Вернуться к обычному виду

Кабул итү вакыты hәм тәртибе

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының җирле үзидарә органнарында Рәсми кәгазьләр белән эш итү һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге 2006 елның 2 маенда 59нчы сан астында дөнья күргән “Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында”гы Федераль һәм “Татарстан Республикасы гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында”гы (№10, 19.02.2007) законнары, Түбән Кама муниципаль районы башлыгының “Татарстан Республикасы “Түбән Кама муниципаль район” җирле үзидарә органнарының хезмәт регламентын раслау турында”гы карары (№179, 22.11.2006; 13.05.2008 елгы 87нче санлы карарына кертелгән үзгәртүләр белән) нигезендә эшли.

Рәсми кәгазьләр белән эш итү һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге белгечләре район җирле үзидарә органнарында гражданнары (телдән җиткерелгән мөрәҗәгатьләр) кабул итү эшен оештыра.

Гражданнар атнага бер тапкыр кабул ителә. Аның өчен алдан, һәр көнне 8.00 дән 12.00 сәгатьләрдә (ял hәм бәйрәм көннәреннән тыш) язылырга мөмкин.

Рәсми кәгазьләр белән эш итү һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге белгечләре гражданнарга кирәкле мәгълүмат hәм консультация бирә; сорауларның темасына карап, гаризаларны тиешле бүлекләргә юллый.

Телдән алынган мөрәҗәгатьләр кабул итү вакытында контрольгә алына.

Сорау буенча аңлатма бирү яисә аның буенча берәр карарга килү гражданнарнын мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәсе булып тора.
Бүлек башлыгы: Яковлева Лариса Александровна
Адрес: Төзүчеләр пр., 12нче йорт, 109нчы бүлмә (һәр көнне 8.00-12.00 сәгатьләрдә)
Телефон: 42-40-13
e-mail: lyakovleva@e-nk.ru