Вернуться к обычному виду

"Нур" театры килә

 
20.08.2015

"Нур" театры килә


“Нур” – халкының ярты миллионы татарлар булган Уфада бердәнбер милли театрыбыз. Татар театр сәнгатенең башлангычында торган атаклы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская 1912 елда Уфада оештырган “Нур”ның дәвамчысы дип тә әйтергә була аны. Менә шул театр өч ел дәвамында тамашчыны үзенә магниттай тартып торган “Әниемнең ак күлмәге”н безнең Түбән Камага алып килергә җыена. Шул уңайдан, редакциягә килгән ирле-хатынлы артистлар Лениза һәм Символ ГАЙНЕТДИНОВлар белән сөйләшеп утырдык. Театр сәнгатенә өстенлек бирүче газета укучыларыбыз өчен дә ул әңгәмә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

– Хәтерем ялгышмаса, “Нур”ның безгә килгәне юк, театр артистларының узган елны концерт-тамаша куеп киткәнен санамаганда.

– Ул концерт барышында спектакльләрдән өзекләр дә уйналды. Алар тоташ алкышлар астында барды. Без шунда ук нәтиҗә ясап та куйдык: димәк, Түбән Кама тамашачысы – спектакльләргә йөреп тәрбияләнгән театраль халык. Үзебезнең “Нур” артистларына театр җанлы шул тамашачыны, чиста һәм матур шәһәрегезне күрсәтәсе килде (Лениза). 

– Бигрәк йөрәкле икәнсез. Көзге бакча эшләре кызган вакытта ничек итеп тамашачы җыярбыз дип уйлыйсыз? 

– Мин үзем, бәрәңге казыган кеше театр карамый, театр караган кеше бәрәңге казымый, дигән принцип белән эш итәм (Символ).

– Символның сүзләренә гаҗәпләнмәгез. Ул үзе бәрәңге ашарга да, үстерергә дә яртамый. Халык, гадәттә, бакча эшен атна азагындагы ял көннәренә калдыра. Ә безнең спектакль 10 сентябрьдә, ягъни пәнҗешәмбе кичендә булгач, тамашачы килер дип уйлыйм (Лениза).

– Ни өчен нәкъ шул спектакль?

– Өлкәннәр көнендә картлар йортларына барып, концертлар куябыз. Зал тулы ак яулыклы әниләр, аларны хөкүмәт тәрбияли. Сөйләшәбез, ни кызганыч, күбесенең балалары исән-сау. Газиз әниләргә карашыбыз – мәңгелек тема. Шуңа да өченче ел аншлаг белән бара бу спектакль. Тамаша тәмамланып, пәрдә ябылгач, Уфада җитәкче булып эшләүче бер абзый яныбызга килде. “Гомеремдә дә күземнән яшь чыкканын хәтерләмим, – ди бу.– Шуны карагач, 300 чакрым ераклыктагы авылга кайтып киттем. Юл буе, исән-сау кайтып җитеп, әниемне кочаклый алсам ярый иде дип, теләп бардым. Кайтып, әнием белән кара-каршы утырып, әнием ясап биргән чәйне эчтем дә, таң атканда юлга чыктым”. Күрәсез, тамашачыны ничек тетрәндергән?! (Лениза) 

– Ана ролендә кем?

– Сиксәннең өске ягындагы артистыбыз Сәвия апа Сираева. Россиянең – атказанган, ә Татарстан белән Башкортстанның халык артисты Сәвия апаның шушы ролен карау өчен генә дә кат-кат килә тамашачы. Спектакль һәркемне уйландыра, үз вөҗданы белән күзгә-күз калдыра.

Бу спектакльне куйганда әнием чирләде шундый ук чир белән. Без, әнине алмашлап сакладык өч туган. Авылыма кайтып китәм. Шул спектакль бара өйдә, авылда да. Әнием – беренче укытучым, гармунда да матур итеп уйный иде. Миңа Башкортстанның атказанган артисты исемен биргәннең икенче көнендә вафат булды, әйтерсең, шуны гына көтеп торган. “Әниемнең ак күлмәге”н сәхнәләштергәндә, режиссерыбыз Илдар Вәлиевнең дә әнисе авырый иде.

– Илдар куйган спекатаклләр озак елар буе тамашачы тарафыннан яратып карала. Аның үзенең күп еллар буе артист булып уйнаган әнисе бар. Бәләкәй баладай кадерлиләр әниләрен (Символ).

– Артист Ленария Хаҗиева да (ул Үзбәкстаннан кайткан кызын уйный Ананың) әнисен югалтты. Ананың төпчек улы яши торган фатир хуҗабикәсен башкаручы Финә Вәлиева да шундый хәсрәт кичерде. Тамаша бетүгә, барлык артистлар килеп, Сәвия апаны кочаклыйбыз да, аннары грим бүлмәсенә чыгып, үз әниләребезне югалту ачысыннан елыйбыз (Лениза).

– Лениза, үз ролегез турында бер сүз дә әйтмәдегез әле.

– Олы килен ролен уйныйм. Төче телле килен, ләкин бер дә авыру ананы карарга алып китми бит. Үзем – Татарстан кешесе, Актаныш ягыныкы. Ярты авыл (Кәскәй) шушы Түбән Камада бит инде. Авылга кайткач, ник Түбән Камага килмисез дигән булалар. Менә бу юлы С.Сәйдәшев исемендәге музыка училищесының Концертлар залындагы тамашабызны килеп карамый калмаслар дип өметләнәм. (Лениза).

– Безнең авыллар Агыйдел аша гына. Икебез ике ярдагы, ике республикадагы авыллардан без. Арабыз унбиш чакрымлап кына (Символ).

– Ананың өлкән улын ирем Символ Гайнетдин-Агыйдельский уйный. Хатыны кубызына биюче (Лениза).

– Тормышта да шундыймы син Символ?

– Мин кызу, сабырлык җитеп бетми. Заманында, Әлмәт театрында эшләгәндә, Таһир-Зөһрәне уйнаган идек, сиксәненче елларда Түбән Камага да килдек. Урамда очратканда да, тамашачы байтак еллар миңа исемем белән эндәшмичә, Таһир дип йөртте. Кызыбыз Аделя укырга кергәч, 2007 елдан Уфа театрына киттек. Кайтылмады, калынды инде. Ул хәзер телевидениедә эшли. Улларыбыз диндә, берсе – Казанда француз фирмасында, икенчесе Чаллыда яши, нефть институтында укый. Театрга йөрсәләр дә, ничектер, салкын исәплеләр (циничныйны башкача әйтә алмыйм), театрда акчасызлык, хәерчелек диебрәк карыйлар. (Символ)

– “Әниемнең ак күлмәге”н тамашачы кайчан күрә алачак, тагын кабатлагыз әле...

– Спектаклебез 10 сентябрьдә кичке сәгать 7дә музыка колледжының Концертлар залында (Халык иҗаты йорты янәшәсендәге бина) була. Билетлар Кайманов урамындагы театр кассасында сатыла (). Билет бәяләре: 200-250-300 сум.
"Туган як".

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования