны алган иделәр. Бу юлы ничек булыр?.. Яхшы әзерлекле команда туп-
лар өчен, калган өч атна эчендә мөмкин булганнарның барысы да эшләнер, дип өметләнәсе килә.
В.БОРИСОВ, Туган як

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования