Вернуться к обычному виду

Яңалыклар

  RSS

30.11.2015 Минтимер Шәймиев Владимир Чуров белән очрашты

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров белән очрашты.

30.11.2015 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Эльдар Рязановның хәләл җефетенә кайгысын уртаклашуын белдерде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия режиссеры Эльдар Рязанов хәләл җефете Эмма Абайдуллинага, кайгысын уртаклашып, телеграмма юллады.

30.11.2015 Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Коррупциягә каршы ачык хакимият” форумында катнашты

Форумны Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев ачты. Бу чарада РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, РФ ФҖ ДД куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе Ирина Яровая, Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев, эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов катнашты.

30.11.2015 ТҮБӘН КАМА ГХАТ ИДАРӘСЕ ШӘҺӘРКҮЛӘМ “МАНДАРИН КӨНЕ” БӘЙРӘМЕНДӘ КАТНАШТЫ

 Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре шәһәркүләм “Мандарин көне” бәйрәмендә катнашты. Әлеге акциянең инициаторылары “Эшмәкәрләр фабрикасы” проектында катнашучылар иде. Кызгылт сары футболкалар кигән егетләр түбәнкамалыларга мандарин таратып, кәефләрен күтәрделәр.

30.11.2015 Марат – дөньяда өченче!
Түбән Кама спортчысы Марат Мөхәммәтҗанов билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатыннан бронза медаль алып кайтты. 

30.11.2015 Елдагыча, 27 ноябрьдә...

Узган җомгада шәһәр-ебездәге Сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында Россия диңгез пехотасының 310 еллыгына багышланган митинг үткәрелде.

29.11.2015 ТҮБӘН КАМА ГХАТ ИДАРӘСЕНДӘ “ЯШЬ ГАИЛӘ МӘКТӘБЕ” ПРОГРАММАСЫ БУЕНЧА ЧИРАТТАГЫ ОЧРАШУ УЗДЫ

Шимбә, 28 нче ноябрь көнне Түбән Кама ГХАТ идарәсендә “Яшь гаилә мәктәбе” программасы буенча чираттагы очрашу үтте. Бу юлы йола тантаналары йортына 10 пар килгән иде. Булачак ир белән хатынга гаилә серләрен гадәттәгечә психолог Елена Лагинская ирештерде.

29.11.2015 Бәйрәм белән!

Кадерле әниләр һәм әбиләр! Сезне ихлас күңе-лемнән Аналар көне белән котлыйм! 
Әниләр – тормышыбызда иң кадерле, газиз кешеләр. Ана мәхәббәте дөньяга аваз салган беренче көнебездән башлап, безне саклап килә. Ничә яшьтә булуыбызга карамастан, әниләр өчен без барыбер бала. Әниләрнең җылы сүзенә, яхшы киңәшләренә без гомер буе мохтаҗ.

28.11.2015 Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча 1 мең 29 объектның 1 мең 23ендә эшләр төгәлләнгән

ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда Татарстан Республикасында 2015 ел башыннан 42 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән авыр имгәнү – 26, үлем – 16. Хезмәт кагыйдәләре һәм нормаларын бозган өчен 658 карар чыгарылган.

27.11.2015 ТРда 35 төр хезмәт электрон форматта күрсәтүгә күчереләчәк

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан, республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә, хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерүнең яңартылган планы әзерләнгән. Аңа дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияткә ия 35 хезмәт кергән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган утырышта ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.

27.11.2015 РФ Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе Төркиядәге вазгыять белән бәйле “кайнар линия” ачты

РФ Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе, Төркиядәге вазгыять белән бәйле рәвештә, “кайнар линия” ачты. Анда кулланучылар туристлык хезмәтләре буенча үз хокукларын аңлатуны сорап мөрәҗәгать итә ала, диелә ведомство хәбәрендә.

27.11.2015 Рубль бәясе доллар һәм еврога карата бераз төшкән

Мәскәү биржасында сәүдә ачылган вакытта доллар һәм евроның бәясе арткан. Нефтькә дөнья бәяләре кимү фонында рубль төшкән, дип хәбәр итә "Интерфакс".

27.11.2015 Иң яхшы янгын сүндерүче

 Нижний Новгород шәһәрендә Идел буе федераль округының иң яхшы янгын сүндерүчеләрен – «Созвездие мужества» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алар арасында Түбән Камадан Яков Тазов та бар.

26.11.2015 Рөстәм Миңнеханов: Бергәләшеп тырышсак, без тагын да зуррак уңышларга ирешәчәкбез

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда II Православие җәмәгатьчелеге форумында чыгыш ясады. Чара "Корстон" кунакханә комплексында узды.

Анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, II Татарстан Республикасы Православие җәмәгатьчелеге форумын оештыру комитеты җитәкчесе, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, РПЧ Татарстан Митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан, Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россия Баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, дини һәм иҗтимагый оешмалар, предприятиеләр, бизнес даирәләр җитәкчеләре катнашты. 

Форум алдыннан Рөстәм Миңнеханов "2014-2015 елларда Татарстанда православие" күргәзмәсен карады. 

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, динара һәм милләтара тынычлык һәм дуслык - Татарстанда бәхәссез кыйммәтрләр. "Без бөтен җирдә дә гражданнарның дини ихтыяҗларын гамәлгә ашыру өчен шартлар булдырырга тырышабыз", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ул алданрак Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан белән Cошествие Святого Духа чиркәвендә булды. Аны 1730 елларда төзегәннәр һәм аның иң зур мәхәлләсе булган. Татарстан Президенты әлеге объект шәһәр туристлары арасында популяр булыр дигән өметен белдерде. Һәм аны төзекләндерүдә катнашкан һәммәсенә рәхмәт белдерде. 

"Гыйбадәтханә узган гасырның 30 еллар башында ябылган. Хәзер ике еллык төзекләндер\ эшләреннән соң ул янә бөтен матурлыгын ачып сафка басты. Шулай ук аның каршында православие гимназиясе ачылды. Республика ярдәме белән чиркәүне торгызу - РПЧ Татарстан митрополиясе белән безнең конструктив багланышларыбыз үрнәге ул", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул әйткәнчә, ТРда иске обряд оешмаларының рухи үсешен һәрвакыт хуплады һәм хуплыячак. Моңа мисал - Казан-Нократ Епархиясенең Покров кафедраль соборын торгызу. 

Татарстан җитәкчелеге игътибарының үзәгендә әхлакый тәрбия, гаилә һәм никах институтын саклау тора. Дәүләт-дин мөнәсәбәтләрен, тынычлык һәм дуслыкны ныгытуга таба эзлексез эш алып барыла. Республика җитәкчелеге һәм бөтен гадәти диннәр руханилары арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашты, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, дини лидерлар белән очрашулар, иҗтимагый чараларга бергә бару даими рәвештә башкарыла. 

"Республика көненә багышланган "Мәдәниятлар мозаикасы" республика этноконфессиональ фестивале уңышлы узды. 5 мең кеше җыйган әлеге матур форум бөтен милләтләр һәм дин вәкилләренең бердәмлеген ачык күрсәтте. безнең гадәти дин берләшмәләре вәкилләренең бердәм булуы бик мөһим. Ышанабыз ки, әлеге бөек казанышны сакларга һәм кадерен белергә кирәк", - дип белдерде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, әлеге Православие җәмәгатьчелеге форумына әзерлек эше яңа Митрополит Феофан белән барды, ул гаять зур тәҗрибәсе белән эшкә тырышып алынды. Татарстан Президенты ассызыклаганча, Митрополия эшчәнлегендә Татарстан җәмгыятенең күп милләтле һәм күп динле булуын, республиканың үзенчәлекле үсеше истә тота. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, изге урыннарны торгызу һәм рухилыкны үстерү буенча уртак проектлар алдынгы урынга чыга. Моңа ачк мисаллар - Борынгы Болгарны һәм Свияжск утрау-шәһәрчеген уңышлы торгызу. "Яңарыш" фонды Свияжск гыйбадәтханә комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча эш алып бара. 

Быел 4 ноябрьдә Халык бердәмлеге көнендә Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы Соборын торгызу турында указ имзаланды. 2016 елның 21 июлендә соборны торгызу урынына истәлекле таш кую планлаштырыла. 

Бүген элеккеге чиркәүләрне торгызу һәм яңаларын төзү эше актив бара, диде ТР Президенты. Шул ук вакытта яңа епархияләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә: владыка Мефодий җитәкчелегендәге Әлмәт, владыка Пармен җитәкчелегендәге Чистай епархияләре. 

ТР Президенты сүзләренчә, Казан руханилар семинариясенә ярдәм күрсәтелә, руханилар академиясен торгызу идеясе хуплана. 

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан һәм бөтен цивилизацияле дөнья өчен терроризм һәм экстремизм җитди проблемага әйләнде. Спектантлык таралуда да куркынычлык бар. "Безнең гадәти дини берләшмәләрдә без әлеге күренешләргә каршы торуда төп союздашларыбызны күрәбез һәм сезнең ярдәмегезгә тачнырга тырышабыз. Бөтен дин әһелләренә дә начарлыкка каршы бердә чыгу бик мөһим. Вәгазьләрегездә безнең халыкка гадәти булмаган идеяләр һәм өндәүләргә иярүнең зарарын аңлату мөһим, - дип саный Татарстан Президенты. - Ышанам ки, бергәләшеп тырышсак, рухилыкны үстерү, динара һәм милләтара тынычлык һәм дуслыкны ныгытуда без тагын да зуррак уңышларга ирешәчәкбез".


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. 

26.11.2015 "Дуслык күпере"
   Шәһәребездәге 64нче “Сөембикә” балалар бакчасында кызыклы, файдалы чаралар еш үткәрелеп тора. Билгеле, моңа балаларның да, тәрбиячеләрнең, әти-әниләрнең дә зур хезмәте керә. Тик төрле бәйрәмнәр үткән саен балаларның шат йөзләрен күрү – һәр тәрбияче, һәр ата-ана өчен иң зур сөенечтер.

25.11.2015 Илдар Халиков: Бездә мөселман һәм православие җәмгыятьләре җитәкчеләре белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашты

ТР Хөкүмәте йортында бүген ТР Министрлар Кабинеты белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Рус православие чиркәвенең (Мәскәү Патриархаты) Татарстан митрополиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау тантанасы узды. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан катнашты.

25.11.2015 Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинеты һәм Рус Православие иске обряд чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе арасында хезмәттәшлек турында килешүне имзалады

ТР Хөкүмәте йортында бүген ТР Министрлар Кабинеты һәм Рус Православие иске обряд чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау тантанасы узды. Документка Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Рус Православие иске обряд чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе епискобы Евфимий (Евгений Дубинов) имзаларын куйды.

25.11.2015 "Су-24" самолеты белән булган вазгыятьтән соң да башка андый хәлләр булмас дип әйтә алмыйбыз - Путин

Төркиянең бүгенге җитәкчелеге күп еллар дәвамында үз илен исламлаштыру буенча максатчан эчке сәясәт алып бара. Бу хакта бүген журналистларга Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үтте, дип хәбәр ителә РФ Президенты сайтында.

25.11.2015 Александр Бастрыкин: «Татарстанда күп нәрсә эшләнә, шул исәптән Тикшерү комитеты линиясе буенча да»

РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казанда уздырыла торган "Державин укулары" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе секциясендә катнашты. "БДБ дәүләтләре хокукый эшчәнлегендә илкүләм һәм халыкара хокук нисбәте" темасына үткәрелгән секция эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова, КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.

25.11.2015 ТҮБӘН КАМА ГХАТ ИДАРӘСЕ НАЧАЛЬНИГЫ БӨТЕНРОССИЯ БАЛАЛАРГА ХОКУКЫЙ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ КӨНЕНДӘ КАТНАШТЫ

20 нче ноябрьдә Түбән Кама муниципаль районында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үтте. Ул ел саен Хөкүмәт комиссиясе карары “Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм” (25.09.2013 № 2 протокол) Федераль законын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча “Әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны яклау өлкәсендә кайбер чараларны тормышка ашыру буенча Хөкүмәт сәясәте” Россия Президенты Указын 28.12.2012 № 1688 үтәү нигезендә уздырыла.  


News 1 - 20 of 1555
First | Prev. | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Next | Last All

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования