Вернуться к обычному виду

Түбән Камада сайлаулар узды

 
Түбән Камада сайлаулар узды 10.09.2013

Түбән Камада сайлаулар узды

Россиядә бердәм тавыш бирү көнендә, Түбән Кама шәһәр советына 11нче округ буенча һәм райондагы Каенлы авыл җирлеге советына 6нчы округ буенча өстәмә сайлау уздырылды.

Шәһәр советына «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенең профком рәисе, «Единая Россия»дән күрсәтелгән Гөлнара Мөҗипова сайланды, аның өчен сайлауда катнашканнарның 43,88 проценты тавыш биргән. Калган кандидатларның җыйган тавышлары түбәндәгечә: Надежда Челнокова («Коммунисты России» партиясеннән) – 22,40 процент, химия технология укытучысы укытучысы Лилия Гыйматдинова (КПРФ) – 21,08 процент һәм вакытлыча эшсез Мәхмүт Баһаветдинов (ЛДПР) – 8,65 процент. 

Каенлы авыл җирлегендә 73,20 проценты авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, «Единая Россия»дән күрсәтелгән Фәнис Нәбиуллин өчен тавыш биргән. Калган кандидатларның җыйган процентлары түбәндәгечә: пенсионер Борис Большаков («Коммунисты России» партиясеннән) – 9, 28 процент һәм вакытлыча эшсезРәмис Гарипов – 7, 22 процент. 

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования