Вернуться к обычному виду

Тукая янында

 
30.04.2015

Тукая янында

Шәһәребездәге Тукай һәйкәле үз янындагы традицион Шигырь бәйрәменә быел да халыкны бик күп җыйган иде. 
Илһам Хисмәтуллин җитәкчелегендәге ансамбльнең көй-моңнары астында узган бу бәйрәмдә «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен – шушы булыр иң зур бүләгең» дип исемләнгән нәфис сүз осталары бәйгесендә җиңү яулаучыларга дипломнар тапшырылды. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә белән мәдәният идарәсе берлектә уздырган әлеге конкурста Гран-при яулаган Зәлия Фәрхетдинованың (Б.Урманче исемендәге 2нче гимназиянең 4нче класс укучысы) һәм «Сәфәр» егетләренең, «Сердәш» кызларының милли киемнән чыгулары да күңелгә һуш килде.
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөрүче иҗатчылар Рәсимә Нәбиуллина, Анастасия Усачева, Рәмзия Вәлиева, Фәнүзә Сабирова, Роза Шәехова, Рәфәт Шәйдуллинны һәм, шулай ук, язучы Илдар Хәйруллинны аерым хөрмәтләп, гомерләренең «түгәрәк» бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләренә – Рәхмәт хатлары, калганнарына Мактау грамоталары тапшырдылар. Аларның һәркайсысы диярлек үз күңеленнән ташып чыккан шигъри хисләрен бәйрәмгә җыелучылар каршында яңгыратты. 
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хөсәенов, милли бүлек мөдире Альберт Дирзизов, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Мөбарәкшина, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлек директоры Рөстәм Ганиев һәм президиум әгъзасы Фирдәвис Хановның, Тукай туган көндә Тукай һәйкәле янындагы Шигырь бәйрәменә җыелучыларны котлап чыгыш ясаулары бу тантананы тагын да көчәйтә төште.
"Туган як"

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования