Вернуться к обычному виду

Айдар Метшин: «Беренчел бурыч – Түбән Кама сәнәгать объектларында иминлек тәэмин итү»

 
Айдар Метшин: «Беренчел бурыч – Түбән Кама сәнәгать объектларында иминлек тәэмин итү» 20.11.2013

Айдар Метшин: «Беренчел бурыч – Түбән Кама сәнәгать объектларында иминлек тәэмин итү»

Түбән Камада терроризмга каршы комиссия утырышы узды, анда террор актлары булу куркынычы сәбәпле, кисәтү чаралары буенча фикер алыштылар, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Утырышта катнашучылар Түбән Кама районы территориясендә террорлык һәм экстремизм очракларын кисәтү программасы буенча фикерләште.

Терроризмга каршы комиссия утырышында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Куркынычсызлык федераль хезмәте, Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре, Түбән Кама прокуратурасы хезмәткәрләре, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының барлык идарә һәм бүлекләр, предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре һәм массакүләм кешеләр җыела торган объектлар җитәкчеләре катнашты.

«Беренчел бурыч – Түбән Кама сәнәгать объектларында, массакүләм кешеләр җыела торган объектларда иминлек тәэмин итү», - дип билгеләп үтте Айдар Метшин.

Түбән Кама ЭЭИ җитәкчесе Айрат Садыйков мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт объектларында һәм мәдәният учреждениеләрендә тревога сигналы төймәләре һәм башка иминлек техник чараларын тикшерү ихтыяҗы турында искәртте. Шулай ук шәһәргә керү режимы чараларын көчәйтү тәкъдим ителде.
Якын арада Түбән Камада шәһәрлеләр күпләп җыела торган урыннарда террорлык акты булу турында төгәл мәгълүмат булган очракта үз-үзенне тоту һәм нәрсә эшләргә мөмкин булу кагыйдәләре язылган белешмәләр таратылачак.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования