Вернуться к обычному виду

Түбән Кама муниципаль районының XXVI нчы сессиясендә күмү-җирләү эшенең оештырылышы тикшерелде

 
Түбән Кама муниципаль районының XXVI нчы сессиясендә күмү-җирләү эшенең оештырылышы тикшерелде 01.11.2013

Түбән Кама муниципаль районының XXVI нчы сессиясендә күмү-җирләү эшенең оештырылышы тикшерелде

Советлар йортының Кече залында Түбән Кама шәһәр Советының XXVI нчы сессиясе булып узды. 

Көн тәртибенә чыгарылган төп сорауларның берсе Түбән Кама муниципаль районында күмү-җирләү эшенең оештырылышы булды. 

Әлеге сессиянең эшендә Түбән Кама муниципаль районының Граҗданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина да катнашты. Сессиягә әзерлек барышында ЗАГС органнарында үлү турында таныклык алу өчен кирәк булган документлар, гомуми эш барышы турында мәгълүматлар туплаган махсус памятка төзелде.

Бүгенге көндә Түбән Кама муниципаль районы территориясендә алтмыш сигез зират эшләп килә. Аларның санитар-гигиеник торышлары куелган таләпләргә туры килә. Ләкин әлеге мәсьәлә буенча башкарыласы эшләр бихисап. Шуны күздә тотып Түбән кама муниципаль районының җәмгыяви советы Түбән Кама муниципаль районының Башкарма комитетына гражданнарга тиешле мәгълүматны җиткерү йөзеннән гаммәви мәгълүмат чаралары, телевидение, газета аша тиешле эшне активрак алып барырга киңәш ителде.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования