Вернуться к обычному виду

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе яңа идеяләргә байый

 
25.08.2015

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе яңа идеяләргә байый


Татарстанда быел да аз керемле әти-әниләргә укучы балаларын мәктәпкә әзерләүдә ярдәм күрсәтелә. Күркәм гадәт буенча мәктәп-кирәк яраклары белән беренче сыйныфка баручы малай-кызлар гына түгел, ярдәмгә мохтаҗ 2-11 сыйныф укучылары да тәэмин ителә. Республикабызның кайбер районнарында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында яңа кызыклы идеяләр дә тормышка ашырыла башлаган.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе беренче тапкыр 2007 елда үткәрелә. Бу вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр игелекле, мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән 160 миллион сум җыелган. 193 меңгә якын бала шул рәвешле мәктәпкә тупланган.

- Бүген бу акция инде административ ресурс кына түгел, ә һәр кешенең чын күңеленнән, теләп күрсәтелгән ярдәме, - дип билгеләп узды Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева.

Республикабыздагы ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр исемлеге һәрбер районның социаль яклау бүлекчәләре булышлыгы белән туплана. Быел әлеге исемлектә 8 300гә якын гаилә кергән булган. 21 августка булган мәгълүматлар буенча, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе ярдәме белән яңа уку елына 7 534 бала әзерләнгән инде. Әмма акция әле дә дәвам итә һәм 1 сентябрьгә кадәр барлык мохтаҗ мәктәп укучылары букчалар, мәктәп кирәк-яраклары, мәктәп һәм спорт формасы белән тәэмин ителәчәк.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында акча җыю традицион технологияләр буенча үткәрелә: җәмәгать транспортында махсус кублар урнаштырыла, хезмәткәрләр бер көнлек хезмәт хакларын күчерә, яхшы эшләр марафоннары уза, мәктәп-кирәк яраклары җыю әрҗәләре мәктәп ярминкәләре узган урыннарда урнаштырыла. Моннан кала мохтаҗ гаиләләргә ташламалы яки бөтенләй бушлай спорт комплексларына, музей һәм театрларга бару хокукы бирелә. 

Ел саен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кызыклы идеяләргә дә байый. Әйтик, Мамадыш һәм Яңа Чишмә районнарында беренче сыйныфка баручыларның чәчләрен бушлай кисәләр. Чүпрәле районында 4 күпбалалы гаиләгә бассейнга бушлай еллык абонемент бүләк ителгән. Сарман районында исә биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә мультиваркалар һәм велосипедлар тапшырылган.

Татарстан шулай ук үзебездәге мохтаҗ гаиләләргә генә түгел, Донецк һәм Луганск республикаларына да гуманитар ярдәм күрсәткән. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында балаларга канцелярия товарлары гына түгел, мәктәп һәм спорт формалары да җибәрелгән.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Intertat,ru

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования