Вернуться к обычному виду

Түбән Камада Химиклар көнен билгеләп үттеләр

 
Түбән Камада Химиклар көнен билгеләп үттеләр 27.05.2013

Түбән Камада Химиклар көнен билгеләп үттеләр

Түбән Камада быел Химиклар көненә багышланлан бәйрәм аеруча зурлап уздырылды.

Бәйрәм «Нефтехимик» боз спорт сараенда, Татарстанның башка шәһәрләреннән дә нефть химиясе һәм нефть эшкәртү предприятиеләре делегацияләрен чакыртып, беренче мәртәбә республика күләмендә үткәрелде. 

Моның өчен Түбән Кама сайлануы очраклы түгел, чөнки бу тармакның күпчелек предприятиеләре нәкъ менә Түбән Камада урнашкан. «Нижнекамскнефтехим», «Татнефть-Нефтехим», «ТАНЕКО», «ТАИФ-НК» кебек промышленность гигантлары Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә билгеле. 

Тармак хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котларга килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, моннан соң да республика күләмендә Химиклар көне ел саен Түбән Камада билгеләп үтеләчәк. Котлаулардан һәм бүләкләр тапшырганнан соң, бәйрәм концерты башланды. Мәскәүдән Игорь Саруханов та килгән иде.  

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования