Вернуться к обычному виду

Түбән Кама муниципаль районы авыл хуҗалыгы башлыклары һәм сәркатипләре өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләделәр

 
08.10.2015

Түбән Кама муниципаль районы авыл хуҗалыгы башлыклары һәм сәркатипләре өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләделәр

Халыкара өлкәннәр көнендә Түбән Кама муниципаль районы авыл хуҗалыгы башлыклары һәм сәркатипләре олы яшьтәгеләрне бәйрәм белән тәбрикләделәр.

Түрәләр өлкәннәр өчен концерт-кичәләр оештырып, озак яшәүчеләрне һәм гаилә юбилярларын котладылар. Тантаналы очрашуларда өлкәннәрнең мәнфәгатьләре, ялгыз пенсионерлар һәм авыр хәлдә калган картларның проблемалары игътибар үзәгендә иде. 

Авыл хуҗалыгы башлыклары һәм депутатлары өлкәннәргә ихластан рәхмәт сүзләрен әйттеләр. Әхлакый кыйммәтләрне һәм күркәм гадәтләрне саклап калуда, шулай ук шәһәр төзелешеннән алып, үсешенә кадәр керткән тырышлыкларын билгеләп үттеләр.

Өлкәннәр исә, үз чиратында Афанас авыл хуҗалыгы башлыгы Николай Бурмистровка рәхмәт хаты тапшырдылар. Алар фикеренчә, нәкъ Николай Бурмистров ярдәмендә авыл яңа сулыш алган кебек була.

Ә менә Иске Чишмә һәм Елантау авылларында гомер итүче пенсионерлар “Яшел планета” акциясендә катнаша алдылар. Әлеге чараның төп максаты – Гаилә аллеясын булдыру. Шуңа да, агач утыртуда һәркем катнаша алды. Мондый акция Түбән Кама районы авылларында яшәүче гаиләләрнең яңа кыйммәтле гадәтенә әверелергә тиеш.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования