Вернуться к обычному виду

Түбәнкамалылар Төмәндә XIII федераль Сабан туе уздырдылар

 
Түбәнкамалылар Төмәндә XIII федераль Сабан туе уздырдылар 05.08.2013

Түбәнкамалылар Төмәндә XIII федераль Сабан туе уздырдылар

Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмәндә XIII федераль Сабан туен ачтылар.

«Сабан туе Россиянең күп кенә төбәкләрен берләштерә. Бу безнең илнең бердәмлеге турында сөйли», - диде бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларын сәламләп Владимир Якушев.

Рөстәм Миңнеханов билгеләвенчә, Сабан туе татарлар өчен – иң яраткан бәйрәм. «Без аны башка халыклар һәм милләтләр вәкилләре белән бергә билгеләп үтәбез. Быел Сабан туе Россиянең 55 төбәгендә һәм 23 чит илдә үтте», - диде ТР Президенты.

Татарстан башлыгы хөрмәт йөзеннән һәм бүгенге бәйрәм турында истәлеккә Төмән өлкәсе губернаторына бүләк – татарларның милли киемен – түбәтәй һәм чапан бүләк итте.

Тантаналы сүзләрдән соң, XIII федераль Сабан туе әләме күтәрелде. Аны күтәрү хокукы танылган төмәнлеләргә – Бөек Ватан сугышында катнашкан Ватан сугышы икенче дәрәҗә ордены кавалеры Каммулла Шәмсетдиновка, халыкара класс спорт мастеры, Европа чемпионы, кыяга менү буенча Дөнья кубогы иясе Сергей Абдрахмановка һәм дзюдо, самбо буенча Россия беренчелеге җиңүчесе һәм призеры Айгөл Таштимеровага бирелде.

Сабан туе-2013 Төмәндә «Геолог» стадионының берничә мәйданчыгында үтте. Үзәк мәйданчыкның трибуналары артында югарыда авыл йорты стилендә Түбән Кама шәһәре мәйданы урнашты.

Агач йорт, бурадан ясалган кое, мунча, яңа чабып алынган печән – барлык күрсәтелгән нәрсә авыл көнкүрешен, үзенчәлеген тудыра.
Монда барлык кунаклар бәйрәм концертында, милли уеннарда катнаша, спорт ярышларында көрәшә алды, барлык теләк белдерүчеләрне милли аш-сулар белән сыйладылар. Шулай ук кул эшләре күргәзмәсе оештырылган. 

Татарстанның кунаклар мәйданында Рөстәм Миңнеханов белән Владимир Якушев та булды. Төмән өлкәсе губернаторы чүлмәк ватып карады. 
Алар Татарстан йортында булганнан соң, журналистлар алдында тәэсирләре белән уртаклаштылар. «Оештыручылар бәйрәм матур булсын өчен, барын да эшләделәр. Бик матур стадион, яхшы күңелле кешеләр бик күп, - диде ТР Президенты. – Без моның өчен, өлкә хакимиятенә, шәһәр мэриясенә, әлеге бәйрәмне оештыруда катнашан Түбән Кама районына рәхмәтлебез. Монда бүген илебезнең барлык төбәкләре дә күрсәтелгән диярлек, бу илебезнең үзенчәлеген күрсәтә торган искиткеч бәйрәм. Мин Сабан туе Төмәнгә яхшылык, дуслык һәм Төмән өлкәсенә уңышлар һәм үсеш алып килер, дип өметләнәм».

Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев Татарстанга, бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән өчен, тагын бер кат рәхмәт белдерде. Ул, Федераль Сабан туен Төмәндә уздырырга карар кабул иткән өчен, аерым рәхмәт сүзләрен Рөстәм Миңнехановка әйтте. «Безнең өчен бәйрәмнең әһәмияте тагын шунда: бүген өлкәдә татарлар – сан буенча икенче милләт, алар халкының якынча 8 процентын тәшкил итәләр. Бу бәйрәм безнең өчен якын, ул ел саен Төмән җирендә уздырыла, ләкин бу бүген федераль мәйданчык, монда татарлар яшәгән бик күп территорияләрдән вәкилләр килде».

Төмәнлеләр белән бергә Сабан туенда Россиянең 64 төбәгеннән килгән кунаклар – барлыгы 380 кеше бәйрәм итте. Төмәнлеләр һәм кунаклар алдында Казанның һәм Түбән Каманың артистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. 

Стадионда концерт белән бер үк вакытта спорт ярышлары һәм милли уеннар узды.

Моннан тыш, стадионда сувенирлар киштәләре эшләде, анда барлык теләге булганнар бәйрәм турында истәлеккә бүләк ала алды.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования