Вернуться к обычному виду

Казанда ДЧ ачылу тантанасында “Пилигрим” су асты дөньясына сәяхәт иттерде

 
25.06.2015

Казанда ДЧ ачылу тантанасында “Пилигрим” су асты дөньясына сәяхәт иттерде


Кичә Казанның “Татнефть-арена” боз сарае танымаслык булып үзгәреп, тамашачыларны су дөньясына алып керде. Биредә Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатын ачу тантанасы узды. “Су мундиале”нә старт бирү тантанасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка мәртәбәле рәсми затлар катнашты. 

Берничә мең кеше зәңгәрлектән күзләр камаша торган аренада могҗизаи дөньяга сәяхәт кылды. Тамашачыларның күбесе шоуга кадәр хәтта ике сәгать алдан килеп, фойеда фотога төшеп, үзара аралашып, сер пәрдәсе каплаган шоу башлануы мизгелләрне көтте. Аларны матросларча киенеп алган волонтерлар каршы алды. Тантанага ярты сәгать кала, экраннарда 30 минут кирегә санала башлады. Шыгрым тулы зал өчен санаулы минутлар эчендә рюкзаклардагы сувенирлардан файдалану кагыйдәләре аңлатылды, тамашачыны җанландыру чаралары үткәрелде. Әйтергә кирәк, боз сарае су темасына туры китереп зәңгәр төскә күмелгән. Суы бәреп аккан "шарлавыкка" урнашкан сәхнәнең түрен FINAның XVI дөнья чемпионаты эмблемасы бизи, түшәм дулкыннарны хәтерләткән тукыма "ябынган", ә уртада - бер-берсенең эченә баткан бассейнда һәм аның өстендә берничә яруслы корылмада могҗизаи күренешләр сурәтләнде.

Инде 2013 нче елда Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиадасын ачу һәм ябу тантаналарында гаҗәеп шоу күргән, төрле сюрпризлар белән иркәләнергә күнеккән тамашачыны тагын ни белән шаккаттырып булыр иде кебек. Сценарий авторларына алдында бу юлы күпкә катлаулырак бурыч торып, шактый баш ватарга туры килгәндер дип фаразларга мөмкин. Әмма үз эшенең осталары кимен куймады: күз явын алырлык тематик декорацияләр, “шарлавык”, төрле күренешләргә туры китереп сайланган музыка, махсус эффектлар, яктырткычлар, йөзеп баручы җилкәнле сал, очып баручы кош, көймә дисеңме, баткан кораб, сәяхәтчегә юл күрсәтүче маяк һәм башкалар ярдәмендә шоу авторлары максатына иреште дияргә кирәк.

Шоу Россия Федерациясе гимны астында чемпионат хуҗасы булган Россия әләмен күтәрүдән башланды. Аннан соң арена буйлап чемпионатта катнашучы илләрнең әләмнәре парады узды. Россия әләмен синхрон йөзү буенча олимпия чемпионкасы Наталья Ищенко күтәреп чыкты, тамашачылар аны бердәм аягүрә басып сәламләде. 190 лап ил вәкиле булган спортчының ил исеме күрсәткечен тоткан гүзәл кыз озатуында дуга рәвешендә ясалган фонтан аркылы чыгуы шактый гына уңышлы идея кебек тоелды. Бу парад вакытында төрле җырлар, шул исәптән “Әпипә” һәм башка көйләр яңгырады.

"Пилигрим" дип аталган шоуда исә 200 дән артык балет, цирк, бию коллективлары артистлары, синхрон йөзү осталары, Татарстанның танылган җырчылары катнашты. Төрле махсус эффектлар ярдәмендә алар Су, Су стихиясе, Кеше һәм Тормыш турында кыйсса бәян итте.

Искәртеп узыйк: шоу сценарие Россиянең халык артисты Игорь Крутой һәм режиссер-куючы Алексей Сеченов җитәкчелегендәге иҗади төркем тарафыннан эшләнде. Баштан ук шоуның нечкәлекләре сер булып сакланып, бары тик концепциясе генә мәгълүм иде – кеше үз гомере дәвамында билгеле бер нәтиҗәгә ирешкәнче озын юл уза, бу максат – чыганак. Менә шул чыганакка барып җитеп, кеше чыганакның үзе түгел, ә узган юлы мөһим булуына төшенә. Һәр адым тулы бер тормыш булуы искәртелә. Тамаша барышында автор суның гомер башы, чыганак булуын аңлатырга тырыша.

Кыйсса оештыручылар тарафыннан вәгъдә ителгән милли төсмерләр белән үрелгән күренеш белән ачылды. “Ялгыз балыкчы Кабан күле хәзинәләре серен ачып, аның төбеннән борынгы Болгар шәһәрен калкытып чыгара. Әмма шәһәрнең төп хәзинәсе алтында түгел, без Җир йөзендә тормыш башлану серлелеген күреп, узачак юлыбызның картасын алачакбыз”, - дигән сүзләр белән үрелеп бирде әлеге эпизод алга таба иң элек Вәсилә Фәттахова башкаруында танылган “Туган як” җыры белән үрелде. Аны халыкара конкурслар лауреаты Айгөл Хәйри һәм М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Филүс Каһиров башкарды. Дөресен әйтергә кирәк, әлеге композиция тасвирланган күренешләргә туры килеп бетмәгән кебек тоелды, бу урында күңел борынгырак һәм җитдирәк милли җыр сорады.

Алга таба шоу төрле күренешләр белән дәвам иттерелде. “Тормыш сулышы” күренеше күңелләргә үтеп керә торганнарның берсе булды – ул бөтен кыюлыкны җыеп, чит-ят бәлане урап узмау турында искәртә кебек. Күренешнең төп геройлары булган өч бала давыл ярга чыгарып аткан дельфинны коткарырга тырыша. Һава акробатлары катнашындагы бер-берсен алмаштырган күренешләр Татарстанның атказанган артисты, “Голос” проекты җиңүчесе Динә Гарипова, Татарстанның атказанган артистлары Эльмира Кәлимуллина, Аида Гарифуллина, халыкара конкурслар лауреатлары Илүсә Хуҗина, Максим Прохоров, “Juke Box Trio” төркеме чыгышлары белән мәгънәви яктан көчәйтелде. 

Спектакль барышында арена уртасындагы дүрт яруслы корылмада күренешләрнең эчтәлегенә туры китереп, су әле чайкалды, әле дулкыннар ярсыды, аннары алар бермәл тынып калды, болытлар йөзде, шомлы көй астында, төрле махсус эффектлар ярдәмендә, әйтерсең лә, барысы да уч төбендә кебек иде. “Онытылган ярлар” күренеше барышында арена куе ак томанга күмелде. Әлеге күренеш томаннан курыкмаска өйрәтеп, томан эчендә тулы тормыш булуын гәүдәләндерде. Бу вакытта салмак кына җилкәнле сал чыкты, анда йөзүченең хисләре, хатирәләре шушы томан эчендә яшеренгән булуы әйтелде. Күренешнең ахырында су төбеннән маяк чыгып, аның яктылыгы томанны таратты һәм сәяхәтчегә юл күрсәтте.

Алга таба тамашачылар төрле балыклар, медузалар, скатлар хакимлек иткән су асты дөньясына килеп эләкте. Стадион сугыш вакытында су астында калган зур пассажир лайнерына әверелде. “Диңгез ерткычлары” исемле күренештә без океан куәте белән йөзгә-йөз очрашып кына калмадык, үткәндәге хаталарны да барладык. Берзаман тревога турында сөрән салып, шөбһә таратып чаң сугылды, аннан соң водолазлар сугыш чорыннан калган миналарны зарарсызландыруга иреште. Бу күренеш гамәлләребезнең азаккы нәтиҗәләрен һәрвакыт истә тотарга һәм һәр карарны төптән уйлап кылырга кирәклеген аңлата иде кебек.

“Бер токым” эпизоды безне Төньякка алып китеп, табигать белән бердәмлекне тасвирлый. Биредә ике мәхәббәт тарихы сурәтләнә – кешеләр һәм китлар мәхәббәте. Кинәт югарыда бик зур канат кагучы кош пәйда булды – ул яңа тормыш башлануы турында аваз салды.

“Тере су” күренеше каһарманнары суны чын-чынлап аңлау, үз итүне, аңа рәхмәтле булуны ачып бирергә тырышты. Алга таба тамашачылар Алена Тойминцеваның дәртле җырына җанланып китеп, зал буйлап “дулкын” җибәрде. Гомумән алганда, зал шоу барышында актив катнашты. Һәркемгә өләшенгән рюкзактагы төрле төстәге бәләкәй фонарьларны кирәкле урында волонтерлар күрсәтмәсе буенча кабызып, тамашачылар шоуга үзеннән өлеш кертеп, аңа тагын да сихрилек, тылсымлылык, ямь өстәде.

Чыганакка илтүче юлның йомгаклау этабы тамашачыны суга чумган герой белән океан төбенә алып төшеп китте. Анда үткән юл турындагы уйлар белән бераз ялгыз калгач, күренешнең төп каһарманы янә су өстенә калкып чыкты. Монда ул юллама салынган пыяла шешә таба. Теләк язылган мондый юллама һәркемнең рюкзагына салынган иде.

Шоу ахырына якынлашты, тантана рәсми чыгышлар белән дәвам иттерелде. Тамашага килгән тамашачыларны, спортчыларны, кунакларны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Халыкара йөзү федерациясе (ФИНА) президенты Хулио Маглионе сәламләде. Илбашы чемпионатны ачык дип игълан иткәч, ФИНА гимны яңгырады, федерация әләме күтәрелде. Спортчылар һәм судьялар исеменнән намус белән ярышып, гадел хөкем итәчәкләре турында ант әйтелде.

Тамаша 2,5 сәгать дәвам итте. Искәртеп узабыз: гаҗәеп шоуны күрә алмаганнарга борчылырга урын юк – ул 27 нче июльдән 2 нче августка кадәр “Татнефть-арена”да кабатлап күрсәтеләчәк. 26 нчы июль көнне уку алдынгылары, ятимнәр, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен хәйрия тамашасы булачак.

Чемпионат 24 нче июльдән 9 нчы августка кадәр дәвам итәчәк. Анда 190 илдән 2,5 меңгә якын спортчы 75 комплект медаль өчен көч сынаша.
"Татар-информ".

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования