Вернуться к обычному виду

Абхазияне искә төшерде

 
07.08.2015

Абхазияне искә төшерде


XXII республикаара «Болгарга сәяхәт» сәфәрчеләре безнең Түбән Камада да тукталдылар. Аларны пристаньда – Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчелеге, «Урал» башкорт милли-мәдәни җәмгыяте вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре, «Талир тәңкә», «Сердәш» ансамбльләре җырчылары һәм без, аксакаллар шурасы әгъзалары каршыладык.
Марат Шәрипов җитәкчелегендәге сәфәрчеләр белән очрашу мизгелләрен Флүр Гайнемөхәммәтов баяныннан агылган дәртле көйләр, үзешчәннәрнең җырлары-биюләре ямьләде. 
Башкортстанның «Рамазан» үзәге оештырган бу традицион сәфәргә чыгучы театр артистлары, җырчылар, композиторлар һ.б. утырган теплоход Уфадан кузгалып, Дүртөйле аша безнең шәһәргә тукталганнан соң – Болгарга, аннары Казанга юл алачак. Сәфәрчеләр арасында җырчы Салават Фәтхетдиновның өченче тармак туган энесе дә бар иде. Йөзендә Салават чалымнары төсмерләнгән ул егетне кайберәүләр әле, хәтта, танылган җырчы үзе килгән икән дип уйлаган булганнар. 
Сәфәрчеләрнең биредәге вакыты чикләнгән булганлыктан, дүрт автобуска төялеп, иң элек, шәһәр үзәк мәчетенә килдек. Мәчеттә кунакларны Йосыф хәзрәт Дәүләтшин үзе каршы алып, мөселманнарның вазыйфаларына, сәяхәтләрнең кеше өчен файдалы булуына, гаиләдә һәм халыклар арасында үзара яхшы мөнәсәбәткә кагылышлы вәгазь сөйләде. Вәгазьдән соң, кунакларны мәчет ишегалдындагы чатырларда көйләнгән чәй табынына чакырдылар. Табында урыным янәшә туры килгән олы яшьтәге кунак-
ларга үзәк мәчетебездә ифтарларның ничек оештырылуы турында сөйләдем. «Безнең Башкортстанда диндә андый оешанлык юк», дип, әңгәмәдәшләрем сокланып тыңлап тордылар.
Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлек рәисе Рөстәм Ганиев белән муниципаль район башлыгы киңәшчесе Фирдәвис Ханов «Рамазан» үзәге җитәкчесе, бу сәфәрне оештыручы Марат Шәриповка яңартылган Тукай паркының макетын да бүләк иттеләр. Сүз уңаеннан, сәфәрчеләр хәзерге вакытта үзгәртеп-яңартыла торган Тукай паркын, автобус тәрәзәсеннән генә булса да, тамаша кылдылар. Шулай ук, Тынычлык урамына да сокланып карап үттеләр. «Кояшлы алан»ны төшеп карарга да яңгыр комачаулады. Әмма, Изге чишмә турында сүз чыккач, күбесе анда барып, шифалы судан авыз итмичә китә алмады. 
Шәһәребез сәфәрчеләрдә яхшы тәэсир калдыргандыр дип уйлыйм. Әгәр дә ярга килеп туктаган минутларда күз алларында пәйда булган ташландык елга порты бинасын исәпләмәгәндә. Үземнең дә куркыныч хәлдәге ташландык елга порты бинасына күзем төшкәч, җанга салкын өргәндәй булды. Бина түбәсендәге «Түбән Кама» язуының калае күгәреп беткән, витражлар ачык. Сәфәрчеләрне озатканда да, таудан төшешли, шул ук елга порты бинасының күгәргән хәрефле «гостиница», «речной порт» һ.б. сүзләре күренеп, билгесез хәвеф уята. Ул миңа шушы җәйдә үзебез ялга барган Абхазиядәге ташландык биналарны искә төшерде. 
Ярый, Абхазиядә егерме ике ел элек сугыш булып узган. Ә безнең гөлбакчадай матур шәһәребезгә, кайчандыр төзеп тә, соңыннан адәм кулы тимичә, хәрабә хәленә төшкән биналар һич тә килешми. 
Абхазия турында телгә алганмын икән, андагы халыкның ялкаулыгына шаккатып кайтуымны да әйтим. Совет чорында төзелгән биналары хәрабә хәленә калган, ремонтланмаган, каралмаган. Пенсионерларына үзләре – 500, ә безнең Россия 5 мең сум пенсия акчасы түли. Барысына да бертигез! Россиядән ярдәм генә көтеп яталар, үзләре эшләргә яратмый. Анда халыкның 120 меңе – абхазлылар, алардан соң, сан буенча – әрмәннәр. Үзләре әйтүе буенча, 500 мең абхазлы Төркиядә яши икән. Рәсми мәгълүмат буенча, халыкның 16 проценты – 
мөселман, 80 проценты – христиан, 4 проценты – атеист. Мәчетләр юк. Чиркәүләре дә элеккедән калган. Әмма аңа йөрмиләр, гаилә коручы яшьләр өчен венчание дә юк. Аларда дин йолаларга гына кайтып кала. Мөселманнар да, христианнар да корбанлык сарык чалалар. Ике дин бәйрәмнәрен дә бергәләп үткәрәләр, үзләре аны кунакчыллык, татулык дип әйтәләр. 
Без барган Алахадзых элек мандарин, апельсин, виноград үстерү белән шөгыльләнә торган совхоз булган. Совет чорында анда Ленинградның хәрби-фәнни институты торпедалар сыный торган махсус үзәк урнашкан. Диңгезгә таба рельслар буенча 160 метр чыга торган пирслы дүртәр катлы дүрт бина бүгенге көндә ташландык хәлдә. Шуның диңгез ярындагы ташландык тулай торакларын арендага алып, пансионат итеп ясаганнар. Шартлары бик начар, әлбәттә... Алахадзыхта заманында өч урта мәктәп булган, хәзер бер урта әрмән мәктәбе һәм тугыз еллык рус мәктәбе генә калган. Анда, кая карама – ташландык, әмма үз чорының мәһабәт биналары... 
Сәфәрчеләр килеп туктаган Кама елгасы портын күргәч, Абхазия белән бәйле шушы истәлекләр яңарды. Тагын бер елдан Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгын каршы алачакбыз. Шул бәйрәмгә елга портының ташландык бинасын төзекләндереп, ул тирәне илебезнең химия үзәгенә әйләнгән Түбән Камага лаеклы «су капкасы» итеп үзгәртеп, халыкның ял урынына әйләндерү дөрес булыр иде. 
"Туган як"

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования