Вернуться к обычному виду

Казанда “Идел-Урал” легионында катнашкан хәрби әсирләр турындагы фильм презентацияләнде

 
20.08.2015

Казанда “Идел-Урал” легионында катнашкан хәрби әсирләр турындагы фильм презентацияләнде


Фильмда алып баручы ролен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев башкарды

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Кичә Казанда “Татар-информ” МА оештырган матбугат конференциясендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Война непрощенных» документаль фильмы презентацияләнде.

50 минутлык картина «Идел-Урал» легионында катнашучыларның язмышларының масштаблы тикшеренүен хәтерләтә. Белгәнебезчә, әлеге төркем әсирлектә калган татар, башкорт, мари, чуваш, мордва, удмурт халкы вәкилләреннән оешкан. Журналистлар белән очрашуда проект җитәкчесе Фәридә Корбангалиева, фильм режиссер-сценария язучы Денис Красильников, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов, КФУ профессоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев проект турында җентекләп сөйләделәр.

Фәридә Корбангалиева, картинаны эшләү җиңел булмады, диде. Аның сүзләренчә, озак еллар дәвамында “Идел-Урал” темасы кузгатылмаган. “Без сугыш елларында меңләгән кешенең әсирлеккә эләгүен һәм аннары күп еллар дәвамында “сатлыкҗан”нар дип саналуын, бүген дә аларны күбесе исән булуын белергә тиеш. Картинаның төп герое шундый кешеләрнең берсе”, - дип сөйләде Ф.Корбангалиева.

Мәскәүдә фильмның ябык презентациясендә ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та булды һәм фильмга югары бәя бирде, дип белдерде ул.

Денис Красильников, үз чиратында, мондый фильмны төшерү идеясе бер ел чамасы элек пәйда булды, февральдә төшерә башладык, диде. Фильмда алып баручы ролен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев башкарырга булды, чөнки аңа бу тема бик якын. Аның әтисе Рәфкать Бикчәнтәев 1968 елда “Моабит дәфтәре” фильмында Шәфи Алмазны уйнаган. Фильм исә Белоруссия, Польша һәм Германиядә төшерелгән.

“Сугыш – ул төрле. Ул дөрес тә, дөрес булмаган да булырга мөмкин. Сугышта кешеләрнең иң начар һәм яң яхшы яклары ачыла. Сугыш безнең йөрәкләрдә кала, экраннарга һәм әдәби әсәрләргә күчә”, - дип сөйләде Д.Красильников.

Искәндәр Гыйләҗев сүзләренә караганда, аның өчен фильмда бу теманың ачылуы бик мөһим. Ул 90 нчы еллар башында “Идел-Урал” легионы тарихын өйрәнә башлаган, бу тикшеренүнең уңышлы булачагына беркем дә ышанмаган. “Денис Красильников фильм-уйлану эшли алды. Бу фильмда барлык фактларны, вакыйгаларны күрсәтеп булмый, әмма аерым игътибарга лаеклылары сайлап алынды”, - дип сөйләде ул.

“Бу теманы беренче булып Рафаэль Мостафин 80 нче еллар башында ук, үзенең Муса Җәлил турындагы китабында күтәрүен билгеләп үтәргә кирәк, ул анда халыкка тарихтагы бу биттән оялырлык урын юклыгын күрсәтергә омтылды. Нәкъ менә “Идел-Урал” легионы язмышы – әсирлектә кеше булып калу үрнәген тасвирлау. Әлбәттә, “сатлыкҗан”, дошман белән хезмәттәшлек үрнәкләрен табарга мөмкин, безнең 700 мең “сатлыкҗан” булган. Безгә бүген балаларга һәм оныкларга, беренче чиратта, алар турында түгел, ә кешеләрне каннибализмга кадәр этәргән коточкыч шартларда үзләрен тиешенчә тотучылар турында сөйләү. Без бу вакыйганың уңай якларын күрсәтә алдык, теләсә нинди шартларда кеше булып калырга мөмкин”, - дип билгеләп үтте Михаил Черепанов.

Денис Красильников фильм белән Рөстәм Миңнехановны архивларны ачарга, һәр язмышны аерым карарга кирәклегенә ышандырган.

Бу фильм мөселман киносы фестивале исемлегенә кертелгән, ул анда башка илләрнең 8 документаль фильмы белән сынашачак, диде Фәридә Корбангалиева.

Фестивальдән соң фильм “ТНВ” – “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында күрсәтеләчәк.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования